События

Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм» 26.03.2023

Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм»

Баскычлар кеше тормышында мөһим роль уйный. Алар өскә дә алып менә, түбәнгә дә алып төшә

Кайвакытта бәладән дә саклап калырга мөмкин. Мин үземнең баскычтан печәнлеккә менеп өлгереп, котырган үгездән ничек котылганым турында язган идем инде. Фирдинат Фәйзи улы Фәттиев тә шуңа охшаш очракны гомере буе онытмый.

Аның белән ара-тирә телефоннан сөйләшкәләп алабыз. “Бер килеп чык“, – дип чакыра да. Районда беренчеләрдән булып эшмәкәрлекне башлап җибәргән кеше белән күптән гәпләшеп утырасы килә иде инде. Шундый бер танышым: “Миңа су, ут, бакыр торбалар аша үтәргә туры килде“, – дигән иде. Фирдинат Фәйзи улы Фәттиев та бу юлда аз күрмәде, дип беләм.

Ә ул сүзне ерактан башлады: “Әнә теге костюмны күрәсеңме?“ – диде.

– Күрәм, ишектән керүгә игътибар иттем, – дим.

– Әти костюмы ул. Аның бөтен орден, медальләре тагылган анда. Минем өчен иң кадерле ядкәр бу. Әтием фин сугышыннан яраланып кайта. Бик булган кеше иде әти. Әтнә районының Бәрәскә, Күшәр, Олы Мәңгәр авылларында колхоз рәисе булып эшли. Менә “Кызыл Йолдыз“, “Хезмәт Кызыл Байрагы“ орденнары, медальләре бар да шунда.

Фирдинат Фәйзи улы гаиләдә икенче бала булып, тормышның авыр чорында – 1945 елның 16 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Тәртипле, зур хезмәт кешеләре булган ата-ананың балалары да аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яши. Өч егет үстерәләр, өчесе дә Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлыйлар. Иң кечеләре Фаил Ижевск шәһәрендә  техник-механик институтында эшләде, техник фәннәр докторы, профессор.

Фирдинат Фәттиев институтны тәмамлагач Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбенә укытырга кайта. Аннан район мәгариф бүлегенә методист итеп алалар. Шунда 12 ел инспектор була. 1983 елның гыйнварында Арчаның кичке мәктәбенә директор итеп билгеләнә.

– 1983 елда районда төзелешкә кадрлар әзерләү максатында Казанның 33 номерлы училищесы филиалы ачылды, – ди ул. – Райком аның җитәкчесе итеп мине билгеләде.

Бөтен көчне куеп, мәктәпләр белән тыгыз элемтә урнаштырып беренче елны ук 200гә якын укучы кабул итәләр. Матди-техник базаны ныгыту, укытучылар коллективын туплау өчен күп көч түгәргә туры килә. Алар гынамы соң...

– Бер кичне сәгать алтылар тирәсендә кабинетымда утырам, – ди ул. – Идән сап-сары итеп юылган, минем аякларда йон оекбашлар. Берзаман ишек ачылып китте дә өч ир заты килеп керде. Аяклардан салу юк, пычрак вакыт. Өстәл каршына килеп бастылар, район җитәкчеләренең берсе булганы өстәл өстенә бер бит кәгазь ыргытты. “Иртәгә иртән укучыларны төяп менә шушы хуҗалыкларга төзелешкә алып барасың!“ – диде бу югары тон белән. “Миңа югарыдан рөхсәт булмыйча бер баланы да тегендә-монда җибәрергә кушмадылар!“ – дидем һәм теге кәгазьне өстәл читенәрәк алып куям дигәндә төшеп китте дә чүп савытына туры килде, каһәр. Шуннан болар ялт кына итеп борылдылар да, сап-сары идәндә эзләрен калдырып чыгып киттеләр.

Бераздан шалтыраталар: иртән сәгать 6да фәләнгә килергә. Килдем инде, ишекне шакып кердем. Һәм анда мондыйрак сөйләшү булып алды.

– Исәнмесез!

– Кем син? – ди бу күтәрелеп тә карамыйча.

– Чакырган идегез бит...

– Эте-бете дә йөрисез шунда иртә баштан, анаңны фәлән итим...

Ә мин әнигә алай кагылганнарын һич тә кабул итә алмыйм. Ничек телемә килгәндер: “Мондый  сүзне эт врачы гына әйтә аладыр!“ – дидем.

Шуннан сикереп торды бу, өстәл өстеннән сикереп кенә чыкты да миңа ташланды. Ярый әле  ишек төбеннән ерак китмәгән идем, коридорга йөгереп чыктым. Ул ыжгырып мине куадыр, мин чабамын. Баскычлардан аскы катка йөгереп төштем дә, урам якка чыгып агачлар арасына чумдым. Тотса, үтерә иде, валлаһи!

Бәхеткә, бу җитәкчене районда озак тотмыйлар. Фирдинат Фәйзи улын райкомга оештыру бүлегенә инструктор итеп алалар. Баскычлар бер алып менә, бер алып төшә инде. Мине дә райкомга алганда дөньяны күп күргән берәү: “Уйлап бетер, анда сине акылга утырту өчен алалар“, – дигән иде.

Әмма аңа анда озак утырырга туры килми. “Инкубаторның хәле начар, сиңа ышанабыз, әйдә аякка бастыр!“ – ди беренче секретарь. Шулай булып чыга да, республикада алдынгылар рәтенә бастыра инкубаторны. Тик өстә болытлар куера, болганчык еллар башлана. Иң “симез калҗаларны“ кемнеңдер кемнәредер эләктерә, инкубаторны да “прихватизация“ләргә теләүчеләр  ачыктан-ачык та, астыртын да эш итә башлыйлар. Казандагы хуҗалар бирешмәскә киңәш итә, хезмәт коллективы акционерлык җәмгыять төзүгә ирешә.

– Сабантуй көнне янгын чыгып  инкубатор янып бетте, – ди ул. – Шунда яңа чыккан 5 мең үрдәк бәбкәсе дә янды.

Әлеге сәер вакыйга турында төрле хәбәрләр йөрде...

Башка берәү булса, мондый маҗаралардан соң барына да кул селтәп тынычрак тормыш белән яшәү җаен карар иде. Физика, математика укытучыларына ихтыяҗ зур. Аннан Фирдинат Фәйзиевич читтән торып Чуваш дәүләт университетын тәмамлый, дипломлы юрист. Аның буенча эш табу проблема булмас иде.

– Юк, – ди ул минем шул юнәлештәрәк биргән сорауга җавап итеп. – Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм.

Һәм үҗәтләнеп, барына да үч итеп читтә, басуда күп еллар элек төзелә башлап, аннан ташланган  “сакаллы“ төзелешне яңадан башлап җибәрә. Анда яңа биналар яңгырдан соңгы гөмбәләр кебек күтәрелә, заманча җиһазлар кайтарыла. Арча инкубаторы яңадан республика дәрәҗәсендә алдынгы урыннарга баса, бүген дә халыкка игелекле хезмәт күрсәтә.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/firdinat-fattiev-min-ber-alyngan-esne-axyryna-itkermi-tukt...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение