События

Һәр өйнең бизәге булып торырлык 16.04.2023

Һәр өйнең бизәге булып торырлык

Ниләр генә эшләми осталар – тегә, чигә, бәйли, үрә, курчаклар, төрле материаллардан чәчәкләр ясый.

“Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре” бәйгесенә килгән эшләр күргәзмәсен ачу тантанасында катнашырга туры килде. 
“Казан арты” тарих-этнография музее мәдәният идарәсе, район ветераннар советы белән берлектә “Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре” исемле бәйге игълан иткән иде. Ул берничә номинацияне үз эченә алган. Шуның нигезендә районыбыз ветераннары төрле кул эшләнмәләрен алып килгән. 
Музейдагы күргәзмәдә нәрсәләр генә юк – күз явын алырлык һәр әйбер күңел җылысын биреп эшләнгән. Шуларга карыйм да, мин башкара алмас идем, дип уйлыйм. Оекбашлар, күлмәкләр генә түгел, пальтоларга кадәр (Сания ханым Кәбирова) бәйләгәннәр, картиналар (Галина Трубицына) чиккәннәр. 

– Күбегезне якыннан беләм. Оста куллы кешеләр бездә бихисап һәм үрнәк булып тора. Сез эшләрегезне яшь буынга өйрәтеп, алар да аны үзләштерсә, яхшы булыр иде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина. – Чүәк чигү буенча безнең район бердәнбер. Фабрика ябылды, әмма бу эш тукталмады. Гомумән, мондагы әйберләр һәр өйнең бизәге булып торырлык. Алга таба да дәвам итсен иде.
Кул эше осталары турында документаль фильм да төшерелгән иде. Анда безнекеләр төп урынны били. Узган ел бәйгедә җиңгән Арча районы осталары Кәчедән Фәридә Кәримуллина белән Арчадан Мөнирә Акбашева даны хәзер бөтен Россиягә танылды. Мөнирә ханым чиккән калфакларны хәтта Австралиягә кадәр алып киткәннәр. Горурланырлык бит бу!

– Бу чара ел саен үтсә дә, кабатланмас үзенчәлеге бар. Халык күпкырлы. Аның дәрьясын ачып бетерә торган түгел. Мин заманында чүәк киеп чит илгә барып кайттым. Кешеләрнең күзе миндә түгел, чүәктә генә булды. Тарих менә шуннан башлана. Таратырга, балаларга, яшьләргә дә өйрәтергә кирәк, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина.

Бүгенге көндә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Казан җөе” техникасын үзләштерү өстендә эшли. Шулай ук күннән заманча матур итеп муенсалар, ачкыч беркетү җайланмалары ясала. “Пушкин картасы” буенча бирегә килгән укучылар да бу эшкә өйрәнә ала. Хезмәткәрләрнең максаты: осталык дәресләре аша балаларда шушы һөнәргә кызыксыну уяту.   
– Узган ел бәйгедә бездән ике кеше җиңде. Пошалым чаналары тамашачы симпатиясен яулады. Алабугада Спас ярминкәсендә түбәтәй, калфаклар тезелгән урыннан кеше аерылып китә алмады. Флористика буенча Наилә Насыйбуллина республикакүләм бәйгедә икенче урынны алды. Мәктәпләрдә очрашулар оештырабыз. Альбина Зыятдинова яулыклар тегү һәм чигү буенча осталык дәресләре үткәрә, – диде район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Бөтенесе дә яшьләрдә кызыксыну уяту максатында башкарыла. Ә үрнәк алырлык кешеләребез җитәрлек безнең. Евгений Васильевның (70 яшь аңа) меңләгән картинасы бар. Евгений Ефремов бик оста рәссам, Сергей Пономарев фотограф, шулай ук үрүчеләр, төрле материалдан бизәнү әйберләре ясаучылар, чигүчеләр, агачтан, тимердән әйберләр эшләүчеләр, бәйләүчеләр һәм башкалар бик күп бездә. 

Бу күргәзмәгә барлыгы 44 эш килгән. Һәр номинация буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Үз номинацияләре буенча беренче урыннарны алган Симетбаштан Хавалия Закирова, Казанбаштан Ирина Самошилова, Арчадан Атлас Солтанов, Сания Кәбирова, Наилә Насыйбуллина, Евгений Ефремов, Сергей Пономарев, Яңа Кенәрдән Фәридә Йосыпова эшләре Казанга китәчәк.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/har-oinen-bizage-bulyp-toryrlyk


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение