События

Наласа мәчетенә яңа ай куелды 12.03.2023

Наласа мәчетенә яңа ай куелды

Бүген авыл өчен истәлекле көн : мәчетнең ае яңартылды. Нәрсә дисәң дә , көн саен була торган вакыйга түгел. Зур һәм шактый чыгымлы эш. Элеккесе моннан 30 еллар элек , мәчет ачылганда куелган иде. Анысын авылдашыбыз Гали ага Мифтахов эшләткән булган. Вакытында бик күркәм ай иде,ләкин еллар үтү белән төсен җуйды.

Монысын авыл халкы  акча җыеп Балтач осталарыннан ясатып алды.  Авылның уңган егетләре Шаһиев Радил, Нәбиуллин Данил һәм Сөләйманов Ришат урынына беркетеп тә куйдылар. Әйтергә генә ансат -  бүгенгедәй җилле көнне 40 метр биеклектә эшләү өчен кыюлык кирәк! Аллаһы Тәгалә әҗер-савабын бирсен. Казаннан шундый биеклеккә күтәрә ала торган махсус техника кайтарган һәм моны фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә башкарган, исемен дә белгетергә теләмәгән игелекле кешегә авыл халкы исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Авыл имамы Зөфәр хәзрәтнең зур тырышлыгы нәтиҗәсе бу. Аңа саулык-сәламәтлек, авыл халкын дин юлына күндерүдә сабырлык һәм уңышлар телибез. 

Яңа ай озак еллар Наласага ямь биреп, иман нуры балкытып торсын !  Амин.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/nalasa-macetena-iana-ai-kueldy


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение