События

Арча районында “Тукай марафоны-2023” үтте 26.04.2023

Арча районында “Тукай марафоны-2023” үтте

Ел саен оештырылып килүче спорт бәйрәме быел да Габдулла Тукайга багышлап, аның туган көнендә уздырылды.

Тарихка күз салсак, әлеге ярышлар 1979 елдан бирле оештырылып килә. Аны башлап җибәрүчеләр булып ветеран спортчылар Ленар Заһидуллин һәм Барый Бакиров тора. 
Быелгы “Тукай марафоны”на старт бирелгәнче, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев барлык катнашучыларны сәламләп уңышлар теләде.

“Биредә җыелган һәркемне бүгенге бәйрәм белән котлыйм. Әлеге марафонда катнашучылар санының ел саен артып торуы куандыра. Бүген Тукай көне. Бәйрәмебезне дә татарча алып барыйк. Татар телен сакларга түгел, татар телендә сөйләшергә кирәк”, - диде ул. 

Арча, Саба, Кукмара, Балтач районнары, Казан шәһәре, Мари иле республикасыннан һәм Киров өлкәсеннән килгән 200дән артык катнашучы җитезлектә көч сынашты. 
Яшь аермасына карап, катнашучылар 7, 11 һәм 24 км ераклыкка йөгерделәр. 13-14 яшьлек балалар Иске Иябаштан Кырлайга кадәр араны узса, Әзәк авылыннан Яңа Кырлайга кадәрге чакрымнарны 15-17 яшьлек яшүсмерләр йөгерде. 18 яшьтән өлкәнрәкләр Арча-Кырлай арасын узды.
Спортчылар арасында иң яшь катнашучы Ташкичү мәктәбеннән Риналь Нигъмәтҗанов, иң өлкән катнашучылар Арчадан Фәрит Хәлилов һәм Фәридә Нәкыйпова иде.

Билгеләнгән вакытта Арча мәдәният йорты каршыннан район башлыгы тарафыннан марафонга старт бирелде. Юлда берничә урында йөгерешчеләргә су тәкъдим иттеләр, көчләре җитмәсен аңлаганнар, үзләрен начар хис иткәннәр йөгерүдән туктап, автобуска утыра алды. Ул очракта алар йөгерештән төшеп кала иде. Тик һәркем финишка кадәр барып җитәргә омтылды.

Ярышларда җиңүчеләр яшь буенча берничә төркемгә бүлеп билгеләнде. 

13-14 яшь аралыгы (7 км)
1 урын Данияр Бәшәров (Саба)
             Алия Галимҗанова (Саба)
2 урын Радион Пантелеев (Арча, 1нче мәктәп)
             Лиана Хабирова (Саба)
3 урын Наил Хәлиуллин (Арча, Шушмабаш)
             Камилә Мифтахетдинова (Балтач)

15-17 яшь аралыгы (11 км)
1 урын Лев Изулянов (Саба)
             Галия Шәрифуллина (Саба)
2 урын Евгений Хаматов (АПК)
             Зилә Сабирова (Саба)
3 урын Әлфис Һидиятуллин (Арча, 6нчы мәктәп)
             Инсаф Сабирзянов (Арча, 5нче гимназия)
             Альбина Файзуллина (АПК)

18-29 яшь аралыгы (24 км)
1 урын Данил Тукаев (Казан)
             Сабина Хабирова (Саба)
2 урын Булат Шәйхетдинов (Арча, Ташкичү)
             Сөмбелә Биктаһирова (Саба)
3 урын Руслан Хафизов (Кукмара)
             Лилия Габдрахманова (АПК)

30-39 яшь аралыгы (24 км)
1 урын  Рөстәм Гарифуллин
              Альбина Шәрипова (Балтач)
2 урын Илдус Тухбатуллин
             Алисә Хафизова (Арча)
3 урын Ленур Галимҗанов (Балтач)
             Эльмира Сөләйманова (Арча)

40-49 яшь аралыгы (24 км)
1 урын Андрей Васинкин (Балтач)

50+ (24 км)
1 урын Ильяс Шиһабетдинов (Саба)
             Фәридә Нәкыйпова (Арча)
2 урын Михаил Павлов (Балтач)
             Фәрит Хәлилов (Арча, Кәче)

Күбрәк фотолар әлеге сылтама буенча https://vk.com/album-215818797_291560534


Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-raionynda-tukai-marafony-2023-utte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение