События

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз! 21.03.2023

Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 21 март көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2012), язучы Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.

Илдар Хаҗи җитәкләгән "Энергетик" мәдәният сарае каршында оешкан Халык театрына йөри һәм төрледән-төрле образлар иҗат итә. 1984-1989 елларда, читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллыда яңа оешкан татар дәүләт профессиональ драма театрына эшкә килә һәм театрга нигез салучыларның берсе була. Булат Сәләхов 80 нән артык роль иҗат итте, режиссер буларак уннан артык спектакльне сәхнәгә куйды. 2017 елда "Яратылмый калган ярлар" пьесалар җыентыгы басылып чыкты.

Бүгенге көндә Булат Сәләхов гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2009 — Татарстанның халык артисты
2011 — Дамир Сираҗиев исемендәге премия
2014 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә
2020 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение