События

Арчалар башкача булдыра алмый 06.05.2023

Арчалар башкача булдыра алмый

Арча районы “Арча ягы - туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән концерт-тамаша тәкьдим итте.

Ул Татарстанның Мәдәни башкаласы” бәйге-фестивале кысаларында оештырылды.

Концерт К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында узды.

Искиткеч матур тамаша булды ул. Район мәдәният хезмәткәрләре хезмәте чиксез зур. Аны шулар арасында бераз булса да кайнаган кеше генә аңлый ала.

Театральләштерелгән күренеш, зур концерт, берсеннән берсе затлы чыгышлар - безнең арчалар башкача булдыра алмый да. 

Арчалар чыгышын дәрәҗәле жюри да югары бәяләде.

"Булдырдыгыз. Бөтен җаным-тәнем белән бирелеп карап, сокланып утырдым. Кругом бишле", - диде жюри әгъзасы Алмаз Назиров.

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcalar-baskaca-buldyra-almyi-fotoreportaz


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение