События

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне! 07.03.2023

Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!

Бүген, 7 март көнне якташыбыз, җырчы, ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның туган көне.

Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов 1941 елның 7 нче мартында Курса-Почмак авылында мулла гаиләсендә туа.

1959 елда Казанбаш авылы урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килгәч, һөнәр училищесында укып, слесарь булып эшли башлый.
Балачактан ук Шамил сәнгатькә гашыйк була, җырларга ярата һәм заводтан И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга килә, аның вокал бүлеген тәмамлый.

Гаҗәеп моңлы, аһәңле, сихри тавышлы Шамил гомеренең 37 елын Татарстан дәүләт җыр һәм бию анмамбле белән бәйли. Үзенең «Хафизәләм иркәм», «Арча», «Бирәзә авылы», «Әйдә,дустым,озат мине» җырлары аша ул халыкка таныла. «Сорнай моңы»н (Р.Яхин көе, Ш.Хөсәенов сүзләре) чит ил тамашачылары аягүрә басып тыңлыйлар. Бу җырны Ш.Әхмәтҗанов 27 ел буе сәхнәдән төшерми җырлады.

Ш.Әхмәтҗанов тавышында гаҗәеп иркенлек, иксез-чиксез тирән моң, хозурлык, горурлык бар. Нинди генә җыр булмасын, кыскамы, озынмы, ул барчасын үзенә хас төгәллек, пөхтәлек белән башкара.Киң диапазонына, тавышының дөрес куелышына таң каласың.
Җырчының тавышы бүген дә яшь җырчыларны көнләштерерлек.

Ш.Әхмәтҗанов-1998 елда Горький өлкәсендә узган Бөтентатар җыры фестивале лауреаты. Ул Татарстан Республикасының халык артисты. Хәзер Ш. Әхмәтҗанов Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә педагог - репетитор булып эшли. Казан музыка училищесында фольклор дәресләре бирә.

Хор өчен эшкәртелгән татар халык җырларын («Туган тел», Г.Тукай шигыре; «Уракчы кыз», Н.Исәнбәт шигыре; «Уел», «Кара урман», «Рәйхан» һ.б.), татар композиторлары Р.Яхин («Сорнай моңы», М.Хөсәен шигыре), А.Монасыйпов («Хәдичә», М.Җәлил шигыре) әсәрләрен һәм музыкаль-хореографик композицияләрдә («Аулак өй») ялгыз башкара.

Уникаль киң диапазонлы, сирәк очрый торган тембрлы лирик баритон тавышка ия. Әхмәтҗановның башкару манерасы интонацияләрнең чисталыгы, милизмнарга бай булуы белән аерылып тора.

Чыганак: https://vk.com/wall515444317_783

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение