События

Фәнил Гарәфиев истәлегенә 26.02.2023

Фәнил Гарәфиев истәлегенә

Бүген Арча-Арена боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды.

Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, Фәнил Гарәфиев бик күп игелекле гамәлләре белән кешеләр күңелендә якты  эз калдырган  шәхес. Аның эшен бүген улы Фәнис лаеклы дәвам итә. Ул җитәкләгән "Арск металл" оешмасы райондагы күп кенә социаль проектларда актив катнаша, тормышта авыр хәлдә калган якташларга һәрчак ярдәм кулы суза.

Фәнилнең үзен дә гаиләсе, дуслары,хезмәттәшләре гел сагынып искә ала. Аның истәлегенә ел саен үткәрелеп килүче хоккей турнирында кайчандыр аның белән бергә уйнаган арчалар гына түгел, тирә-як район уенчылары да бик теләп катнаша. Быелгысына да Балтач, Саба, Кукмара, Питрәч, хәтта ерак араларны якын итеп Апастан ук та килгәннәр иде.

Уеннар Казанның "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла хәзрәтнең изге Коръән аятләрен укуы,хәер-фатихасы һәм Фәнил Канәфи улына багышлаган догалары белән башланып китте. Фәнис Фәнил улы уенчыларга уңышлар теләп, әтисе истәлеген шулай зурлап хөрмәтләүләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Уеннарның үзенә килгәндә, алар бик киеренке барды. Бер дә бозда илленең өске ягындагы ветераннар димәссең! Хәрәкәтләре җитез, күзләрендә очкын! Әлбәттә турнир булгач җиңүчесез булмый. Быелы кубокны узган елгы җиңүчеләр - кукмараларны финалда 5:2 исәбе белән отып боз хуҗалары яулады.

Шунысы күңелгә уелып калды:  турнирны оештыручы Гарәфиевлар гаиләсе ярышта катнашкан һәр командага да үзләренә лаеклы кубоклар тапшырды. Дөрестән дә, чәчләргә чал кергәч тә чын ирләр спортын ташламаган уенчыларның һәркайсы җиңүче бит!

Ә Боз сараендагы плакаттан елмаеп аны онытмаганнары өчен Фәнил әфәнде үзе аларга рәхмәт әйтә сыман иде...


Исрафил Насыйбуллин

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/fanil-garafiev-istalegena


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение