События

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышы оештырды 04.03.2023

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышы оештырды

Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышы оештырды.

Барысы 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 168 кеше чаңгы ярышында катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң аерым үткәрелде. Хатын-кызлар эстафетасында командада 4әр  кеше 1 км, ә катнаш эстафетада командада 2 хатын-кыз һәм 2 ир-егет 1 км араны үтте. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә сынатасы килмәде.

Җиңүчеләр һәм призчыларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җиңүче командага күчмә Кубок бирелде. “Шул сөендерә, – ди җитәкче Вакыйф Харисов. – Ярышларда мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре дә катнашты”. Кем белән сөйләшсәм дә: “Профсоюз оешмасына рәхмәт, безне спорт ярышларында очраштырып тора”, – диделәр.

Җиңүчеләр


40 яшькә кадәр хатын-кызлар (1 км):

1нче урын – Адилә Галәветдинова (Апаз мәктәбе)

2нче урын – Гөлназ Диярова (Арчаның 8нче балалар бакчасы)

3нче урын – Ләйсән Галимуллина (Арчаның 6нчы балалар бакчасы)


40 яшьтән соң хатын-кызлар (1 км)

1нче урын – Гөлшат Әхмәтҗанова (Иске Кырлай мәктәбе)

2нче урын – Гүзәл Абдуллина (Арчаның 5нче гимназиясе)

3нче урын – Дания Фәхриева (Лесхоз мәктәбе)


40 яшькә кадәр ир-атлар (2 км)

1нче урын – Рәмис Хәйруллин  (Яңа Кенәр мәктәбе)

2нче урын – Рәнис Нәбиуллин (Арчаның 6нчы мәктәбе)

3нче урын – Булат Шакиров (Арчаның 2нче мәктәбе)


40 яшьтән соң ир-атлар (1 км)

1нче урын – Рәдис Сәйфетдинов (Яңа Кишет мәктәбе)

2нче урын – Рифат Мөхәммәтсафин (Арчаның 3нче мәктәбе)

3нче урын – Васыйл Шакиров (Лесхоз мәктәбе)


Хатын-кызлар эстафетасы

1нче урын – Арчаның 11нче балалар бакчасы

2нче урын – Арчаның 6нчы балалар бакчасы

3нче урын – Арчаның 8нче балалар бакчасы


Катнаш эстафета

1нче урын – Лесхоз мәктәбе

2нче урын – Иске Кырлай мәктәбе

3нче урын – Арчаның 5нче гимназиясе


Гомуми нәтиҗәләр буенча Лесхоз мәктәбе – 1нче, Иске Кырлай мәктәбе – 2нче, Яңа Кенәр мәктәбе командасы 3нче урынны алды.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-stadionynda-raion-magarif-xezmatkarlare-profsoiuz-oes...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение