События

“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде 03.03.2023

“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде

“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы 23 февраль көнне автоузышлар үткәрде. Ярышлар Арча ипподромында узды.

Әлеге оешманы якташыбыз Яңа Кырлай егете, ветеран әфганчы Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. Менә инде 13 ел рәттән Илнур Яруллин һәм “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары тарафыннан оештырылган бу ярышлар зур бәйрәм кебек уза.

Моңарчы булган автоузышлар әфган сугышында вафат булган якташларыбызны гына искә алып узса, быелгысы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Алмаз Әһлиев истәлегенә багышланды. Ярышларны башыннан ахырына кадәр Алмазның әти-әнисе һәм бертуган абыйсы күзәтте. “Мондый ярышларда мин беренче тапкыр. Шундый күләмле чараның безнең Алмазыбыз истәлегенә уздырылуы зур дәрәҗә. Оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм”, - диде батырның бертуган абыйсы Әгъзәм Әһлиев.­

Чараны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап башлады ул чыгышын. Бүгенге көндә илебез сагында торучы райондашларыбызга, махсус хәрби операциядә булучыларга ярдәм итүче халыкка рәхмәт сүзләрен җиткереп, тыныч киләчәк теләде ул.

Узышларга старт бирелер алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары белән Россиянең һәм “Запорожец”лар клубының әләме күтәрелде.

Бәйрәм чарасы район Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды. Килгән һәркем өчен кайнар ризык, җылы чәй, шашлык сату нокталары эшләп торды.

2011 елдан бирле оештырылып килгән бу ярышларның быелгысы да бик кызу булды. Башланыр алдыннан, саклык чараларын сакламыйча, машиналар узышачак юл кырыена тезелгән тамашачылар гына бераз борчу тудырды. Җанатарларны куркынычсыз урынга күчереп, оештыручыларга ярышны бераз тоткарларга туры килде. Тик ярышларның төп оештыручысы Илнур Яруллин тиз арада тәртип урнаштырды.

Узыш юлы барлык куркынычсызлык таләпләренә туры китереп, заманча итеп ясалган иде. 25 катнашучы биш узышта көч сынашты. Арча, Әтнә, Саба, Балтач, Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан килгән оста машина йөртүчеләрне иң элек биш төркемгә бүлеп ярыштырдылар. Аннан соң, әлеге биш узышта икенче һәм өченче урын алучыларга тагын бер мөмкинлек бирелеп, алар тагын бер көчләрен сынады.

Шулай итеп, иң җитезләр ачыкланганнан соң, финалга 10 машина тезелде. Алар – Айрат Галиев (Әтнә), Ленар Бигманов (Лениногорск), Валерий Васильев (Лениногорск), Айрат Исмәгыйлев (Әлмәт), Ранис Әхмәтҗанов (Лениногорск), Динар Бигманов (Лениногорск), Райнур Габделхаков (Балтач), Ранил Әхмәтҗанов (Лениногорск), Рөстәм Зарипов (Арча), Динар Гарипов (Арча). Әлеге егетләрнең һәркайсына “Запорожец”лар клубы кубогы һәм дипломнар тапшырылды.

Ә иң алдынгы өч җиңүчегә кыйммәтле бүләкләр дә бирелде. Икенче ел рәттән ярышларның төп җиңүче булган Валерий Васильев автомобиль юу җайланмасы (керхер) белән бүләкләнде. Быелгы узышларның икенче урын иясе Динар Бигмановка (Лениногорск районыннан) микродулкынлы мич тапшырылды. Якташыбыз, Урта Курса егете Динар Гарипов өченче урынны яулады һәм электр чәйнеге белән бүләкләнде. Моннан тыш җиңүчеләргә медальләр һәм кубоклар бирелде. Шулай итеп, күчмә кубок быел яңадан Лениногорск районына китте.

Ярышларда катнашырга теләүче гүзәл затлар да үзләрен җитезлектә сынап карады. Алар арасында беренче урын иясе – Айсинә Гыйләҗетдинова, икенче урында Чулпан Мифтахова һәм өчлекне тәмамлаучы Айназ Минһаҗева булды. Аларга диплом, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Ярышларда катнашкан “Запорожец” машиналары арасында техник яктан иң яхшысы дип Фәнис Хәсәновныкы, бизәлеш ягыннан иң матур машина дип Марсель Мамаев һәм Марат Шакировныкы танылды. Ярышларда катнашучы иң яшь узышчы 23 яшьлек Инсаф Яруллин иде. Аңа тамашачылар мәхәббәте призы бирелде.

Әлеге чараны оештыруга үз өлешен кертүче “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдиновка, запастагы офицер Фердинант Кавиевка, ЮХИДИ хезмәткәре Рәдис Гарифуллинга, эвакуатор хезмәтен тәкъдим итүче Рафис Галиповка, Курса “МТС”ы җитәкчесе Альберт Хакимовка, “Западный” кибете җиәкчесе Әгъләм Локмановка, "Жикомбытсервис" ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимовка, һәрьяклап ярдәм кулын сузучы Дамир Сибгатуллин, Данаил Сабиров, Газинур Сафин, Ирек Насретдинов һәм барлык сугышчан дусларына Илнур Яруллин зур рәхмәтләрен әйтте.


https://www.youtube.com/watch?v=9eSPjUOY0cA

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iaryslarda-batyrlyk-xatirase-maxsus-xarbi-operaciiada-hala...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение