События

Аларны шахмат берләштерә 06.03.2023

Аларны шахмат берләштерә

Ватанны саклаучы көне уңаеннан район Мәдәният йортында шахмат турниры үтте. Аны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шахмат федерациясе оештырды.

Әлеге федерацияне үзе дә әлеге уенга чын күңелдән бирелгән Марсель Хәлилов җитәкли.

Уен алдыннан кызыклы вакыйга булып алды. Бирегә Арча, Кукмара, Биектау, Казан, Мари Иле вәкилләре җыелган иде. Шуларны туплап торучы Төньяк төбәге шахмат оешмасын төзү турында тәкъдим булды. Аны хуплап каршы алдылар. Оешманың җитәкчесе итеп Марсель Хәлилов сайланды. Шулай ук аның урынбасарлары итеп һәр төбәктән берәр вәкил сайладылар.

Турнирда 24 шахматчы катнашты. Иң яшь уенчы – Арчадан 3нче сыйныф укучысы Алмаз Гатин. Ул яшьтәшләре арасында республика чемпионы. Алмаз Казанда Рәшит Нәҗметдинов клубында шөгыльләнә, әтисе атнага өч тапкыр алып бара.

Иң өлкән шахматчы да Арчадан, мөхтәрәм ветераныбыз Илдус Сәгъдиевкә 87 яшь.

Кызыклы бәйгенең җиңүчесе – Мари Иленнән Олег Иванов. Арчадан Ленар Вахитов икенче урында.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/alarny-saxmat-berlastera


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение