События

Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр 14.03.2023

Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр

Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәүче Наласа кызы Гөлназ Галиуллина кечкенәдән иҗатка гашыйк. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты фәненнән төрле бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, шигырьләр иҗат итсә дә, хезмәт юлын исәп-хисап эше белән бәйли ул. Тик күңелендә булган иҗадилык тынгылык бирми Гөлназга. Бүген ул үзенең татар телендәге Ютуб каналын булдырып, балаларга әкиятләрен тәкъдим итә.

"Рамай_Татар" каналы агымдагы елның 23 гыйнварыннан гына гамәлдә булса да, анда инде 52 видео урнаштырылган. Яшь каналны әлегә 160 язылучы күзәтә һәм ул өч меңгә якын карау җыйган. Андагы кыска вакытлы татарча видеолар һәр татар баласын җәлеп итәрлек кызыклы итеп ясалган. Төп герой, Рамай исемле кечкенә юлбарыс дуслары белән аралашу барышында кечкенә тамашачыларны әйләнә-тирә белән таныштыра.

“Без тормыш иптәшем Булат белән өч бала үстерәбез. Кызыбыз Суфиягә сигез, улларыбыз Ибраһим белән Фаязга биш һәм өч яшь. Холкы, үз-үзләрен тотышлары буенча төрле балабыз төрлечә. Узган ел ахырында Ибраһим улыбызның тиз үпкәләүчәнгә әйләнүен сиздек, бик еш кәефсез йөри башлады. Балалар бакчасындагы психолог балага игътибарны арттырырга, аның белән аралашырга һәм тирә-яктагы матурлыкны күрә белергә өйрәтергә кушты. Уртанчы бала булгангамы, бәлки чынлап та, аңа карата игътибарыбыз кимегәндер. Шуннан соң, көн дә балаларыма уйлап чыгарып сөйләгән әкиятләремне мультфильм итеп эшләп карарга булдык. Бу эшкә без бөтен гаиләбез белән керештек. Тик мультиклар эшли торган махсус программалар безнең өчен артык катлаулы булып чыкты һәм без ютуб мәйданында балалар өчен үзебезнең татар каналын булдырырга уйладык. Кечкенә улыбызның яратып уйнаган юлбарысын төп герой итеп алып, аңа Рамай дип исем бирдек. Рамай – Ибраһим улыбыз кебек, биш яшьлек герой”, – дип сөйләп китте канал авторы Гөлназ Галиуллина.

Булат белән Гөлназ үз балалары белән дә татарча аралаша, тормышны аларга уен һәм аларның яраткан уенчыклары аша күрсәтә. Әлеге тәртипне алар үзләренең Ютуб каналларында да саклый. Аларның максатлары – балаларны кечкенәдән үк тормышка җайлашырга өйрәтү. Матурлыкны күрә белү, туган илне, туган телне, динебезне ярату, өлкәннәрнең сүзен тыңлау, вакытны дөрес бүлү, дус-туганлыкның кадерен белү – һәр балада булдырырга кирәкле сыйфатлар өстендә эшли алар. Шул ук вакытта видеоларында юмор хисе дә бар.

“Без видеоларны бина эчендә генә түгел, урамда да төшерәбез. Моны яшь әти-әниләр дә, әби-бабайлар да күрә. Видеоларны ни өчен төшергәнне сөйләп, аларны үзебезнең канал белән таныштырганнан соң, йөзләрендә битарафлык күрәбез. Безнең балалар татарча сөйләшми, татар каналларын карамый шул, дигән җавап ишетәбез. Ә моңа кем гаепле? Күпчелек әти-әни моны үзе теләми. Иң борчыганы, татар телен сакларга өйрәтергә тиешле өлкән буынның бу мәсьәләгә салкын каравы. Безнең, әнә шул битарафлыкны бетереп, татар теленә карата мәхәббәт уятасы килә. Әкият һәм уен аша, балаларның яраткан уенчыклары аша моны эшләү җиңелрәк дип саныйбыз”, – диде Гөлназ ханым.

Барлык яшь гаиләләрне, балаларын татар телендә тәрбияләргә теләүче әти-әниләрне "Рамай_Татар" каналына кушылырга чакырып калабыз. 

Фотоларда Гөлназ һәм Булат Галиуллиннарның төп ярдәмчеләре, уенчыкларны җанландыручы кызлары Суфия.

Гөлнур Миннебаева

https://www.youtube.com/@Ramai_Tatar/videos

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iulbarysny-da-tatarca-soilasteralar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение