Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
07.05.2023
Соңгы сулышына кадәр өметен өзмәде
“Яшисем килми аннан башка,” – дигән уйлар да килә Илгизнең башына. Әмма үзен кулга ала. Ярамый, күзенә карап торган балаларын кеше итәсе бар бит аның.
Сурнарда яшәүче Илгиз Гыйззәтуллинның ул вакыттагы хәлен үз башына төшкән кеше генә аңлый ала. Хатыны Ясминур 44 яшендә вафат була. 47 яшьлек ир дүрт бала белән ялгызы кала.
06.05.2023
Арчалар башкача булдыра алмый
Арча районы “Арча ягы - туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән концерт-тамаша тәкьдим итте.
Ул Татарстанның Мәдәни башкаласы” бәйге-фестивале кысаларында оештырылды.
05.05.2023
К.Тинчурин театрында Арчалар һөнәрләрен, иҗатларын күрсәтәчәк!
Бүген, 5 нче май көнне, К.Тинчурин театрында Арчалар һөнәрләрен, иҗатларын күрсәтәчәк! Арчалар булган җирдә һәрвакыт күңелле була инде ул! Сез дә килегез, якташларыбыз белән кабаттан аралашып китегез! Башлана 16:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
Керү ирекле, теркәлү кирәк https://forms.yandex.ru/u/6447ccd173cee7000ea861af/
05.05.2023
Юныс Шәрәфиев Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр сафта кала
Республика халкы «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә әби-бабаларыбыз кылган батырлыклар хакында #МойГеройМояСемья хэштегы белән язмалар урнаштыра. Алар белән сайтыбызда таныштырып барабыз. Түбәндә Кайбыч районы редакциясе журналисты Ләйсән Саттарова язмасы. Курса Почмакта туып үсүче Ләйсән бүген гаиләсе белән Кайбычта гомер итә.
04.05.2023
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк
Иртәгә, 5 май көнне, 16:00 сәгатьтә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча районы үзенең мәдәни программасын тәкъдим итәчәк.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Арча муниципаль районы башкала кунакларын төбәкнең гореф-гадәтләре, һөнәрчеләре һәм иҗатчылары белән таныштырачак.
04.05.2023
Бүген якташыбыз Фәвия Сафиуллинаның туган көне!
Сафиуллина Фәвия Әхтәм кызы 1959 елның 4 маенда Арча районының Ташкичү авылында туган, тапшырулар алып баручы, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле.
03.05.2023
Арча районы мәдәният көне
5 май көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Арча муниципаль районы мәдәни программа тәкъдим итәчәк. Башлана 16:00 сәгатьтә.
03.05.2023
Бүген якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне!
Бүген, 3 май көнне якташыбыз Насыйбуллин Исрафил Рәхмәтулла улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрик итә!
03.05.2023
Беренче мәктәп-беренче
Арчада "Куркынычсыз тәгәрмәч" ярышлары үтте. Анда районның һәр мәктәбеннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашты. Ярышта беренче урынны Арчаның беренче мәктәбе командасы яулады.
02.05.2023
День культуры Арского района
5 мая 2023 года Арский муниципальный район представит культурную программу и поборется за звание «Культурная столица Татарстана»!
02.05.2023
Монда тавык-чебешкә генә түгел, мондагы хозурлыкны карарга да киләләр
Якты Көн авылындагы Бариевларның кошчылык фермасына тавык-чебеш алу өчен генә түгел, андагы матурлыкны күреп хозурлану өчен дә киләләр икән. Без дә сокландык андагы матурлыкка! “Көннәр җылынып беткәч чәчәкләр дә утыртабыз әле” – ди Рәзимә Бариева. Аларның Арчадагы йорт яннары да чәчәкләргә күмелгән.
01.05.2023
Алар авырлыкларны күргән буын
Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина хәбәр итә.
Утар Аты авыл җирлегендә тыл ветераннарын Җиңү көне белән котладылар, күчтәнәчләр бирделәр.
30.04.2023
Район башлыгы Илшат Нуриев алдынгыларны котлады
Район башлыгы Илшат Нуриев яхшы эшләгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды.
Март аенда терлекчелек буенча “Яңарыш” ширкәте беренче урында, “Кырлай” ширкәте – икенче, “Северный” ширкәте өченче. Язгы кыр эшләренә техниканы иң яхшы әзерләүчеләр: “Заря” һәм “Кырлай” ширкәтләре – беренче, “Игенче” – икенче, “Северный” һәм “Яңарыш” ширкәтләре өченче.
28.04.2023
Рузалия апа Насибуллинаның «Дини бәйрәмнәр һәм йолалар!” дигән китабы чыкты
Татарстан Республикасында хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" исемле региональ проектны гамәлгә ашыру кысаларында Ашытбаш мәдәният йортында "Дини бәйрәмнәр һәм йолалар" дип исемләнгән очрашу булып узды. Анда үзләренең бөтен гомерләрен балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган педагог, остазлар чакырылган иде. Кичәнең кунагы Россиянең мәгариф отличнигы, озак еллар Ташкичү мәктәбе директоры булып эшләгән Рузалия апа Насибуллина үзенең яңа басылып чыккан “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр” китабы белән таныштырды. Китапның һәр бүлегенә кыскача аңлатма биреп үтте.
27.04.2023
“Ялкын” журналы “Шәп блогер” медиамәктәбе Арчага килде
Арча педагогия көллиятенең актлар залы умарта оясын хәтерләтте. “Ялкын” журналы оештырган “Шәп блогер” медиамәктәбе проекты кысаларында Арчага журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин, аның урынбасары Рәмзия Галимова һәм танылган блогерлар Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова һәм Олеся Дмитриева килде. Көллият студентлары һәм гимназия сыйныфы укучылары үзләренең яраткан блогерларын көчле алкышлар астында каршы алдылар. Яшүсмерләр һәм яшьләр өчен кызыклы очрашу булды ул. Алар рәхәтләнеп блогерлар белән аралашты, алар белән фотога, видеога төште, үзләре видео төшерде, автографлар алды.
26.04.2023
Арча районында “Тукай марафоны-2023” үтте
Ел саен оештырылып килүче спорт бәйрәме быел да Габдулла Тукайга багышлап, аның туган көнендә уздырылды.
Тарихка күз салсак, әлеге ярышлар 1979 елдан бирле оештырылып килә. Аны башлап җибәрүчеләр булып ветеран спортчылар Ленар Заһидуллин һәм Барый Бакиров тора.
Быелгы “Тукай марафоны”на старт бирелгәнче, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев барлык катнашучыларны сәламләп уңышлар теләде.
25.04.2023
Бүген якташыбыз, шагыйрә, галим, тәрҗемәче Чулпан Зарифның туган көне!
Чулпан Зариф (Чулпан Әфрәим кызы Зарипова-Четин) 1969 елның 25 апрелендә Арча районы Субаш-Аты авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1975 елда гаиләсе Арчага күчеп килү сәбәпле, урта мәктәпне Арчада тәмамлый. Мәктәптә укыган елларда район газетасы каршында Радик Фәизов җитәкчелегендәге «Тукай якташы» исемле әдәбият-сәнгать түгәрәгенә йөри, телевидение тапшыруларында катнаша. Татар һәм рус телендә язылган шигырьләре матбугатта күренә башлый.
24.04.2023
Остазлардан үрнәк алабыз
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән “Укытучылар һәм остазлар” елы дип игълан ителде. Бу укытучы һөнәренең дәрәҗәсен арттыру һәм шушы һөнәргә яшьләрне җәлеп итү максатын күз уңында тота. Ел дәвамында шушы юнәлештә төрле чаралар үткәреләчәк. 8 апрель көнне Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә Түбән Мәтәскә авылында туып үскән, шул авыл мәктәбендә белем алган, үзенең хезмәт юлын башлаган, белем һәм тәрбия биргән педагог, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге мөдире Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы белән очрашу оештырылды. Аны педагог-оештыручы Исмәгыйлева Гүзәл Альберт кызы һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы, йөрәкләргә үтеп керерлек, күңелләрдә онытылмаслык хисләр калдырырлык итеп, алып бардылар.
21.04.2023
Арчада Гает бәйрәме
Бүген районыбызның барлык мәчетләрендә ураза Гаете намазлары узды.
Авылларда ул иртәнге биштә укылды. Бөтен авылларда да шулай булгандырмы, белмим. Шәхсән Наласа мәчетендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Авылның олысы -кечесе бирегә җыелган. Я Раббым, җомга намазлары, көндәлек намазларда да мәчетләребезнең шулай тулы булуын күрергә насыйп итсәң иде!
20.04.2023
Якташыбыз Сания Әхмәтҗанова туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 20 нче апрель көнне якташыбыз, шагыйрә Сания Юныс кызы Әхмәтҗанованың туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, имин тормыш, якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле, озын гомер кичерүегезне телибез!
19.04.2023
Яңа Кырлайда республикакүләм Габдулла Тукай укулары үтте
Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнү һәм иҗатын пропагандалау максатыннан Арча муниципаль районы Г.Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе базасында 14 апрель көнне ХII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде. Укуларга барлыгы 205 фәнни һәм иҗади эш килде. Бигрәк тә Арча, Әтнә, Биектау, Балык Бистәсе, Мөслим, Әлки, Кукмара, Әлмәт районнары, Казан шәһәре укучылары һәм укытучылары укуларда актив катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булды. 14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 76 укучының, 52 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле номинациядә: “Г.Тукай- журналист”, “Туган ягымның периодик басмалары”, «Казан утлары” журналы – тарихи елъязма”, “Татарстан радиосы тарихы”, “Тынычлык” темасына шигырь язу”; укытучылар «Габдулла Тукай- педагог”, «Сугыш чоры журналистлары”, “Укытучы- иҗади шәхес” исемле номинацияләрдә үзләренең хезмәтләрен якладылар
18.04.2023
Якташыбыз Олеся Антипованы җиңүе белән котлыйбыз!
Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова туган телләр һәм якшәмбе мәктәпләре укытучылары өчен Бөтенроссия бәйгесендә лауреат исеменә лаек булды.
Бәйгенең йомгаклау этабы Казан шәһәренең 27нче гимназиясендә үтте. Анда Татарстаннан 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 15 татар теле, 9 рус теле, 6 чуаш теле, 5 мари теле, 2 удмурт теле укытучысы һәм 1 мордва теле укытучысы, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 12 туган тел укытучысы катнашты.
17.04.2023
Арча районы Апайкина Гарь авылында бер йорт янды
Апайкина Гарь авылында 15 апрельдә сәгать төнге 11нчы яртыларда янгын чыга. Резедә белән Марсель Заһидуллиннар йорты яна. Мунчадан электрдан чыккан дигән фараз бар. Бик авыр хәлләр. Ярый әле үзләре исән-сау. Марсель үзе автобуста эшли. Резедә лаклы ялда. Үзләренең балаларын үстереп олы тормышка чыгарды инде алар. Тәрбиягә ике бала алдылар. Аның да кыз баласын үстереп кияүгә бирделәр. 9 сыйныфта укый торганы үзләре янында. Хөрмәтле райондашлар, сайтны укучылар, авыр хәлдә калган гаиләгә мөмкинлектән чыгып ярдәм итик. Изге Ураза аенда савап булыр.
16.04.2023
Һәр өйнең бизәге булып торырлык
“Казан арты” тарих-этнография музее мәдәният идарәсе, район ветераннар советы белән берлектә “Гел бәрәкәт өстәп торсын ата-бабаларның һөнәре” исемле бәйге игълан иткән иде. Ул берничә номинацияне үз эченә алган. Шуның нигезендә районыбыз ветераннары төрле кул эшләнмәләрен алып килгән.
Музейдагы күргәзмәдә нәрсәләр генә юк – күз явын алырлык һәр әйбер күңел җылысын биреп эшләнгән. Шуларга карыйм да, мин башкара алмас идем, дип уйлыйм. Оекбашлар, күлмәкләр генә түгел, пальтоларга кадәр (Сания ханым Кәбирова) бәйләгәннәр, картиналар (Галина Трубицына) чиккәннәр.
15.04.2023
Арчалар Балык Бистәсеннән уңышлар белән кайттылар
Ярышларда 10 районнан 104 көрәшче катнашты. Анда Арча егетләре дә бил алышты.
Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы Искәндәров Ислам 1 нче урынны яулады.
Галләмов Данил - 3 нче урында.
Егетләр медаль, грамота, акчалата приз белән бүләкләнде.
Молодцы, егетләр. Егетләрне алып барган Искәндәров Алмазга "Арча" спорт комплексы җитәкчелеге бик зур рәхмәт әйтә.
14.04.2023
Туган төбәгебез турында – инглиз телендә
Узган атнада районыбыз мәктәпләре укучылары инглиз теле буенча “Минем туган ягым. Кешеләр, вакыйгалар, фактлар” фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Алар “Илләр, мәдәният һәм тарих”, “Геройлар кайдан барлыкка килә?” юнәлешләре буенча эшләгән эшләрен тәкъдим итте.
13.04.2023
Звездныйдагы Арча егете турында: «Космонавтлар белән дус булуын беркемгә сөйләп йөрмәде» (»Интертат »,Энҗе Габдуллина)
12 апрель – Космонавтика көне. 1961 елның 12 апреле кешенең беренче тапкыр космоска очуы һәм Юрий Гагарин исеме белән бәйле көн. Татарлар арасында космонавтлар булмаса да, алар белән бергә эшләгән, Юрий Гагарин һәм Валентина Терешкова белән күрешкән кешеләр булган. Яңа Кенәр авылыннан Марс Хәкимов – шундыйларның берсе.
12.04.2023
Быел бәрәңгене 11 майда утыртасы!
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүровның үз фикере. Хәтерләсәгез, Рәис абый яз иртә киләчәк дип фаразлаган иде. Юраганы юш килде – яз чынлап та иртәләде.
11.04.2023
Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышы оештырылды
Яңа Кенәрдә Ришат Галиуллин истәлегенә волейбол ярышлары булды. Ришат авылның тырыш, яхшы кешесе иде, ди авылдашлары. Үз көче белән эшмәкәрлек эшен ачкан, мәчеткә өстәл, урындыклар эшләп биргән, авыл кешесенә ярдәмчел булган кеше ул.
10.04.2023
Якташлары белән очрашу
Кышкар авыл клубы, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә талантлы якташыбыз, язучы, журналист, тәрҗемәче Мөнирә Сафина белән очрашу үткәргәннәр. Очрашу тамашачы күңелендә матур тәэсир калдырган.
09.04.2023
Якташыбыз Фәрит Минхәиров югары бүләккә ия булды
"Куркынычсызлык мәктәбе" ярышларын үстерү буенча озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен якташыбыз Фәрит Минхәиров "Куркынычсызлык мәктәбе" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең "Куркынычсызлык культурасын пропагандалау өчен" медале белән бүләкләнде.
08.04.2023
Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана?
Укучыларның туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү аша аларда патриотизм һәм кечкенә Ватаннары өчен горурлык хисе формалаштыру максатында оештырылган "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында чираттагы дәрес-лекция Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә үтте . Арча муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы районның авыл хуҗалыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
07.04.2023
Бүген, журналист, шагыйрь Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне!
Бүген, танылган журналист, шагыйрь, күп хикәяләр, повестьлар авторы Фәридә Гариф кызы Шакированың туган көне!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, имин тормыш, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле, бәрәкәтле, озын гомер кичерүегезне телибез!
07.04.2023
Арча балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр Яр Чаллыдан җиңү яулап кайтты
27-30 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә узган “Если бы...” XII Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсында Арча балалар сәнгать мәктәбендә белем алучылар җиңү яулап кайтты.
“Театр. Кече формалар” номинациясендә “Әкият” коллективы III дәрәҗә, “Нәфис сүз” номинациясендә Әнвәр Мөхетдинов II дәрәҗә һәм Зөһрә Миннебаева III дәрәҗә лауреат булып, диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре – Ләйсән Ахунова.
“Рәсем сәнгате һәм дизайн” номинациясендә Ольга Кочурова I дәрәҗә, Василиса Кочурова II дәрәҗә, “Фольклор” номаниациясендә чыгыш ясаучы “Бәллүр” коллективы II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Аларның җитәкчеләре Зөлфия Кочурова.
06.04.2023
Арчаның күренекле шәхесе Ринат Фазлыәхмәтовны искә алдылар
“Казан арты” тарих-этнография музеенда Арчаның билгеле шәхесе, районда җаваплы эшләрдә эшләгән Ринат Фазлыәхмәтовны искә алу кичәсе булды. Исеме дә күңелне кузгатак торган – “Мине онытмагыз!”. Ринат Әхмәтгалиевич өенә хәлен белергә килүчеләргә “Мине онытмагыз!” – дип әйткән. Кай арада биш ел үтеп киткән. Әле генә хушлашкан кебек идек... Исән булса быел җәен 83 яшь тулган булыр иде. Ринат Әхмәтгалиевичны искә алырга чордашлары, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, якыннан белгән, аралашкан кешеләр, кызы Гөлнара ханым һәм район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина һ.б. килде.
05.04.2023
Театр көллиятендә укучы Алия Абдрәшитова: «Чын урман кисүче хатыннар тормышы белән яшәдек. Агач кистек, чаптык, ташыдык»
Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг узачагы турында язган идек. Март аенда әлеге фильм төшерелә башлады.
Фильм Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.
04.04.2023
Ике буын шагыйрьләре очрашты
Арча җирлегендәге тәҗрибәле язучылар һәм яшь шагыйрьләр фатирник форматындагы әдәби-музыкаль кичәдә иҗатлары белән уртаклашты. Үзенчәлекле формат: каләм тибрәтүчеләр гүя бер фатирга җыелды. Биредә “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әһелләре һәм яшь иҗатчылар фикер алышып, шигърият дөньясында илһамланды.
Мондый очрашуның төп оештыручылары – яшьләр белән бер дулкында булучы “Идел” журналы һәм шәһәребезнең үзәк китапханәсе. Агымдагы елның март аеннан старт бирелгән республикакүләм “Яңа исем” проекты төрле районнар буйлап яшь шагыйрьләрне һәм язучыларны барлый.
03.04.2023
Күлтәс халкына нәсел шәҗәрәләре эшләп тапшырылды
Күлтәс авылы халкына яки гаиләләргә Казаннан нәсел шәҗәрәләре төзеп кайтарылды. Менә шул әзер шәҗәрәләр Күлтәс авылы клубында “Нәсел җебем – шәҗәрәм” дип аталган кичәдә авыл кешеләренә тапшырылды. Шәҗәрәләр үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Олег Зәкәрия улы Акбәров ярдәме, тырышлыгы белән эшләнде. Бу кичә туган авылыбызның зур хөрмәткә лаек, олы йөрәкле шәхесләрен зурлау, игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтү йөзеннән оештырылды.
02.04.2023
Өмәләр дәвам итә
Арча шәһәрендәге “Шәрык” территория үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин катнашында шушы территориядә яшәүчеләр өмә оештырдылар. 10 яшьтән 75 яшькә кадәр 50ләп кеше катнашты өмәдә. Мәчет территориясен, балалар паркын, тыкрыкларны җыештырдылар. Бергәләп эшләүдән һәркем канәгать калды. Бигрәк тә ураза аенда игелекле эшләрне күбрәк эшлик.
01.04.2023
Арчаның яшь педагоглары 45 команда арасында 2нче урынны алды!
Котлыйбыз! Һөнәр осталыгы буенча III нче төбәкара конкурс булды ул - «Педагогия олимпиадасы»!
Яшь педагоглар конкурсы КФУның "IT-лицей" базасында үтте. Һөнәр осталыгы буенча алар заманча дәрес күрсәттеләр һ.б. Афәрин арчадар, 45 команда арасында 2 нче урынны алдылар!
31.03.2023
Арча Мәдәният йортында җиде номинацияне үз эченә алган “Милли хәзинә” район бәйге-фестиваленең финалы узды
Бәйгегә һәр авыл җирлеге кушылды. Өлкәннәр дә, яшьләр дә күп катнашты. Яңа талантлар барланды
Фольклор күренеш, инструменталь ансамбль, вокал, дуэт, хореография, сәнгатьле сөйләм, декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре буенча чын ярыш оештырылды. Алдагы елларда бөтен районны гөрләткән бәйгеләрнең дәвамы буларак, монысында да талантлы Арча ягы халкы үзен төрле яктан танытты, моңа кадәр күрмәгән, ишетмәгән, белмәгән, әлеге бәйге булмаса, киләчәктә дә күләгәдә калу ихтималы янаган яңадан-яңа осталар калкып чыкты. Өч сәгатькә якын дәвам иткән финал ярышында аларның иң-иңнәре осталыкларын күрсәтте, кул эшләре күргәзмәләре бары тик чын күңелдән соклану хисләре уятты.
30.03.2023
Якташларыбыз югары дәүләт бүләкләренә ия булды
Якташларыбыз Габделфәт Габдрахман улын һәм Сания Юныс кызын югары дәүләт бүләгенә ия булулары белән котлыйбыз, яңа иҗади уңышлар телибез!
Җырчы Габделфәт Сафин – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Югары дәүләт бүләкләрен 30 март көнне Кремльнең Туп утары бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин тапшырды.
29.03.2023
Якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 29 март көнне, якташыбыз Фәйзрахманов Илфат Хәким улының туган көне.
Хөрмәтле Фәйзрахманов Илфат Хәким улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән котлый!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
28.03.2023
Яңа Кенәрдәволейбол турниры
Яңа Кенәрдә иртәнге унда башланган волейбол турниры кичкә кадәр дәвам итте.
Андагы азарт, эмоцияләрне әйтеп -аңлатып бетерерлек түгел. Йөз кат ишеткәнче бер күрүең яхшы, дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Чәчләренә чал кергән абзыйларның уйнавын күрсәгез шаккатасыз. Яшь чакларында нинди булгандыр алар!?
27.03.2023
Ришад Сәйфетдинов җиңүче!
Татарстан Республикасында "Россиянең Ел укытучысы-2023" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында "Педагогик дебют" номинациясендә Арчаның алтынчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы икенче урын алды! Ришад Фәннур улы 100 мең акчалата приз һәм теплоходта ял итү юлламасы белән бүләкләнде.
26.03.2023
Фирдинат Фәттиев: «Мин бер алынган эшне ахырына җиткерми тукталмыйм»
Фирдинат Фәйзи улы гаиләдә икенче бала булып, тормышның авыр чорында – 1945 елның 16 сентябрендә Олы Мәңгәр авылында дөньяга килә. Тәртипле, зур хезмәт кешеләре булган ата-ананың балалары да аларның исемнәренә тап төшермәскә тырышып яши. Өч егет үстерәләр, өчесе дә Казан Дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлыйлар. Иң кечеләре Фаил Ижевск шәһәрендә техник-механик институтында эшләде, техник фәннәр докторы, профессор.
Фирдинат Фәттиев институтны тәмамлагач Арчаның 2нче номерлы урта мәктәбенә укытырга кайта. Аннан район мәгариф бүлегенә методист итеп алалар. Шунда 12 ел инспектор була. 1983 елның гыйнварында Арчаның кичке мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
25.03.2023
Әлифба музеенда әлифбачыларны искә алдылар
Арча педагогика көллиятендә "Әлифба" музеенда Рәмзия Вәлитовага 109 яшь тулу уңаеннан очрашу һәм соңыннан Корьән ашы үткәрделәр. Әлеге зур чараны Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев көллият җитәкчелеге ярдәмендә оештырды. Очрашуга Рәмзия Вәлитова укучылары, бергә эшләгән хезмәттәшләре килде. Очрашу бик эчтәлекле оештырылган. Әлифбачылар Рәмзия Вәлитова һәм аның тормыш иптәше Сәләй Гататовичны зурлап искә алдылар. Студентлар концерт та күрсәттеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
24.03.2023
Район башлыгы яңа мәктәп төзелеше белән танышты
Илшат Нуриев Арчабаш микрорайонында төзелеп килүче яңа мәктәп төзелеше белән танышып кайтты.
Әлеге мәктәп “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә. Объект төзелешенә кагылышлы төп мәсьәләләр буенча фикер алышынды
24.03.2023
Көтек авылында мәчет ачылды
Ул авылның иң матур урынында, элеккеге мәчет нигезенә салынган. Мәчет төзү турында карар узган елның маенда гына мәхәллә җыелышында кабул ителгән иде. Июньдә беренче нигез ташлары салынган Аллаһ йорты шушы авыл фермеры Дамир Шакирҗанов тырышлыгы белән бер ел булганчы төзелеп тә бетте. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Казаннан да,Арчадан да кунаклар күп килгән иде. Алар барысы да мәчетнең мөселманнар белән һәрчак тулу булуын теләделәр. Әледән үк анда ислам нигезләрен өйрәнү өчен дәресләр бирелә башлану турында хәбәр ителде.
23.03.2023
Юбилей концерты: Габделфәт Сафинга – 60, әтисенә – 100 яшь (»Интертат, Рузилә Мөхәммәтова)
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинга 60 яшь, әтисенә – 100. Ә инде иҗатына 35 ел икән. Габделфәт Сафинның «Пирамида»дагы чираттагы концерты шушы 3 датага багышланган иде. Чакыру билетына да шулай язылган, җырчы үзе дә сәхнәдән шулай диде.
22.03.2023
Якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улын туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 22 март көнне, якташыбыз Әскәров Вәнил Вәкил улының туган көне!
Хөрмәтле Ванил Вакилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
21.03.2023
Якташыбыз Булат Сәлаховны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 21 март көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (2012), язучы Булат Сәлаховның туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Булат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
21.03.2023
Якташыбыз Сабиров Азат Наил улын туган көне белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Азат Наилович! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!
Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез!
20.03.2023
Арча язучылары журналист, публицист Рәфикъ Юнысны туган ягында искә алды
«Исән булса, 1 мартта Рәфикъ абыйга 80 яшь тулган булыр иде», - диде Рөстәм Галиуллин.
Якташ язучылар – шагыйрьләр, популяр җырлар авторлары Наил Касыйм, Сания Әхмәтҗанова, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире һәм урынбасары, язучылар Рөстәм Галиуллин белән Вакыйф Нуриев журналист, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Рәфикъ Юнысның каберенә – Арча районы Кәче авылына зыярәт кылды.
19.03.2023
Бүген якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне!
Бүген,19 март көнне, якташыбыз Валиуллин Ренат Нәкиф улының туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!
Валиуллин Ренат Нәкиф улы - 1972 елның 19 нчы мартында Арча районының Урта Сәрдә авылында туа.
18.03.2023
Иске Масрада гомер иткән Хәниф Абдрахмановка 95 яшь
65 ел бергә гомер итәләр. Юбилярны котларга район хакимиятеннән һәм Сеҗе авыл җирлегеннән дә килделәр. Хәниф абый җаваплы эшләрдә эшләгән кеше. Бригадир, сельпо рәисе урынбасары, сельпо рәисе. Әлбәттә, кеше белән эшләве җиңел булмагандыр. Каимә апа Әзәк авылыннан. Бергә-бергә өч малай тәрбияләп үстерәләр. "Малайлар әйбәт булды", - ди Хәниф абый. Юбилейга балалары, оныклары кайткан. Матур итеп табын әзерләгәннәр. Түрдә Хәниф абый белән Каимә апа. Исән-сау булсыннар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
17.03.2023
Сикәлтәле, әремле юлдан барып кара! Бүген инде күзләре күрми...
Туган авылым Айванда 90ны узганнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Мәдинә апа Миңнуллина. 15 еллап инде күзләре күрми. Әйбәт апа булып хәтердә калган ул. Айванда өч урам: өске, урта һәм түбән урам. Мәдинә апа белән Азак абый өске урамның авыл башында яшәделәр. Азак абый мәрхүм инде, Мәдинә апа Айванның яңа урамында кызы Хаҗия белән Мөдәрис гаиләсендә яши. Әмма инде урын өстендә. Без килгәч, торып утырды үзе. Начар ишетә. Сөйләшеп, аңлашып булмады, бераз утыргач: “Ятам”, - диде.
16.03.2023
“Сәнгать осталары” бәйгесендә ике коллектив Гран-прига лаек булды
Арча балалар сәнгать мәктәбендә Sforzando – “Сәнгать осталары” республика форумы узды.
“Sforzando” (“Тырышлык”) башкару сәнгатен үстерүче төбәк иҗтимагый хәйрия фонды Татарстанда 2014 елдан бирле эшләп килә. Фондның максатлары булып республиканың музыкаль мәдәниятен үстерү, классик музыканы популярлаштыру һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү, классик сәхнәнең яңа яшь йолдызларын эзләү, аларның талантын дөнья сәхнәсендә тормышка ашыруда ярдәм итү һәм шуның белән музыка сәнгатен пропагандалау тора.
15.03.2023
Юбилей уңаеннан
"Россельхозцентр"ның Арча районы филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановка 65 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров юбилярны намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Россельхозцентр" җитәкчесе Виталий Новичков шулай ук юбилярга тырыш хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Котлыйбыз! Исән-сау, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!
14.03.2023
Арча районына дүрт Рәсәй чемпионы кайтты!
10-11 нче мартта Казан шәһәрендә көрәш буенча 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында Россия беренчелеге булып узды.
Татарстан җыелма командасы составында
Арча районыннан 4 егет катнашты: Юсупов Ильсаф (Лесхоз мәктәбе), Галлямов Данил (АСОШ 6), Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе), Муратов Динияр (АПК) һәм 4се дә Россия чемпионы булдылар.
14.03.2023
Юлбарысны да татарча сөйләштерәләр
Гаиләсе белән Казан шәһәрендә яшәүче Наласа кызы Гөлназ Галиуллина кечкенәдән иҗатка гашыйк. Мәктәп елларында татар теле һәм әдәбияты фәненнән төрле бәйгеләрдә адынгы урыннарны яулап, шигырьләр иҗат итсә дә, хезмәт юлын исәп-хисап эше белән бәйли ул. Тик күңелендә булган иҗадилык тынгылык бирми Гөлназга. Бүген ул үзенең татар телендәге Ютуб каналын булдырып, балаларга әкиятләрен тәкъдим итә.
13.03.2023
Быел Арчада беренче тапкыр “Мисс Метелица” бәйгесе узды
Әлеге матурлык, талант һәм мода бәйгесенең 20 елга якын тарихы бар. Язның беренче аенда уздырылучы бу чара Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләрендә традицион рәвештә ел да уздырылып килә.
Бәйрәмгә тиң әлеге бәйгенең чираттагысы Арча педагогия көллиятендә үтте. Төп оештыручы һәм иганәче “Метелица” компаниясе.
12.03.2023
Наласа мәчетенә яңа ай куелды
Бүген авыл өчен истәлекле көн : мәчетнең ае яңартылды. Нәрсә дисәң дә , көн саен була торган вакыйга түгел. Зур һәм шактый чыгымлы эш. Элеккесе моннан 30 еллар элек , мәчет ачылганда куелган иде. Анысын авылдашыбыз Гали ага Мифтахов эшләткән булган. Вакытында бик күркәм ай иде,ләкин еллар үтү белән төсен җуйды.
12.03.2023
Тирәбездә - яхшы кешеләр
Соңгы вакытта гына да Арчадагы өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен йорт-интернатта шактый гына төзекләндерү эшләре алып барылды.
"Иганәчеләргә, безнең турында кайгырткан һәркемгә зур рәхмәт!" - диде директор Рәисә Хөснетдинова
11.03.2023
Төп белемне шушында бирәләр
9 мартта Арча агросәнәгать һөнәри көллиятендә укучылар белән хуҗалыклар җитәкчеләре очрашты. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты.
Көллият директоры Зөлфәт Дәүләтбаев соңгы елларда көллияттә булган үзгәрешләр, тудырылган шартлар, хуҗалыклар белән хезмәттәшлек турында сөйләде
10.03.2023
Бүген якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне –70 яшьлек юбилее!
Бүген 10 март көнне, якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне! Аны гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм якыннары, балалары белән бергә булып, озак еллар шулай иҗат дәрте белән илһамланып яшәвен телибез.
Сәфәргалиева Фәрдия Фәтхрахман кызы 1953 елның 10 мартында ТАССРның Арча районы Урта Бирәзә авылында укытучылар - Бибинур Әхмәтҗан кызы һәм Фәтхерахман Фәйзрахман улы Фәйзрахмановлар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.
09.03.2023
Йөзъяшәр әбигә күчтәнәчләр
Район башлыгы Илшат Нуриев Иске Ашыт авылында яшәүче, 103 нче яше белән баручы Мәдинә Шәрәфиеваны бәйрәм белән котлады, чәчәкләр күчтәнәчләр бирде.
08.03.2023
Арчалар беренче һәм икенче урыннарны яулады
Март башында Мамадышта сыер савучылар һәм механизаторлар арасында ярышлар булды.Арча районыннан Татарстан чемпионатында механизаторлар командасы беренче, савымчылар командасы икенче урынны яулады.
08.03.2023
8 нче март – Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга күңел түреннән чыккан ихлас котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләремне җиткерәм.
08.03.2023
Район башлыгы бәйрәм белән котлый Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/raion-baslygy-bairam-belan-kotlyi
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрик итә.
Кадерле хатын-кызлар! Сезне ихлас күңелдән язның иң матур бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
07.03.2023
Бүген якташыбыз Шамил Сабир улы Әхмәтҗановның туган көне!
Бүген, 7 март көнне якташыбыз, җырчы, ТАССРның халык артисты Шамил Әхмәтҗановның туган көне.
Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов 1941 елның 7 нче мартында Курса-Почмак авылында мулла гаиләсендә туа.
1959 елда Казанбаш авылы урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килгәч, һөнәр училищесында укып, слесарь булып эшли башлый.
Балачактан ук Шамил сәнгатькә гашыйк була, җырларга ярата һәм заводтан И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга килә, аның вокал бүлеген тәмамлый.
06.03.2023
Кәче мәктәбендә кызыклы очрашу
Ватанны саклаучылар коне унаеннан Кэче мэктэбендэ "Егетлэрме, кызлармы?" дип исемлэнгэн чара уткэрелде. Егетлэрнен "Ялкын" һәм кызларнын "Ук" командалары турникта тартылу, скакалкада сикеру, дартс, идэннэн этелу, урыннан озынлыкка сикеру төрлэре буенча ярыштылар, хэрби эзерлек кунекмэлэрен курсэттелэр, викторина сорауларына жаваплар бирделэр. Кичэбезнен кунагы - хэрби хезмэтен Чечня сугышында утэп кайткан, янгын вакытында бала гомерен коткарып калган Кэче авылы герое Закиров Илгизэр Илсур улы.
06.03.2023
Бәйрәм ашы – кара-каршы
Казан шәһәрендә “Сәйдәш“ Мәдәният йортында республиканың авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр.
Бу юлы бирегә шәһәрдәге ярминкәләрдә, Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә актив катнашучы кешеләр чакырылган иде.
Безнең районнан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин, “Северный“ хуҗалыгыннан Илһам Нургалиев, “Яңарыш“тан Наилә Авзалова, “Кырлай“дан Юрий Казаков, “Кырлай икмәге“ ширкәтеннән Зилә Шәйхетдинова, “Заря“дан Ирек Закирҗанов, Ашытбаштан Рәис Шәкүров, Арча сыр заводыннан Динә Әхмәтханова, шәхси эшмәкәр Альберт Галәветдинов катнашты.
06.03.2023
Аларны шахмат берләштерә
Ватанны саклаучы көне уңаеннан район Мәдәният йортында шахмат турниры үтте. Аны район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шахмат федерациясе оештырды.
Әлеге федерацияне үзе дә әлеге уенга чын күңелдән бирелгән Марсель Хәлилов җитәкли.
06.03.2023
Ашытбаш егете Булат Шәйхетдинов җиңүләр яулый
Гыйнвар ахырында Саба чаңгы ярышында 15 км араны Ашытбаштан Булат Шәйхетдинов тң беренче булып үтте. Инде менә Яшел Үзән шәһәрендә чаңгы марафонында 15 км.ны уңышлы үтеп, финишка 1нче килде. Котлыйбыз! Булат студент. Казанда югары уку йортынды укый. Уңышлар телибез егеткә! Көн саен чаңгыда йөрим, ди. Тырышсаң, уңышлар килә шул
05.03.2023
Әби-бабайлы булу рәхәт
Иске Иябаш авылыннан Данияр Әхмәтгалиев “Сабантуй” журналы үткәргән “Әбием киңәшләре” бәйгесендә җиңү яулады.
Узган елның 1 апрелендә игълан ителгән “Әбием киңәшләре” бәйгесе ике номинациядә үтә. Укучылар үзләренең яраткан, кадерле әбиләре яки дәү әниләре, аларның киңәшләре турында инша һәм видеолар җибәргән. Бәйгедә аеруча актив катнашкан районнар исемлегендә безнең Арча районы да бар.
04.03.2023
Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы чаңгы ярышы оештырды
Арча стадионында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) чаңгы ярышы оештырды.
Барысы 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 168 кеше чаңгы ярышында катнашты. Ярышлар хатын-кызлар һәм ир-егетләр арасында 40 яшькә кадәр һәм 40 яшьтән соң аерым үткәрелде. Хатын-кызлар эстафетасында командада 4әр кеше 1 км, ә катнаш эстафетада командада 2 хатын-кыз һәм 2 ир-егет 1 км араны үтте. Ярышлар каты барды. Берәүнең дә сынатасы килмәде.
03.03.2023
“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы автоузышлар үткәрде
“Запорожец”лар һәм ретромашиналар белән мавыгучылар клубы 23 февраль көнне автоузышлар үткәрде. Ярышлар Арча ипподромында узды.
Әлеге оешманы якташыбыз Яңа Кырлай егете, ветеран әфганчы Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. Менә инде 13 ел рәттән Илнур Яруллин һәм “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары тарафыннан оештырылган бу ярышлар зур бәйрәм кебек уза.
02.03.2023
Гүзәл Идрисова сөенечле яңалыктан сүзсез калган: «Көттем, әмма шулай тиз булыр дип уйламадым»
Гүзәл Идрисовага “Татарстанның атказанган артисты” исемен биргәннәр. Җырчыны тәбрикләргә дип шалтыраткач, ул сүзсез калды. Әлбәттә, бу исемне көткән. Әмма менә шулай тиз арада бирерләр дип уйламаган.
01.03.2023
Районыбыздагы бер яшь гаиләгә торак субсидиясе тапшырылды
Гүзәлия һәм Нияз Гатауллиннар гаиләсенә дәүләт субсидиясен район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.
«Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» торак программасын гамәлгә ашыру кысаларында Арчада яшәүче Гатауллиннар гаиләсе торак бәясенең 35% күләмендә түләүсез дәүләт субсидиясе алды.
28.02.2023
Арчада картинг буенча ярышлар узды
Арча ДОСААФы автодромында картинг буенча ярышлар узды. Ул Ватанны саклаучылар көненә багышланган бу чараны Арча эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсенең "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" идарәсенең район бүлекчәсе Арча ДОСААФыбелән берлектә оештырды.
27.02.2023
Арчалар көмеш медаль алып кайттылар
Татарстан Республикасы ДОСААФында пневматик мылтыктан ату буенча финал ярышлары булды. Ярышлар Советлар Союзы Герое. Б.К.Кузнецов истәлегенә үткәрелде.
27.02.2023
Ана йөрәге күз яшьләрен тыеп кала алмады...
Сарай Чокырчада авылның батыр йөрәкле егете, Россия армиясе капитаны Гәләветдинов Айрат Әхәт улының якты истәлегенә багышланган кичә үтте. "Бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган бу бөркет йөрәкле егет безнең күз алдыбызда үсте. Аның турында бер генә кеше дә начар сүз әйтә алмас. Һәрвакыт сабыр, үтә аз сүзле, тыныч холыклы алыптай гәүдәле егет әдәплелекнең чын үрнәге булды. Аның авызыннан сүгенү сүзе түгел, кычкырып әйткән, яки тавышын күтәреп әйткән сүз дә чыкканы булмады... Тормыш аяусыз. Күкләр Айратны үзенә алды. Яхшы күңелле кешеләр анда да кирәктер күрәсең...", - диде кичәне алып баручылар.
26.02.2023
Фәнил Гарәфиев истәлегенә
Бүген Арча-Арена боз сараенда Фәнил Гарәфиев истәлегенә хоккей турниры узды.
Турнирны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов билгеләп үткәнчә, Фәнил Гарәфиев бик күп игелекле гамәлләре белән кешеләр күңелендә якты эз калдырган шәхес. Аның эшен бүген улы Фәнис лаеклы дәвам итә. Ул җитәкләгән "Арск металл" оешмасы райондагы күп кенә социаль проектларда актив катнаша, тормышта авыр хәлдә калган якташларга һәрчак ярдәм кулы суза.
26.02.2023
Якташыбыз, 100 яшьлек ветеран Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар
Татарстанның Лаеш районында Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. 100 яшьлек ветеран сканворд чишә, газета укый, хәтта шигырь һәм китап та яза.
25.02.2023
Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар үткәрелде
Арча шәһәренең «Балачак» балалар бакчасында 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме - ярышлар үткәрелде. Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар, абыйлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәмгә әтиләр килгәч бигрәк күңелле шул. Алар да бит кайчандыр бакчага йөргәннәр, шаярганнар, көлгәннәр, рәхәтләнеп уйнаганнар. Без алар белән балачакның бәхетле мизгелләрен искә төшердек. Шулай ук әтиләребез, бабайларыбыз солдат булганнар, армиядә хезмәт иткәннәр. Солдат тормышының күңелле мизгелләрен сынап карадык. Әтиләребезнең зирәклекләрен, җитезлекләрен, кыюлыкларын, өлгерлекләрен тикшердек
24.02.2023
Балалар крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар
Шушмабаш мәктәбендә "Северный" хуҗалыгы белән агрокласслар оештырылды. Алар Якты Көндә Радик Бариев фермер хуҗалыгында һәм Мөндештә Хәлим Гарипов фермер хуҗалыгында булдылар. Соңыннан ресторанга кереп тамак ялгап чыктылар. Балаларга бу сәяхәт бик ошады.
23.02.2023
Арчада Май чабу бәйрәме була
Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Арча стадионында Май чабу бәйрәме гөрләячәк. Программада җыр-бию, балалар өчен уеннар, осталык класслары, коймак белән кайнар чәй, карачкы яндыру.
Башлана 11 сәгатьтә. Рәхим итегез! Күңелле булачак!
23.02.2023
Ватанны саклаучылар көне белән!
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!
Һәркемгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм уңышлар телим. Гаиләгезгә тынычлык, ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен тоеп яшәргә язсын! Эшләрегез яңадан-яңа уңышлар китерсен!
22.02.2023
Пошалымнар бәхетле халык
Пошалымнар бәхетле. Аларга концертны килеп, бушка куеп китәләр. Әле менә яңа гына авылдашлары Рамил Шәрәфиев бер төркем үзешчәннәр белән Әтнәдән килеп, Югары Пошалымда менә дигән концерт куйдылар. Зал шыгрым тулы иде. И-и, авыл халкы яратты концертны. Рамилга, әтнәләргә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар. Рамилнең әтисе Ринат Шәрәфиев бик матур итеп шигырьләр яза. Менә нинди иҗади шатлә бу! Халыкны куандырганнары өчен Алланың рәхмәте яусын аларга, исән-сау булсыннар!
21.02.2023
Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды
Быел районда өч янгын очрагы булды. Арчада, Төбәк-Чокырчада һәм 11 февральдә Шекә авылында Энгель Хәкимовлар йорты янды.
-Көндез сәгать 3тә яна башладык, - дип сөйли Энгельның хатыны Сиренә.
-Котельный ягыннан чыкты, - дип сүзгә кушылды Сиренәнең әнисе Сания ханым Нуриева. – Бергә яшибез без. Шарт иткән тавышка чыгып карасак, кап-кара төтен. Секундлар эчендә таралды. Кияү Энгель төнге сменадан кайтып йоклый иде. Тизрәк аны уяттык... Электрдан чыккан дигән фараз бар.
20.02.2023
Әфганчылар сугышчан хезмәттәшләрен онытмыйлар
Арчада Геннадий Пушкарев гаиләсендә булдылар. Аларның улы Олег Әфганстанда хезмәт итте. Мәрхүм. Геннадий Пушкарев мобилизациядәге егетләргә күчтәнәчләр җибәрәчәген әйтте.
19.02.2023
Арча көрәшчеләре республикада алдынгы урында
Яңа гына Казаннан көрәш тренеры Илшат Һидиятов сөенеп шалтыратты.
- 6нчы урынны алдык! - диде ул. - 44 команда арасында! Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына оештырылган ярыш бу. Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков 130 кг нан авыррак ир-егетләр арасында 2нче урынны алды. Котлыйбыз! Республикакүләм ярышларда җиңми яки призлы урын алмый калмый торган Фаяз Зарипов бу юлы сынатты. Аны аңлап була. Борчулы вакыты. Яңа гына әнисен җирләделәр. Арча командасында 11 көрәшче: Инсаф Корбангалиев, Динарис Таҗетдинов, Салават Әхмәтгалиев, Инсаф Кәримуллин, Рамил Хәкимҗанов, Дамир Әһлиуллин, Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Фаяз Зарипов, Илнар Гайнетдинов, Альберт Ситдыйков. Команданы уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин, егетләр!
18.02.2023
Без – беренче, эш хакы да лаеклы булсын
Арча район Советының дүртенче чакырылыш 27нче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Мөхтәрәм кунак башта Арча агросәнәгать паркында һәм шәһәрдә яңа төзелгән теш поликлиникасын ачу тантанасында булды.
17.02.2023
«Сугышчан туганлык» җәмгыяте командасы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан мәрхүмнәрнең гаиләләрендә булдылар
"Сугышчан дуслык" җәмгыяте командасы Сарай Чокырча авылында Украинада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Айрат Габделәхәт улы Галәветдиновның әти-әнисе янында булдылар, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр бирделәр. Айрат 1983 елның 1 апрелендә Лаеш районының Нармонка авылында туган. 90нчы еллар башында аларның гаиләсе Арча районының Сарай-Чокырча авылына күченеп килә
16.02.2023
Иң яшь гармунда уйнаучы Ильяс Нуретдинов тальян гармуны белән бүләкләнде
Арча балалар сәнгать мәктәбенен уен кораллары бүлеге укучылары Киров өлкәсенең Сосновка шәһәрендә узган X Төбәкара «Уйнагыз, гармуннар» фестиваль-бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап лауреат дипломнарына лаек булдылар.
15.02.2023
Татарстанда Укытучы һәм остаз елын ачтылар
Татарстанда респбликабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучы һәм остаз елын ачу тантанасы узды. Анда видеоконференция режимында ветеран укытучыларыбыз, яшь педагоглар, “Ел укытучысы” һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашты. Тантаналы чара башланыр алдыннан аларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде.
14.02.2023
«Гөслә- Fest» фестивале узды
"Гөслә-Fest" милли мәдәният фестивале беренче тапкыр 2021 елда сәнгать мәктәбендә Татарстан Республикасы Министрлыгы гранты ярдәмендә узды. Аның инициаторы Альберт Гайнетдинов булды. Кызганычка, 2022 елда Альберт Салахович вафат булды. Әмма аның эше яшәвен дәвам итә, шуңа күрә быелдан башлап фестивальгә Альберт Гайнетдинов исеме бирелде.
13.02.2023
Арчада «Чаңгы юлы-2023» үтте
Бү чараның башлангычы сикчәненче еллар башына туры килә. Шул вакыттан бирле даими үткәрелеп килә. Безнең район чаңгы спортын сөючеләр дә анда актив катнаша.
12.02.2023
“Кырык дүртнең май аенда” фильмына кастинг узачак
Февраль ае башында Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк нәфис фильмга кастинг үтәчәк. Актерларны билгеләүдә язучының хатыны Руфина Фәттахова да катнашачак.