События

Якташыбыз Олеся Антипованы җиңүе белән котлыйбыз! 18.04.2023

Якташыбыз Олеся Антипованы җиңүе белән котлыйбыз!

Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен Бөтенроссия бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды.

Бәйгенең йомгаклау этабы Казан шәһәренең 27нче гимназиясендә үтте. Анда Татарстаннан 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 15 татар теле, 9 рус теле, 6 чуаш теле, 5 мари теле, 2 удмурт теле укытучысы һәм 1 мордва теле укытучысы, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 12 туган тел укытучысы катнашты. 
Әлеге бәйгедән районыбызның Шурабаш мәктәбе мари теле укытучысы Олеся Антипова лауреат исеме белән кайтты. Олеся ханым 9 ел мари балаларына мари теле укыта.


– Мин Мари Иле Республикасының Оршан педагогия көллиятен тәмамлаганнан соң 10 елга якын балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Аннан мәктәптә мари теле укыта башладым, – дип сөйләде Олеся Антипова. – Әлеге бәйгедә мин мари теле укытучысы буларак дүртенче ел катнашам. 3нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгәнем, “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңү яулаганым булды. Быел лауреат исеменә лаек булдым. Район этабын үткәннән соң зона этабына дәрес барышын видеога төшереп җибәрдек. Йомгаклау этабы ике көн барды. Беренче көнне 20 минутлык осталык дәресе, икенче көнне – дәрестән тыш вакытта туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сак-лау һәм үстерү буенча дәрестән тыш чара күрсәттек. Ничәнче тапкыр катнашсам да, бәйгедән һәрвакыт яңалык алып кайтам. Үзең дә быел нәрсә күрсәтә алам икән дип эзләнәсең, башкаларның тәҗрибәсен дә өйрәнәсең. Анда катнашучылар белән дә дуслашып, туганлашып бетәсең”. 


Якташыбыз Олеся Антипованы җиңүе белән котлыйбыз, аңа киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар телибез!


Резеда Хәкимҗанова

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/har-baige-ianalyk-alyp-kila


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение