События

Әби-бабайлы булу рәхәт 05.03.2023

Әби-бабайлы булу рәхәт

Иске Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев “Сабантуй” журналы үткәргән “Әбием киңәшләре” бәйгесендә җиңү яулады.

Узган елның 1 апрелендә игълан ителгән “Әбием киңәшләре” бәйгесе ике номинациядә үтә. Укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша һәм видеолар җибәргән. Бәйгедә аеруча актив катнашкан районнар исемлегендә безнең Арча районы да бар.

Ә Иске Иябаштан Данияр Әхмәтгалиев әбисе белән бабайсына багышланган видео төшереп, җиңүче исеменә лаек була. Яңа Кырлай мәктәбенең икенче сыйныфында укучы Даниярга бәйгедә катнашырга сыйныф җитәкчесе Сәрия Фатихова тәкъдим итә.

– Әлеге бәйге турында игъланны мин Телеграм-каналда күрдем, – ди Сәрия Фатихова. – Бөтен балаларга да катнашып, үзләрен сынап карарга тәкъдим иттем. Данияр видео юнәлешендә катнашырга теләк белдерде. Данияр бик кызыксынучан, тырыш малай. Төрле бәйгеләрдә катнашып килә. Бу юлы да алар әнисе Айсылу белән бик матур видео төшереп җибәрделәр.

– Сыйныф җитәкчесе тәкъдим иткәч, бәйгедә катнашып карарга уйладык, – ди Даниярның әнисе Айсылу Әхмәтгалиева. – Әбисе дә каршы килмәде. Без 10 ел өч буын бергә яшәдек. Әле узган ел гына яңа өйгә күчтек. Хәзер дә гел бергә без. Данияр кечкенәдән күбрәк әбисе янында булды. Алар бергә укырга яраталар. Аны укырга да әни өйрәтте. Видеога әбисен дә, бабайсын да төшердек. Җиңгәнен белгәч, Данияр бик шатланды. Грамота биргәч тә бик сөенде.

Даниярга киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез. 


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/abi-babaily-bulu-raxat


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение