События

Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды 31.03.2023

Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды

Бәйгегә һәр авыл җирлеге кушылды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә күп катнашты. Яңа талантлар барланды

Фольклор күренеш, инструменталь ансамбль, вокал, дуэт, хореография, сәнгатьле сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча чын ярыш оештырылды. Алдагы елларда бөтен районны гөрләткән бәйгеләрнең дәвамы буларак, монысында да талантлы Арча ягы халкы үзен төрле яктан танытты, моңа кадәр күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән, әлеге бәйге булмаса, киләчәктә дә күләгәдә калу ихтималы янаган яңадан-яңа осталар калкып чыкты. Өч сәгатькә якын дәвам иткән финал ярышында аларның иң-иңнәре осталыкларын күрсәтте, кул эшләре күргәзмәләре бары тик чын күңелдән соклану хисләре уятты. 
Әлеге чараны уздыру идеясе белән янып яшәгән, тормышка ашырган, һәр авылга барып чыгышларны үз күзлеге аша үткәргән Арча Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимовага кызыксындырган сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
– Ләйлә, соңгы бер-ике елда районда милли рухтагы бәйрәмнәр оештыруга зур игътибар бирелә башлады.
 – Соңгы вакытта гына, дип тә әйтмәс идем. Фестивальләр районыбызда традицион рәвештә узып тора. Алдагы елларны “Төп йорт килене”, “Супер әби”, “Супер бабай”, “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә”, “Хәтер чылбыры”, “Сөлгеле капка” фольклор фестивальләр үтте. Тамашачылар аларны көтеп ала, чөнки бик җанлы үтә. Ял һәм күңел ачуга гына корылган концертлар түгел ул, тәрбияви мәгьнәгә ия. Һәрберсе районыбызның үрнәк гаиләләрен, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, иҗади үзешчән сәнгать осталарын халыкка танытуны максат итеп куйды. Үзебезнең телевизион студия бар. “Мирас”, “Мәдәният дөньясында” дигән тапшырулар эшлибез. Бу елны грант оттык, май аенда сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” дигән фестиваль узачак.
– Ни өчен шундый темага тукталырга булдыгыз? 
– Республикада игълан ителгән “Милли культуралар һәм традицияләр елы” кысаларында оештырылды ул. Теманы да шуннан чыгып алдык. Сайлап алу турлары декабрь аенда башланды. Һәр авыл җирлегендә булып, чыгышларны карадык. Финалга иң сәләтлеләре үтте. Фольклор күренеш номинациясендә бары тик гаиләләр генә катнашты. Алар буыннан-буынга күчеп килгән, гаиләләрендә сакланып калган күренешләрне күрсәтергә тиеш иде. Бик күңелле булды, чөнки сәхнәгә олысы да, кечесе дә чыкты. Базга кар салу, каз бәбкәсе саклау, дару үләннәре җыю, печән өсте, корт ясау, угыз сөтеннән коймак пешерү кебек онытыла барган күренешләр тәкъдим ителде. Районыбызда яшәүче керәшен, мари, рус халыкларының гаилә гореф-гадәтләре, җыр-биюләре белән дә таныштык. Дуэт номинациясен аерып әйтәсем килә. Аерым җыр башкаручылар бик күп, дуэт жанры нигәдер читтә кала. Фестиваль кысаларында яңа дуэтлар туды. Авылым һөнәрчесе номинациясендә оста куллы һөнәрчеләр катнашты. Фестивальдә кәрҗин үрүчеләр, читек ясаучылар, калфак, түбәтәй чигүчеләр, йомшак уенчыклар бәйләүчеләр, татар телендә сөйләшүче курчак эшләүчеләр, аш-су һәм балта осталары белән таныштык. Һөнәрчеләр эшләрен видеопрезентация аша тәкъдим итте. Җиңүчеләрне Арча район Мәдәният йорты төркемендә  тавыш бирү юлы аша халык сайлады. Әмма бәйге булса да, җиңелүчеләр юк, дип саныйм мин. 
– Бу фестиваль киләчәктә дә дәвам итәрме?
– “Милли хәзинә” фестивале яңа талантларга юл ача, шуңа күрә аның дәвамлы булуын телим. Катнашучыларга, милли хәзинәләребезне саклаучы, үстерүче һәм халыкка җиткерүче үзешчән сәнгать осталарына, иҗади коллективларга зур рәхмәтемне белдерәм. Яшьләрнең күп катнашуы сөендерде. Алар бию һәм фольк-лор номинацияләрендә чыгыш ясады. Фестиваль яңа талантлар табарга ярдәм итте. Киләчәктә аларны район Мәдәният йортында узачак концертларга чакырачакбыз. Фестивальнең җиңел, җанлы узуын теләдем. Без бу максатка ирешә алдык, дип саныйм.


Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-madaniiat-iortynda-ide-nominaciiane-uz-ecena-algan-mi...


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение