![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
20.06.2025
Урта Сәрдә авылында Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә һәйкәл ачылды
Хәзерге вакытта “Техно-Арск“ оешмасын җитәкләүче Нәҗип Гатауллинга туган авылы Урта Сәрдәдән чыгып киткәндә (алар гаиләсе Арчага күченә) 5 яшь кенә булган. Ул Арчаның 2 номерлы мәктәбендә укый, Гатауллиннар гаиләсе үрнәк, тырыш булуы белән билгеле. Нәҗип Нәбиулла улы да Россиядә, Татарстанда танылган эшмәкәр.
18.06.2025
Урта Сәрдәдә егетләрне армиягә озаттылар
Урта Сәрдә клубы уткәргән чараларына, авыл алкының активлыгына сокланырлык. Ниләр генә уйлап чыгармыйлар биредә.Зур авыл булмаса дә, клубы гөр килеп тора. Әле шушы көннәрдә генә клуб җитәкчесе Илфира Зариповадан хәбәр алдык. Элекке вакытлардагы кебек егетләрне армиягә озатуны оештырганнар.
17.06.2025
Арчада “Иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы”н билгеләделәр
“Арча районының “Иң яхшы чыгарылыш укучысы – 2025” исеменә Лесхоз мәктәбе укучысы Самирә Хәсәнова лаек булды.
15.06.2025
Арча сабантуе мизгелләре...
Шулай Арча сабантуенда ат ярышын карадым да капкадан кереп, төп мәйданга барышым. Кечкенә сәхнә янында туктамый кала алмадым. Шундый матур итеп Факия Шәрәфетдинова җырлый иде. Туктап, рәхәтләнеп тыңладым.
14.06.2025
Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем
Шушы яшемә җитеп, беренче мәртәбә тере космонавтны күрдем, аның белән чәй эчеп сөйләшеп утырдым.
Ул СССР дигән зур илнең соңгы космонавты, Советлар Союзы Герое Анатолий Павлович Арцебарский иде. Аның ни өчен нәкъ менә Арчага кайтуын юлдашым Рөстәм Зәкуан үзенә генә хас итеп аңлатты: “Гани Сафиуллин музеена кайта ул. Үз героегызны онытып бетерә язып, Сарманга биреп куйган идегез бит инде. Ә хәзер аның нигезенә әнә нинди шәхесләр кайта”, – диде.
13.06.2025
Якты Көн авылы халкы маскировка өчен челтәр үрә
Вк төркемендә Якты Көн авылы хатын-кызларының яңадан маскировка өчен челтәр үрә башлаулары турында язылган. " Без янәдән эшкә тотындык", - дигән язмада.
Әйе, бәйрам бәйрәм белән, әмма безне анда үзләре дә туган якларына кайтып, бәйрәм итәргә зар- интизар булган егетләр көтә. Алар махсус операция зонасына илебез тынычлыгы чагында. Безнең кечкенә генә булса да ярдәмебез аларга туган як җылысы булып ирешә.
11.06.2025
Арчада «Без Арчаны ясыйбыз» исемле пленэр узды
«Татарстанда җәй» проекты кысаларында районыбызда мавыктыргыч чаралар оештырыла
10 июньдә Арчада 62 яшь рәссамны җыйган «Без Арчаны ясыйбыз» пленэр узды. Укучылар шәһәрнең матурлыгын рәсемгә төшерделәр.
09.06.2025
Корбан гаете уңаеннан шәхси эшмәкәр - Алмаз Шәйхиев балалар өчен Арчада Сабантуй бәйрәме оештырды
Арчада урнашкан машиналар төзәтү салоны җитәкчесе, үзе дә ике бала әтисе Алмаз Шәйхиев үзе яшәгән урамда, шәһәребезнең Көнбатыш бистәсендә балалар өчен хәйрия Сабан туе уздырды.
08.06.2025
Яңа Кырлайда зират чистарту өмәсе оештырылды
Быел яңадан улым Заһидуллин Айнур һәм үземнең исемемнән чалган корбан итеннән әзерләнгән плау белән Яңа Кырлайда зират чистарту эшендә катнаша алган авылдашларны сыйладык. Пешекчебез, авыл егете, Мәгъсумов Илнар Хәмит улы әзерләгән ризык телләрне йотарлык булды. Авылыбыз - Яңа Кырлай матурланганнан матурая, Аллаһның биргәненә шөкер. Гүзәл эшләребезне дәвам итәселәр килеп кенә тора.
07.06.2025
Арчада Сабантуй бәйрәмен кунаклар милли йортлардан башлады
Традиция буенча, төп бәйрәм мәйданына үткәнче, кунаклар милли йортлар белән таныша. Аларның һәркайсында төрле милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдырган күренешләр тасвирлана. Ишек төбеннән үк кунакларны милли киемнәрдән, җыр-бию белән каршы алалар.
04.06.2025
Арчалар бочча буенча Татарстан чемпионатында уңышлы чыгыш ясады
Казанда терәк-хәрәкәт аппараты авырулары нәтиҗәсчендә хәрәкәтләре чикләнгән кешеләр арасында бочча буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Анда безнең район егет һәм кызларыда уңышлы чыгыш ясады. Бу хакта Арча Укучылар Сарае хәбәр итә.
03.06.2025
Арча кызы “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә Арча данын яклап чыгыш ясады
Арча кызы Зәмирә Гыйлметдинова “Мини-мисс Татарстан” бәйгесендә “Мисс елмаю” номинациясендә җиңү яулады
02.06.2025
Бүген ЗАГСта юбилярларны котладылар
Арча Питомнигында яшәүче Гөлназ белән Хәниф Ибәтуллиннарның бергә өйләнешеп яши башлауларына 30 ел. Котларга балалары, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, шәһәр советы җитәкчесе урынбасары Гүзәлия Нигьмәтҗанова килде.
01.06.2025
Сабантуйга бүләк җыйдылар
Арчада быел да Сабантуйга бүләк җыйдылар. Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан бәйрәм итсәләр, хәзер инде ул июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. Сабантуйның мәгънәсе дә “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”.
30.05.2025
Якташыбыз Марат Әхмәтов Кушлавычта һәм Яңа Кырлайда булды
2026 елда Г.Тукайның тууына 140 ел була. Юбилей уңаеннан Яңа Кырлайда бик зур күләмдәге эшләр башкарылды. Музей директоры Алинә Мөхәммәтшина шул яңалыклар белән таныштырды. Музей үзе дә яңарыш кичергән. Сәгъди абзый йорты турысыннан башлап Ия елгасының ике як яры буйлап җәяүлеләр юлы эшләнгән.
29.05.2025
Казаннан каләмдәшебез, якташыбыз Риман Гыйлемхан очрашуга кайтты
Риман әфәнденең яңа китабы чыкты. "Хәзергә шулар" дип атала ул. Яңа китапны тәкьдир итү кичәсе булды. Риман әфәнде белән бергә иҗатташ иптәшләре якташыбыз Вакыйф Нуриев, Зиннур Мансуров кайтты. Истә калырлык очрашу булды.
28.05.2025
Арчада чик сакчылары хөрмәтенә мемориал ачылды
Армиядә чик сакчылары булып хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Шактый күп килделәр. Җиңү паркы күрешү-сөйләшү, көлешүләрдән, яшь чакларны искә төшерүләрдән шау-гөр килеп торды. Паркта чик сакчылары хөрмәтенә мемориал эшләнгән. Мемориалны ачу тантанасына Биектаудан ретро автомобильләр колоннасы да килеп җитте. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов катнашты.
27.05.2025
Арча мөхтәсибәте җыелма командасы – беренче
Районыбызда беренче мәртәбә мөселманнар арасында “Арча” кубогына хоккей буенча республика турниры узды.
Ярышның төп максаты – туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау иде.
Арча район мөхтәсибәте район күләмендә үткәрелгән бер генә чарадан да читтә калмый. Спортта да, мәдәнияттә дә ул алдынгы сафларда. Үзе дә спортның төрле төрләре буенча район гына түгел, зона, республика ярышлары да оештыра, республиканың төрле районнарыннан спортчыларны туплый. Мөселманнар арасында чаңгы ярышлары, волейбол, мини футбол турнирлары оештыру матур традициягә кереп китте.
26.05.2025
Якты Көн авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң “Дамир” коесын ачу тантанасы булды
Кәче авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев коены төзекләндерүдә катнашкан бар кешегә рәхмәтен белдерде. “Сокланам мин Якты Көн авылы халкына, аларның бердәмлегенә, булганлыгына. Андый авыллар бик сирәк”, – диде ул. Өлкәннәр, яшьләр, балалар изге коега суга бару күренешен күрсәттеләр. Роберт Юнысов чакыруы буенча килгән Гөлүсә Ахунова, Расих Галимҗанов, Шәүкәт Вәлишин, Казаннан яшь артистлар чыгыш ясады. Балалар өчен уеннар оештырылды.
25.05.2025
Яңа Кенәр мәктәбендә Татарстан Республикасы чемпионы Гөлнара Рәшитова истәлегенә төбәк шахмат ярышы булды
Турнирда Арча, Казан, Мамадыш, Кукмара һ.б. районнардан, Мари Иле республикасыннан 17 команда составында 50 бала катнашты.
22.05.2025
«Әлифба» музеенда тарихка язылып кала торган очрашу
Арча педагогика көллияте каршындагы “Әлифба” музеенда Харис Салихов студентлар белән очрашты.
Язучы, сугыш ветераны, фән эшлеклесе, академик, отставкадагы милиция полковнигы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис Салиховка 98 яшь.
21.05.2025
Шушмабаш мәктәбендә директорлар семинары булды
Шушмабаш урта мәктәбендә «Музейларда тарих чагылышы, истәлекләр, чорлар агышы» темасына директорлар семинары узды.
20.05.2025
Чиканас үзешчәннәре “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча спектакль куйды
Чиканаста үзешчән драматург Рәмзия Мөхәммәтҗанованың “Йөрәк ярасы” дигән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль карап кайттым.
19.05.2025
Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды
Арча үзәк китапханә-сендә күп китаплар авторы Роза Шәйхетдинованың яңа “Сагыш җилләре” китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
14.05.2025
Арча районында «Экояз – 2025» бәйгесе кысаларында чишмәләрне чистарттылар
Арча районында яшәүчеләр «Экояз – 2025» бәйгесендә актив катнашуын дәвам итә. Бәйгенең алтынчы атнасы чишмәләрне һәм аларның тирә-юнен төзекләндерүгә һәм чистартуга багышланды.
13.05.2025
Күлтәс зиратында өмә
Кечкенә генә авыл булса да, игелекле чараларны оештырып торалар.
Май башында күл тирәсен чистарттылар. Инде менә җыелышып, зиратны чистарттылар.
12.05.2025
Яңа Иябаштан 80 яшьлек Тәбрис Шакиров 128 тапкыр гер күтәрә
Казанда Николай Жребцов истәлегенә халыкара гер күтәрү ярышлары узды. 8 илдән катнаштылар
“Ярышта беренче урынны алдым, – дип сөйләде Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров – 128 тапкыр күтәрү саналды. Озын цикл. Кутәреп бетерүгә врач кан басымымны улчәде. 80 яшь бит!“. Котлыйбыз!
11.05.2025
Алар өчен Җиңү көне - дулкынландыргыч бәйрәм
Арчада Җиңү бәйрәмендә кем белән сөйләшсәм дә, сугыш кагылмаган бер генә гаилә дә юк.
Кышкардан Мәхмүт Ибраһимов: "Әти Мәсгутнең әтисе Әхәт бабай һәм аның энесе Камал абый сугышта катнашканнар, - дип сөйләде. - Абыйлы - энеле Әхәт бабай белән Камал абый икесе дә сугышта һәлак булганнар. Үзем 1981-1983 елларда Әфганистанда хезмәт иттем.
10.05.2025
Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар...
Район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Шушмабаш мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән ветеран укытучы Әминә Нуриеваның хәлен белеп, Җиңүнең 80 еллыгы белән котлап, бүләкләр тапшырды.
09.05.2025
Арчада зур бәйрәм узды: Бөек Җиңүгә 80 ел
Бүген Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышынды Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы парад булды.
Искиткеч матур бәйрәм иде бу. Көн дә рәхимле булды, халык та күп иде. Парадта катнашучыларның һәркайсына рәхмәт, бәйрәмне ямьләндерүчеләр сез бит!
09.05.2025
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты коллективы Наласада концерт куйды
"Өмет" хор коллективы эчтәлекле һәм матур концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык темасына җырлар җырланды, шигырьләр сөйләделәр. Тамашачылар бик яратып тыңладылар, үзләре дә кушылып җырладылар.
08.05.2025
Күлтәс авылында күл буен җыештыралар
Күңелле вакыйгалар. Грант отып, кибеп беткән күлне терелттеләр, чишмәләрне яңарттылар. Менә хәзер авылдашлар бергәләп өмәгә чыккан. Учакта казанда пылау да пешә. Бергә-бергә эшләгәч, тамак ялгап алулары да күңелле! Исән-сау булып, очрашып, өмәләр оештырып торырга язсын!
07.05.2025
Арча районы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сугыш ветеранын тәбрикләде
Бүген район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Арчада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать ага Ногмановны Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән тәбрикләп аңа Татарстан Рәисе һәм үзенең котлауларын һәм бүләкләрен тапшырды.
06.05.2025
Корайванда мәгънәле һәм моңсу бәйрәм узды
6 майда Корайван авылында матур, мәгънәле, моңсу бәйрәм үткәрделәр. Урта Курса, Корайван мәктәпләре укытучылары, укучылары бик тырышып әзерләнгән. Сугыш темасына багышланган җырлар, шигырьләр күңелләргә үтеп керде.
05.05.2025
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчада булды
Рөстәм Миңнеханов “Тукай эзләре буйлап“ дип аталган туристик маршрут объектларын карады
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 майда Арча районында булды. Ул башта районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аннан соң хуҗалык җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар һәм район активы белән очрашты.
04.05.2025
Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров җиңеп кайтты
Казанда Николай Жребцов истэлегенэ халыкара гер күтәрү ярышлары узды. Барлыгы 8 илдән катнаштылар. Яңа Иябаштан Тәбрис Шакиров 128 тапкыр күтәреп җиңеп кайтты. Котлыйбыз һәм исәнлек-саулык телибез.
03.05.2025
Арчаның 2нче мәктәбендә 1975, 1985, 1995, 2005, 2015нче елны мәктәпне тәмамлаган укучылар очрашты
Мәктәп яны сыйныфташларның күрешүләреннән шау-гөр килеп торды. Фойеда фотолардан торган стендлардан сабакташлар үзләрен эзләделәр. Аннан икенче катка күтәрелделәр. Ә анда коридор очрашуга килүче юбилярлар белән тулган иде. Мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина кунакларны сәламләде. Мәктәп укучылары бик матур концерт күрсәттеләр. Аннан сүз заманында шушы мәктәптә укыган кунакларга бирелде. Алар үзләрен укыткан укытучыларга рәхмәт әйтеп, сыйныфташлары турында сөйләделәр. Очрашу бик матур булды. Сыйныфташлар үзләре укыган классларда булып, фотоларга төшеп, бик күңелләре булып, бергәләп чәй өстәле - рестораннарга таралыштылар.
29.04.2025
Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов: «Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык»
«Ватаныбыз сагында торучыларыбызга гуманитар ярдәмне тапшырдык» – дип яза үзенең Телеграм-каналында Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
28.04.2025
Авыл халкының бердәмлеге, бер-берсенә ихтирамы менә шундый очракта беленә
Чиканас авылы халкы уртак көч белән махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен әйберләр алырга 49000 сум акча җыйган. Бу изге эшкә 64 кеше үзеннән өлеш керткән. “Ярдәм акчасы җыюны китапханәче Алсу Хаҗинуровна төгәл итеп алып барды, – дип хәбәр итте безгә Халидә Вафина.
25.04.2025
Арчада «Җиңү диктанты»н 400дән артык кеше язды
Бүген Россиянең барлык өлкәләрендә «Җиңү Диктанты» акциясе старт алды.
«Җиңү диктанты» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2019 елның 7 маенда узды, анда 24 илдән 150 меңнән артык катнашучы булды. Шуннан бирле проектка кушылырга теләүчеләр саны арта бара. 2025 елда диктант бөтен Россия буенча 35 мең мәйданчыкта һәм 90нан артык чит илдә уза.
23.04.2025
Арчалар - «Аҗаган 2.0» уенының зона этабы призерлары
20-22 апрель көннәрендә Казан югары танк команда училищесы территориясендә «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабы узды
22.04.2025
Нихәл, авыл? Яки авылларга “Хәбибуллиннар” кирәк шул
Бер үк кешеләр, бер үк вакыйгалар турында кайта-кайта яза торган гадәтем бар. Миңа, еллар узып, заманның, кешеләрнең ничек үзгәрүен күзәтү кызык. Мәсәлән, Арчаның “Курса МТСы” хуҗалыгында берничә тапкыр булганым бар. Хуҗалык җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновның авыллар яшәсен өчен ничек тырышып йөрүләрен үз күзләрем белән күреп сокланып кайта идем.
20.04.2025
Җиңүче тәрбиячеләребез
Татарстан Республикасының "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы "Мәгариф бүлеге" һәм "Ямәширмә "Йолдыз" балалар бакчасы" тарафыннан оештырылган, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең татар телендә белем бирүче тәрбиячеләре арасында үткәрелүче Республикакүләм "Иң милли тәрбияче-2025" бәйгесе узды.
19.04.2025
“ЭкоЯз” бәйгесе кысаларында Лесхоз мәктәбе укучылары Үрнәк бистәсендә өмә үткәрделәр
“ЭКОяз” санитар-экологик икеайлыгы кысаларында мәктәп укучылары ел саен бистә урамнарына чыгып, аның территориясен җыештыру һәм төзекләндерү буенча “Чиста бистә” акциясен үткәрә.
17.04.2025
Районда өмәләр дәвам итә
Территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Районыбыз коллективлары үз территорияләрен чистарту белән беррәттән “Экояз – 2025” бәйгесендә актив катнаша. Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе коллективы да, мәктәп территориясеннән тыш, авыл территориясен дә җыештырды.
14.04.2025
«Әллүки» балалар театр студиясе - Россиякүләм бәйге җиңүчесе
Арча районы мәдәният йорты каршында ике ай элек кенә эшли башлаган «Әллүки» балалар театр студисенең беренче җиңүләре дә бар
"Чулпан" I Бөтенрәсәй балалар иҗаты конкурсының фольклор номинациясендә театр студиясе 1 нче дәрәҗәле лауреат Дипломына лаек булды. Алар "Уракчы кызлар" фольклор күренеше белән чыгыш ясадылар.
13.04.2025
Кышкарда очрашу
Кышкар авылында үзешчән шагыйрьләр Гөлара Шәрипова һәм Марсель Шәрәпов белән очрашу кичәсе булды. Ул аларның иҗатларын яктыртуга багышланды. Авторлар үзләре дә шигырьләрен укыды, Кышкар үзешчән артистлары да яхшы әзерләнгән иде.
12.04.2025
Сугыш ветераны янында булдылар
Район пенсионерлар берлеге рәисе Руфия Баһаветдинова белән РФ һәм РТның Пенсия һәм соцталь иминиятләү идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова Бөек Ватан сугышы ветераны Тәлгать Ногыманов янында булдылар. Хәлләрен сорашып, котлау открыткалары, бүләкләр тапшырдылар.
11.04.2025
Алмаз Хисаметдинов волонтерларны бүләкләде
Хәйрия эшчәнлегенә һәм волонтерлык хәрәкәтенә өлеш керткән һәм үстергән, Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм иткән өчен “Мәрхәмәтлек-Мелосердие” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсенең Рәхмәт хатлары Арча район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриф кызына, “Җиңү волонтерлары” инициатив төркеме волонтеры Латипова Алинә Илдар кызына тапшырылды.
10.04.2025
Арча районында өченче гуманитар колонна әзерләнә
Соңгы көннәрдә районның яңа җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗалыклар белән танышып йөрде. Үзе әйткәнчә, Арча районы аның өчен моңарчы да чит түгел иде.
Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә дә районыбызда еш була иде.
09.04.2025
Фәттахов Ильяс Сәхәп улына мактаулы исем бирелде
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте «Арча-информ» филиалы мөхәррире Фәттахов Ильяс Сәхәп улына Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелүе турында без инде хәбәр иткән идек.
06.04.2025
Халык өчен тырышты. Берәүне дә рәнҗетмәде
Түбән Пошалым авылында яшәүче Фәргать абый Рәхимҗанов “Дуслык” ордены, “Фидакарь хезмәт”, “Ленинның 100 еллыгы” медальләре иясе
03.04.2025
Илшат Нуриев: «Без сезнең белән бик матур эшләдек»
Муниципаль депутатлар Илшат Нуриевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карады, район башлыгы карары хупланды.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, башка эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатылды. Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Алмаз Хисаметдиновка йөкләнде.
01.04.2025
Арчаның «Хәят» этник театры төркеме Сочидан җиңү белән кайтты
Арча балалар сәнгать мәктәбенең «Хәят» этник костюм театры төркеме кызлары (җитәкчеләре Кәримова Альмира Әхтәм кызы, Галимҗанова Айгөл Рәдис кызы, Гомәрова Альбина Данис кызы, Вильданова Галима Урал кызы) Сочида узган «Золотой ключик-2025» Халыкара фестиваль-бәйгесендә катнашып, балалар театры костюмнары модасы номинациясендә, дизайнер Венера Моисееваның «Хыял» коллекциясе белән, 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
30.03.2025
Айван авылында Ураза гаете уңаеннан бәйрәм
Бәйрәм буласын интернет челтәрләрдәге Авылдашлар төркемендә язып элделәр. Халык алдан белеп торды.
Фермер Гатауллин Нафиль: "Мәчеттә хәзрәт Илшат Кәримуллин белән авылдашлар бергә җыелган вакытта, әйдәгез, балалар, авыл халкы белән Ураза гаете көнне бәйрәм оештырабыз, дип сөйләштек", - дип сөйләде.
27.03.2025
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәсимә Гарифуллинага 70 яшь
Гомер буе мәдәният өлкәсендә эшләгән Нәсимә ханым Гарифуллина белән 4 сәгать сөйләшеп утырганбыз.
Нәсимә редакциягә килгәндә мин икенче бүлмәдә идем, елмаеп, ишектән берәү башын тыкты, мин Нәсимәме соң бу дип, икеләнеп калдым. Матур кызыл яулыктан, алсу битле, Нәсимәгә охшаган япь-яшь бер ханым карап тора иде ишектән. “Әйе, әйе, мин Нәсимә бу!” – дип көлде ул. Менә шул япь-яшь матур ханымга 70 яшь.
26.03.2025
Арчада ай дәвамында ифтар мәҗлесләре үтте
Рамазан ае ахырына якынлашты. Бу көннәр Арчаның “Үзәк” мәчетендә аеруча кысан график белән үтте, вакыйгаларга да бай булды.
Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәге, шулай ук Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгендә ифтар мәҗлесләре үткәрелде.
25.03.2025
«Кабак» рәсемнәр күргәзмәсендә
Арчаның "Казан арты" музеенда "Кабак" исемле рәсемнәр күргәзмәсе ачылу тантанасында катнашырга туры килде.
Рәссамнар - болытлы көндә дә кояш чыгара алучылар, кәефсезнең кәефен күтәрә белүчеләр. Иҗатлары белән галәмгә алып чыгалар, су төбенә алып төшә алалар, тауларга күтәрә беләләр.
25.03.2025
Ана күңелен айкап чыгарган очрашу
Күпербашта хәйрия концерты үткән. Моңа кадәр өйдән бик чыкмаган Фәридә апаны ул көнне аягы үзеннән үзе мәдәният йортына тарткан.
25.03.2025
Арчада “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Һөнәри осталык чемпионатының төбәк этапларында Арча педагогия көллиятенең 18 студенты һәм көллиятнең гимназия сыйныфларында белем алучы 10 укучысы, Арчаның 1нче, 2нче һәм 6нчы мәктәбенең дүрт укучысы катнашты.
24.03.2025
Бу сыерчык ояларын күрегез сез, хикмәт!
Лесхоз мәктәбендә күрдек без төрледән төрле матур сыерчык ояларын. Ул фантазия! Гадәти генә сыерчык оялары түгел алар!
23.03.2025
Арчалар ярышларда катнашып торалар һәм җиңәләр дә!
22 мартта "Батыр" спорткомплексында 2010 нчы елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында "Зилант" спорт клубы Кубогына көрәш буенча ачык Теләче районы беренчелеге узды.
22.03.2025
Кайсы балалар бакчасы беренче!
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) спорт ярышларын оештырып тора. Бу юлы волейбол ярышлары балалар бакчаларында эшләүчеләр арасында үтте. Ярышлар Яңа Кенәр мәктәбендә эшләгән педагог, көчле волейболчылар әзерләгән Тәлгат Әхмәтов истәлегенә үткәрелде.
21.03.2025
Арча чаңгычылары шәп чаба!
Сарманда, махсус һөнәри уку йортлары арасында, чаңгы буенча финал ярышлары булды. Арча педагогика көллияте командасы зур өстенлек белән, барлык көндәшләрен дә узып, I урынны яуладылар. Шәхси зачетта Подкопаев Глеб - I урын, Хаматов Евгений – II урын, Сабирова Зилә - II урынны алдылар. Көллият данын шулай ук Трофимов Иван, Сәлахиев Ислам, Җиһаншин Айнур якладылар.
21.03.2025
Арчабыз горурлыгы
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт театры бинасында композитор Роза Мөхетдинованың “Тамырлар” кантатасы яңгырады.
2004 елда Сәлих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында тыңлаган идек инде аны. Һәм менә егерме елдан соң ул яңадан тамашачы игътибарына тәкъдим ителде.
20.03.2025
Егетләребезгә үзенчәлекле ярдәм
Арча мәдәният йортында балалар катнашында зур концерт булды. Хәйрия концерты.
Ел да эстрада сәнгате “Созвездие–Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона туры алдыннан Арча балалар сәнгать мәктәбе иң-иң яхшыларны барлый.
20.03.2025
Лесхоз мәктәбендә ветераннарны котладылар
Лесхоз мәктәбендә, ай-яй, матур очрашу оештырдылар. Ветеран укытучылар Равия Емельянова белән Алия Степановага 85 яшь тулу уңаеннан үзләрен мәктәпкә кунакка чакырдылар.
19.03.2025
Районда шашка ярышларының 2нче этабы
Арча Укучылар сараенда шашка буенча шәһси һәм команда беренчелегенә мәктәп укучылары арасында 2 нче этап район ярышлары уздырылды. Ярышлар балаларның яшь аермаларын исәпкә алып, 4 төркемгә бүленеп үткәрелде. 16 мәктәптән 120 укучы катнашты.
18.03.2025
Түбән Мәтәскәдә хәзер дзюдо белән дә шөгыльләнәләр
Узган шимбәдә Түбән Мәтәскәнең яңа ачылган спорт залында «Казанка» хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров призына балалар һәм яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе узды.
- Көрәш буенча соңгы елларда безнең район алдынгы урыннарда. Бу , иң беренче чиратта , сезнең, тренерларыгыз һәм әти-әниләрегезнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Киләчәктә дә сезгә уңышлар телим, - диде яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп район башлыгы Илшат Нуриев.
17.03.2025
Арчада хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе үтте
Гүзәл затларыбыз өчен Арча муниципаль район башлыгы исеменнән ифтар мәҗлесе үтте. Мәҗелестә Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Алсу Фирдәүс кызы, шулай ук район мөгаллимәләре һәм җитәкчеләре катнашты. Аллаһ кабул итсен.
11.03.2025
Кышкар авылында Таһир-Зөһрәләр җыелды
Арча районында беренче тапкыр «Исемең матур, кемнәр куйган?» исемле бәйге оештырылды
Чараның идея авторы, клуб мөдире Ләйсән Шәфигуллина әлеге чараны оештыру белән бик күптәннән янып йөргәне турында әйтте. «Минем идеямны күтәреп алучы район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, теләкләремне чынга ашырырга ярдәм итүче сәнгать җитәкчебез Илмира Зариповага, китапханәче Гөлнара Ибраһимовага, укытучы
10.03.2025
Өч буын – бер гаилә!
“Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов үз кешеләренең кадерен белә.
Хисап җыелышында бүләкләү өлеше үзе бер тамашага әверелә. Югары Курса авылында бер йортта өч буын булып яшәүче Хәбибуллиннар белән очрашуга чакыруы да әнә шул хөрмәтнең дәвамы иде: “Андый гаиләләр районда гына түгел, республикада да бармы икән!“ – диде ул.
09.03.2025
Арчада Гөлара Шәрипованың юбилеена багышланган очрашу узды
Арча үзәк китапханәсендә “Тормыш бит ул матур китап кебек, язучысы аның үзебез” дигән очрашу кичәсе булды.
Ул үзешчән шагыйрә, искиткеч матур әсәрләр авторы Гөлара Шәрипованың илле яшьлек юбилеена багышланды.
Гөлара турында мин беренче тапкыр сәхнәдән ишеттем һәм үзен дә күрдем. Буа дәүләт театры җитәкчесе Раил Садриев аның шигырен сөйләде һәм авторын сәхнәгә чакырды. Аннан соң инде күпме еллар үтте. Хәзер Гөлараның шигырьләрен бик күп кеше сөйли, көйгә сала, җырлый, танылган шагыйрәләр аның турында искиткеч матур сүзләр җиткерә. Бу юлы иҗат кичәсенә кайткан республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова Гөлара Шәрипованы “Арчаның асылташы” дип атады, аңа багышлап язган шигырен дә укыды.
08.03.2025
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
07.03.2025
Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз, халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
06.03.2025
Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә бүгенге көн геройлары белән очрашу булды
Мәктәп үзе үк Герой исемен йөртә. Арчаның тау башында туып-үскән Валентин Федорович Ежков шушы мәктәптә укыган. Бөек Ватан сугышында Донецк өлкәсендә Степановка авылы янында рота командиры Валентин Ежков немецларның өч һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкны юкка чыгара. Һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экраннан Геройның балачагыннан алып, сугыш көннәренә кадәр тулы бер фильм карадык.
05.03.2025
Арчада «Герой әтисе» күргәзмәсе эшли башлады
Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.
Ул махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
04.03.2025
Арчада яшәүче тыл ветераннарына медальләр тапшырылды
Район башлыгы Илшат Нуриев 4 мартта Арча шәһәрендә яшәүче тыл ветераннары Әлфия Гыйбадуллинага, Әлфия Әкбировага, Анна Дзехка, Мәүҗүдә Галимҗановага “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел“ юбилей медальләрен тапшырды.
02.03.2025
Түбән Мәтәскәдә спортзал ачылды
“Казанка” ширкәте җитәкчесе Айдар Сабиров гаҗәпләндерүдән туктамый. Районда гаилә фермасын беренче булып ул төзеде.
Әкрен генә сүнеп барган Казанбашка ул җан өрде, менә дигән машина-трактор паркы барлыкка килде. Заманча куәтле тракторлар, комбайннар, чәчү комплексы кайтты. Казанбашта сөтчелек комплексы сафка басты.
28.02.2025
Арчада якташ язучылар катнашында мәктәп укучылары белән очрашулар һәм пленар утырыш узды
26 февраль көнне Арча районына шушы җирлектә туып үсүче танылган иҗат сөючеләр җыелды.
Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдхәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова, Гәүһәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев –иҗатның төрле өлкәләрендә хезмәт куючы хөрмәтле якташларыбыз. Яңа Кенәр, Казанбаш, Сеҗе, Утар-Аты, Түбән Мәтәскә мәктәбе укучылары һәм укытучылары әлеге шәхесләр белән күрешү бәхетенә иреште.
28.02.2025
Безнекеләр беренче! Котлыйбыз!
26-27 февраль көннәрендә Мамадыш районы, Түбән Ушмы авылында 2009-2010 елгы егетләр арасында «Ялкын» журналы призына Р. Мөхәммәтшин истәлегенә үткәрелгән көрәш буенча ТР беренчелеге ярышлары тәмам. Ике көн келәмдә кызган бил алышу җиңүчеләрен тәкъдим итәбез. КОМАНДА ҖИҢҮЛӘРЕ: 1 урын – Арча (338) 2 урын – Яр Чаллы (330) 3 урын – Саба (319)
27.02.2025
“Безнең геройлар” дигән күргәзмә ачылды
“Казан арты” тарих-этнография музеенда “Безнең геройлар” дип аталган күргәзмә ачылды.
Ул Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова инициативасы буенча музей хезмәткәрләре, ветераннар советы ярдәме белән оешты.
26.02.2025
Арчада “Дус сыйныф серләре” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Гыйнвар аенда әти-әниләр комитетлары арасында “Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы узуы турында без инде хәбәр иткән идек. Әти-әниләрнең, балаларның, сыйныф җитәкчесенең бердәм эшчәнлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән бәйгедә быел райондагы 33 мәктәп командасы катнашкан иде.
25.02.2025
Арчада «Три татарина» белән очрашу узды
Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Без булдырган дөнья" исемле арт-очрашу оештырды. Анда Арчаның 6 нчы урта мәктәбе, Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицей укучылары чакырылган иде. Бу чара сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле "Три татарина" остаханәсен булдырган егетләр катнашында узды. Алар үзләренең тырышлыклары һәм иҗади алымнары белән фанерадан эшләнгән эшләнмәләр күргәзмәсен алып килгәннәр иде.
24.02.2025
Быелгы кубок «Хәсәншәех» командасында
Район башлыгы призына үткән хоккей турнирында «Хәсәншәех» командасы җиңү яулады.
Традицион турнир быел ике этапта узды. 1-2 февральдә үткәнендә 8 команда: "Хәсәншәех ", "Тигры", "Пөшәңгәр", ""Торнадо", "Субаш Аты", "Яңа Кенәр", "Арча" һәм "Северный" командалары катнашкан иде. Алар үзара турнирның икенче этабына чыгу өчен көрәште.
22.02.2025
Арчада “Сафта” хәрби-спорт уеннары бара
Бүген Арча Укучылар Сараена районыбызның 25 мәктәбе командасы “Сафта” хәрби-спорт уеннарына җыелды. Бу 100 катнашучы дигән сүз. Алар дүрт юнәлештә үз көчләрен сынап карады: квадрокоптер белән идарә итә, электрон мылтыктан ата, автоматны сүтеп җыя һәм Ватан тарихы буенча белемнәрне тикшерә.
21.02.2025
“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезоны старт алды
“Мин Арча баласы” проектының алтынчы сезонына старт бирелде. Бүгенге көндә Арчаның истәлекле урыннары, авыллары тарихына багышланган 89 видеоролик әзерләнде. Видеороликларның 63е авыллар тарихына багышланган.
18.02.2025
Арчадан Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлфинур Зәйнакова «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү яулады
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды.
16.02.2025
Аерылышабыз, хуш инде!
Айван мәдәният йортында матур спектакль булды.
Айван мәдәният йортында үзешчәннәребез, Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры артистлары көче белән берлектә куелган Т. Миннуллинның "Аерылабыз, хуш инде!" дип исемләнгән спектакль премьерасы куелды.
11.02.2025
Якташыбыз Сафин Ленар Ринат улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 11 февраль көнне, Сафин Ленар Ринат улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр һәм бәхетле озын гомер кичерүегезне тели. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын!
11.02.2025
Арчада «Чаңгы юлы - 2025» массакүләм спорт чарасы булды
Ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Матур бер чаңгы ярышы булды ул. “Арча” спорт мәктәбе чаңгычылары республика ярышларында, турнирларында катнашалар, үзләренең осталыкларын арттыралар, разряд нормативларын үтиләр.
10.02.2025
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: «Егетләр район халкына сәлам әйтеп, рәхмәтләрен тапшыруны сорадылар»
Район башлыгы Илшат Нуриев махсус хәрби операция барган зонада сугышчан бурычларын үтәүче якташларыбыз янына дүртенче тапкыр барып кайтты.
Бу баруыбыз башкаларыннан күпкә аерыла иде, – диде район башлыгы. – Билгеле булганча, 2025 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан “Ватанны саклаучылар елы“ дип игълан ителде.
08.02.2025
Зөлфия Фәтхуллинаның иҗат кичәсе
Зөлфия ханым гомерен сәнгатькә багышлый. Ул Иске Ашыт мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Сәхнә тормышына 50 ел булган. Иҗат кичәсен бик матур итеп билгеләп үттеләр. Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи: "Зөлфия ханым тормышыш сәхнәдән башка күз алдына китерә алмый. Сәнгатьне яратты", - ди. Иҗатташ дуслары, гаиләсе, авылдашлары Зөлфия ханымга исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм сәхнә уңышлары тели
08.02.2025
Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены узды
6 февральдә Апаз авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җыены булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район прокуроры Ринат Кәримов, ветеринария, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре вәкилләре катнашты.
Җыелышта Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов, “Ватан“ ширкәте җитәкчесе Мансур Әхмәтов, баш белгечләр җисап тотты.
07.02.2025
Арча районында Мәрҗани укулары үтте
Анда Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба районы, Казан, Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.
06.02.2025
Райондашыбыз Алия Абдрәшитова төп рольдә уйнаган «Җылак» фильмы «Ника» премиясенә дәгъва итә
«Иң яхшы фильм» номинациясендә барлыгы 67 фильм тәкъдим ителгән. «Җылак» фильмы шулар арасында.
Алмаз Нургалиевның «Җылак» фильмы һәм аның артистлары «Ника» Россия кинематография премиясенә дәгъва итүчеләр исемлегенә кергән. Фестиваль сайтында 2024 ел өчен премияләр лонг-бите чыккан, дип яза Татар-информ
05.02.2025
Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Талантлар териториясе»ннән җиңү белән кайтты
2 февраль көнне Казан шәһәренең «Залесный» мәдәни үзәгендә Идел буе «Талантлар териториясе» заманча композиторлары музыкасының II Төбәкара бәйгесе узды.
04.02.2025
Балалар арасында көрәш буенча Татарстан беренчелегеннән арчалар җиңү белән кайтты
31 январь-2 февраль көннәрендә Казанның «Тулпар» спорткомплексында «Сабантуй» журналы призына балалар арасында Татарстан беренчелеге узды. Арча районы көрәшчеләре дә яхшы нәтиҗәләр белән кайтты әлеге ярыштан.
03.02.2025
«Әтиегезне саклагыз!»
Оныгыбыз Алмаздан балалар бакчасына беренче көн барып кайтканнан соң: “Алмаз ничек, еламадыңмы?“ – дип сораган идем. Ул шунда ук “юк“ дип җавап бирде. Бераз торгач: “Эчтән генә еладым“, – дип куйды.
Бу юлларны мин дә эчтән генә елап язам, күңел нечкәреп киткән урыннар булса, гаеп итмәссез.
02.02.2025
Яңасала кая бара?
29 гыйнварда Яңасалага хисап җыелышына киттек. Юлдашларыма бу яклар белән бәйле кайбер истәлекләрне сөйләп бардым.