События

Яңа Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте 19.04.2023

Яңа Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте

Укуларга барлыгы 205 фәнни һәм иҗади эш килде.

Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 14 апрель көнне ХII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.  Укуларга барлыгы 205 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Биектау,  Балык Бистәсе, Мөслим, Әлки, Кукмара, Әлмәт районнары, Казан шәһәре укучылары  һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды. 14 нче апрель көнне  узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән   килгән 76 укучының, 52 укытучының  эше тыңланды. Укучыларыбыз  5 төрле номинациядә: “Г.Тукай- журналист”, “Туган ягымның периодик басмалары”, «Казан утлары” журналы – тарихи елъязма”, “Татарстан радиосы тарихы”, “Тынычлык” темасына шигырь язу”; укытучылар «Габдулла Тукай- педагог”, «Сугыш чоры журналистлары”, “Укытучы- иҗади шәхес” исемле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар.

Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республиксының  халык укытучысы, мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, К.Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия Федерациясе  югары уку йортларының атказанган хезмәткәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Эксперт советы әгъзасы Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы; татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, “Казан утлары” журналы мөхәррире Рафис Корбан; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы, язучы Шафигуллин Рахман Галим улы; “Мәгариф”  журналының бүлек мөхәррире  Сабирҗанов Таһир Әюп улы; “Гаилә һәм мәктәп”  журналының баш мөхәррир   урынбасары Лотфуллина Фәния Альберт кызы; “Сәхнә”  журналының баш мөхәррир   урынбасары Габдуллина Алсу Зөфәр кызы; ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ганиева Айгөл Фирдинат кызы; Казандагы Г. Тукай музееның өлкән фәнни хезмәткәре Нагимуллина Резеда Вагыйз кызы; “Мирас” журналының җаваплы мөхәррире Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы; “Мирас” журналының сайт мөхәррире, корректор Хөсәенова Энҗе Ирек кызы    катнашында төзелгән жюри укучыларның һәм укытучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Укучыларга һәм укытучыларга  дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iana-kyrlaida-respublikakulam-gabdulla-tukai-ukulary-utte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение