События

Ике буын шагыйрьләре очрашты 04.04.2023

Ике буын шагыйрьләре очрашты

Арча үзәк китапханәсендә “Идел” журналы оештырган “Яңа исем” проекты кысаларында матур очрашу узды. 

Арча җирлегендәге тәҗрибәле язучылар һәм яшь шагыйрьләр фатирник форматындагы әдәби-музыкаль кичәдә иҗатлары белән уртаклашты. Үзенчәлекле формат: каләм тибрәтүчеләр гүя бер фатирга җыелды. Биредә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әһелләре һәм яшь иҗатчылар фикер алышып, шигърият дөньясында илһамланды.
Мондый очрашуның төп оештыручылары – яшьләр белән бер дулкында булучы “Идел” журналы һәм шәһәребезнең үзәк китапханәсе. Агымдагы елның март аеннан старт бирелгән республикакүләм “Яңа исем” проекты төрле районнар буйлап яшь шагыйрьләрне һәм язучыларны барлый. Китапханәдә булып узган кичәдә катнашучы “Идел” журналы журналисты Гүзәл Насыйбуллина бу хакта тулырак сөйләде.  “Безнең проект республика буйлап иҗади берләшмәләрне барлап, иҗади яшьләрне үстерү өстендә эшли. Әлегә гаризалар кабул ителә. Алга таба талантлы яшьләрне туплап, алар белән тәҗрибәле язучылар эшләячәк. Һәм ел ахырында безнең журналда үз иҗатлары белән яңа исемнәр барлыкка киләчәк һәм “Язучы” дигән таныклык тапшырылачак”, - диде ул.

Әдәби чараны “Каурый каләм” берләшмәсе җитәкчесе Адилә Әхмәтҗанова алып барды. “Арча ягы әдәбиятның чәчәк аткан төбәге буларак күз алдында тотыла. Шуңа күрә без аны үстерергә тиеш. Фатирник форматы әле бездә яңа. Катнашучылар тарафыннан ул бик җылы кабул ителде. Чөнки ул рәсми чара түгел, уңай һәм иркен мөхиттә уздырыла торган юнәлеш. Аның “Яңа исем” проекты кысаларында уздырылуы тагын да отышлы булды. Яшьләр тарафыннан битарафлык күрсәтелмәсә, алар иҗатка тартылса, әдәби чаралар һәрдаим булып торачак”, - диде ул. 

Үзенең кабатланмас шигырьләрен башкару белән беррәттән, кичәгә килгән һәркемгә сүз биреп, катнашучылар белән әңгәмә корды Адилә. Ике буын шагыйрьләр арасында җанлы сөйләшү дә, тәҗрибә уртаклашу да, киңәшләшү дә, тәнкыйть тә булды.

 Шигырь язучылардан тыш, аларны башкаручылар да җыелган иде бирегә. Шундыйларның берсе – “Җидегән чишмә” халык театрының җитәкчесе Рамил Мөхетдинов. Ул Чиләбедә яшәп иҗат итүче Оксана Ильюпның “Сүз” шигырен укыды. “Рәхәт, иҗади, күрешүле, илһамлы фатирник булды бу. Яңалыкка омтылып, иҗат итеп яшик! Шигъри җаннар тагын да күбрәк булсын иде!” – дигән теләкләрен җиткерде райондашыбыз.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/ike-buyn-sagyirlare-ocrasty


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение