События

Төп белемне шушында бирәләр 11.03.2023

Төп белемне шушында бирәләр

9 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укучылар белән хуҗалыклар җитәкчеләре очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.

Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев соңгы елларда көллияттә булган үзгәрешләр, тудырылган шартлар, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында сөйләде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин авылда яшьләр өчен гамәлдә булган программалар белән таныштырды. Район хуҗалыкларына механизаторлар, сыер савучылар, төрле белгечләр кирәк.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов шушы уку йортында белем, һөнәр алган, укыткан кеше. “Төп белемне шушында бирәләр“, – диде ул. Хуҗалык җитәкчеләренә кадрлар әзерләүдә әлеге мөмкинлекне тулырак файдаланырга киңәш итте.

Соңыннан кунаклар кабинетларда, остаханәләрдә булдылар.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/top-belemne-susynda-biralar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение