События

Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды 13.03.2023

Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды

Әлеге матурлык, талант һәм мода бәйгесенең 20 елга якын тарихы бар. Язның беренче аенда уздырылучы бу чара Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә традицион рәвештә ел да уздырылып килә.

Бәйрәмгә тиң әлеге бәйгенең чираттагысы Арча педагогия көллиятендә үтте. Төп оештыручы һәм иганәче “Метелица” компаниясе.

“Мисс Метелица. Студенты” бәйгесенә педагогия көллиятендә белем алучы 11 кыз үзенең матурлыгын, уңганлыгын, талантын күрсәтер өчен сәхнәгә чыкты. Оештыручылар тарафыннан аларга төрле сынаулар әзерләнгән иде. Иң элек алар үзләре белән таныштырды. Алты минут эчендә видеопрезентация һәм иҗади сәләтләрен күрсәтеп, беренче сынауны барысы да лаеклы узды.

Икенче чыгышта кызлар “Метелица” салоны тәкъдим иткән быелгы язгы киемнәр коллекциясен күрсәтте. Бирелгән киемнәр һәм аксессуарлардан алар матур образ ясап, тамашачылар каршына чыкты.

Өченче һәм соңгы биремдә кызларның кул эшенә осталыгы сыналды. Бизәксез, сыек көрән төстәге баш киеменә алар бизәкләр төшерде. Бизәү өчен сәйләннәр, мәрҗәннәр, төсле тасмалар һәм башка кирәк-ярак бирелгән иде. 15 минут эчендә уңган кызлар үз фантазияләренә таянып, берсеннән-берсе матур яңа баш киемнәре ясады һәм хезмәтләренең эчтәлеге белән таныштырды.

Иң авыры жюри әгъзаларына төште. Һәрьяктан уңган, оста һәм тырыш чибәр кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлау җиңелләрдән түгел иде. Ләкин матурлыкны һәм тырышлыкны күрә белүче үз эшенең осталары бер фикергә килеп, җиңүгә лаеклыларны атады. Тамашачы мәхәббәтен яулаучы Екатерина Крайкова беренче булып бүләкләнде. “Икенче вице-мисс” – дүртенче курс студенты Анастасия Варламова, “Беренче вице-мисс” дип өченче курс студенты Эмилия Зиннәтуллина танылды. “Мисс Метелица” дигән бәйгенең төп җиңүче исеменә өченче курс студенты Лиана Яруллина лаек булды. Аңа “Метелица” салоныннан 10 мең сум күләмендә сертификат бирелде. Калган җиңүчеләр җидешәр мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Шулай ук барлык катнашучыларга да дипломнар һәм өч мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

“Бәйгегә җитди итеп әзерләнмәсәм дә, җиңү яуладым. Чара башланырга биш минут кала видеопрезентациямне тапшырдым, бер көн алдан гына аны ясап бетердем, репетицияне дә бер генә тапкыр ясарга туры килде. Тик сәхнә, иҗат һәм матурлык тудыру – ул минем юнәлеш. Бәлки шуңадыр, тамашачы каршында каушамадым һәм барысы да җиңел бирелде. Оештыручыларга, миңа ышанган укытучыларыма, дусларыма, туганнарыма чиксез рәхмәтлемен”, – диде “Мисс Метелица – 2023” җиңүчесе Лиана Яруллина (уртада). / Автор фотосы

Жюри рәисе һәм “Метелица” салоны челтәрләренең коммерция директоры Олег Уваров һәр катнашучыга соклану сүзләрен җиткерде. “Бүген биредә искеткеч матур язгы бәйрәм узы. Гомумән, Арча электән ниндидер яктылыгы һәм яңалыкка омтылуы белән үзенә җәлеп итә. Бүген исә без моңа тагын бер тапкыр инандык. Арча педагогия көллияте студентлары матурлыкны да, тырышлыкны да, осталыкны да күрсәттеләр. Бәйге быел биредә беренче ел гына узса да, югары дәрәҗәдә үтте. Алдагы елларда да бу традициянең дәвамлы булуын телим”, – диде ул.


"Мисс Метелица" бәйгесе ачылышы

https://www.youtube.com/watch?v=HCRSAhtZQ9w

"Мисс Метелица" бәйгесенең бүләкләү этабы

https://www.youtube.com/watch?v=dCPCZzHxvvk

Гөлнур Миннебаева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/byel-arcada-berence-tapkyr-miss-metelica-baigese-uzdy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение