События

Якташыбыз, 100 яшьлек ветеран Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар 26.02.2023

Якташыбыз, 100 яшьлек ветеран Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар

Бүген ул улы гаиләсе белән Лаеш районында яши

Татарстанның Лаеш районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. 100 яшьлек ветеран сканворд чишә, газета укый, хәтта шигырь һәм китап та яза.

Ветеран Рождествено авыл җирлегендә улының йортында яши. Бүген монда балалар, оныклар һәм оныкчыклар кунакка килде. Ватан сакчысын Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов та котлады.

«Сугышта сынмаган, исән калган, кире әйләнеп кайткан. Гаилә корган, балалар тәрбияләгән, әлегә кадәр китап, шигырь яза, актив яшәү рәвеше алып бара», - дип сөйләде ветеран турында муниципалитет җитәкчесе.

Габдрахман Әхмәтсафа улы Сафин хәзерге солдатларга уңышлар һәм тизрәк Җиңү белән әйләнеп кайту теләде. Ул үзе дә сугышта булган. 1941 елда Сафин фронтка китә һәм берникадәр вакыттан әсирлеккә төшә. Аңа исән калып, өйгә, тыныч тормышка кайтыр өчен немец лагерьларында коточкыч кыенлыклар үтәргә туры килгән.

1949 елда ул кулга алына һәм 20 елга ирегеннән мәхрүм ителә, шул исәптән, немецларда әсирлектә булганда Муса Җәлил чыгара торган газетаны укыган өчен. Ул вакытта шагыйрьне сатлык җан дип санаганнар. Сталин үлгәннән соң, ике ел узгач, хөкем карары гамәлдән чыгарыла.

Реабилитацияләнгән Сафин өенә кайта, тыныч тормыш башлана. Ул Татарстанның Арча районында яши, башта хисапчы, аннары ревизия комиссиясе рәисе булып эшли. Габдрахман Сафин өйләнә, дүрт бала тәрбияләп үстерә. Аның кече улы Габделфәт әтисенең язмышы турында документаль фильм төшергән.

Бүген Габдрахман Сафин Украинадагы хәрби хәрәкәтләр турындагы хәбәрләрне күзәтә, хәрбиләр өчен борчыла һәм Җиңүгә ышана. Март аенда аңа 101 яшь тула.

https://tatar-inform.tatar/news/laesta-100-yaslek-veteran-gabdraxman-safinny-vatanny-saklaucylar-kone-belan-kotladylar-5867489


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaktasybyz-100-iaslek-veteran-gabdraxman-safinny-vatanny-s...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение