События

Арчада Гает бәйрәме 21.04.2023

Арчада Гает бәйрәме

Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә ураза Гаете намазлары узды.

Авылларда ул иртәнге биштә укылды. Бөтен авылларда да шулай булгандырмы, белмим. Шәхсән Наласа мәчетендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Авылның олысы -кечесе бирегә җыелган. Я Раббым, җомга намазлары, көндәлек намазларда да мәчетләребезнең шулай тулы булуын күрергә насыйп итсәң иде!

Арча Үзәк мәчетендә бәйрәм намазы бераз соңрак - сигезенче яртыда укылды. Аны район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин үткәрде. Район башлыгы Илшат Нуриев , башка җитәкчеләр дә  биредә иде. 

Ай буе уразада булу күңелләрне нечкәрткәнгәме,хәзрәтнең вәгазе бүген аеруча үтемле тоелды миңа. Әйе, ачның хәлен тук белмәс дип бик хак әйткәннәр. Тормышыбызның никадәр җитешле, мул икәнен, җан тынычлыгының никадәр кадерле булуын изге рамазан аенда бигрәк тә ачык сизәсең. Әмир хәзрәтнең ил-көннәребезгә иминлек теләп дога кылуына кушылганда намазга килгән һәр мөселман-кардәшем күңелендә шундый уй-ният булгандыр , мөгаен.

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны  кабул кылып, киләсе Гаетләрне күрергә дә насыйп итсен! Бәйрәм белән! 

Ураза Гаетеннән туры-туры эфирны ВК төркемендә карый аласыз.

https://vk.com/wall225223602_64016


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcada-gaet-bairame


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение