События

Арча таэквондочылары бүләк алмый калмый 17.05.2023

Арча таэквондочылары бүләк алмый калмый

Арча таэквондочылары Казандагы, республика күләмендәге ярышларга барып тора.

Балаларга спорт белән шөгыльләнү генә түгел, ярышларда катнашу да мөһим. Арчаларны республикада көндәшләре белеп тора. Әле менә яңа гына республика күләмендәге ярышлар Казанда ике көн барды. Беренче көнне арчалар команда белән чыгыш ясап, 2нче урынны алдылар. Икенче көнне дә уңышлары бар. Тренерлары Газинур Борһанов менә ниләр сөйли: “Ярышларның беренче көнендә көрәш таэквондоның пумсе төре буенча булды. Безнең егетләр: Арчаның 2нче мәктәбеннән 6нчы сыйныф укучылары Әмир Хәбибуллин, Инсаф Габдрахманов һәм Арчаның 1нче мәктәбеннән Әмирхан Галимов команда белән чыгыш ясап, хәтта “Олимпия резервы мәктәбе” командасын җиңеп, 2нче урынны алды, көмеш медальгә лаек булдылар. Ә 1нче урынны Яр Чаллы командасы алды. Алар пумсе буенча махсус шөгыльләнә”.

“Икенче көнне таэквондочылар спарринг төре буенча көч сынаштылар, – дип сүзне дәвам итте тренер Газинур Борһанов. – Ярышларда 200ләп көчле спортчы катнашты. Арчаның 1нче мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Ильяс Надршин чордашлары арасында 2нче нәтиҗәне күрсәтеп, көмеш медальгә лаек булды. Арчаның 2нче мәктәбеннән Инсаф Габдрахманов бронза медаль алды. Нәтиҗәләре начар түгел, көрәш барышында өч көндәшен җиңде! Арчаның 2нче мәктәбеннән Салават Сафиуллин ике көндәшен җиңде. Соңгы нәтиҗә – 5нче урын”.

Котлыйбыз! Ә иң мөһиме шундый дәрәҗәле ярышларда катнашу! Гадәттә андый республикакүләм ярышларга лаеклы спортчылар бара. Алар: Инсаф Габдрахманов, Әмир Хәбибуллин, Ранель Гапделбәров, Әмирхан Галимов, Илдар Гыймадиев, Ильяс Надршин, Салават Сафиуллин.

Алда таэквондочыларны Идел буе федераль округы ярышлары көтә. Шуңа бик каты әзерләнәләр. Уңышлар!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arca-taekvon-docylary-bulak-almyi-kalmyi


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение