События

Районыбыздагы бер яшь гаиләгә торак субсидиясе тапшырылды 01.03.2023

Районыбыздагы бер яшь гаиләгә торак субсидиясе тапшырылды

Гүзәлия һәм Нияз Гатауллиннар гаиләсенә дәүләт субсидиясен район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.

«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада яшәүче Гатауллиннар гаиләсе торак бәясенең 35% күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясе алды. 

Яшь гаиләләргә бирелә торган әлеге программа 2006 елдан гамәлдә. Шушы чорда 60тан артык гаилә дәүләт ярдәмен алды. Тагын 4 яшь гаилә үз чиратларын көтә.

Гатауллиннар гаиләсе субсидияне нәрсәгә тотачак? Әлеге ярдәм кемнәргә бирелә? Аны алу тәртибе ничек? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны газетабызның 10 март саныннан укый алачаксыз.


Гөлнур Миннебаева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raionybyzda-ber-ias-gailaga-torak-subsidiiase-tapsyryldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение