События

Соңгы сулышына кадәр өметен өзмәде 07.05.2023

Соңгы сулышына кадәр өметен өзмәде

“Яшисем килми аннан башка,” – дигән уйлар да килә Илгизнең башына. Әмма үзен кулга ала. Ярамый, күзенә карап торган балаларын кеше итәсе бар бит аның.

Сурнарда яшәүче Илгиз Гыйззәтуллинның ул вакыттагы хәлен үз башына төшкән кеше генә аңлый ала. Хатыны Ясминур 44 яшендә вафат була. 47 яшьлек ир дүрт бала белән ялгызы кала.

– Кулымда үлде. Гөрләп яшәп яткан җирдә тормыш туктады. Күсәк белән башка суккан кебек булды. Аңа кадәр бүген-иртәгә үлә, дип көтеп йөрүе тагын да авыррак иде, – ди Илгиз. – Үләм, димәде. Соңгы сулышына кадәр яшәү өчен көрәште. Тик... үлем көчлерәк булып чыкты. Ул вакытта төпчек улыбызга нибары өч яшь иде. “Өйлән”, – диючеләр булды. Әни булмый инде ул, дип балалар каршы килде, мин алар белән ризалаштым. Ясминур да: “Син минеке генә”, – дип төшкә керә иде. Эх, язмыш... Нинди матур яши идек бит.

Ятимлекнең нәрсә икәнен үз җилкәсендә татый ир. Бәлки, шуңадыр да бөтен барлыгын балаларына бирә ул. Илгиз тумышы белән Шекә авылыннан. Әнисе 32 яшендә вафат була. Малай алты яшендә ятим калып, әбисе тәрбиясендә үсә. Башта Шекә, аннан Шушмабаш мәктәбендә укый. Лубянда урман техникумында белем ала. Армиягә алына. Кайткач укуын дәвам итә. Аннан юллама буенча Удмуртиягә Камбарка дигән шәһәргә эшкә китә. 1990 елның августында Арча урман хуҗалыгына кайта. Кенәбәш участогына мастер итеп куялар егетне. Шунда ул Ясминурын очрата.

– Хисапчы иде ул. Тыныч кына, артык юаш, сөйләшми торган сарырак кына кыз. Характерлар туры килде. Мин үзем дә чәчрәп торганнардан түгел идем. Тормыш кына җигелеп атларга, абынып егылмаска, каршылыкларга каршы торырга өйрәтте. Очраша башладык. 1993 елның 26 апрелендә мине Сурнар урманчылыгана күчерделәр. Бер айдан Ясминурны алып килдем. Урман хуҗалыгының ул чактагы җитәкчесе Алмаз Нәзиров туй үткәрүдә дә булышты, фатир да бирде. Башта никах укыттык, аннан Шекәдә туй булды. Тормыш итә башлауга шуңа игътибар иттем: Ясминур бар нәрсәне эченә җыя, кеше белән талашмый, берәүгә дә авыр сүз әйтми. Хәер, нәселләре белән шундый алар, – дип ул елларны искә төшерде Илгиз.

Кызмы, малаймы, сау-сәламәт булсын

Бер елдан кызлары Фирүзә дөньяга килә. Икенчесенә әти кеше малай көтә. Илгиз, Ясминурның беренче иҗекләрен алып, малайга Ильяс дип кушам, дип исем дә табып куя. Тик ике елдан тагын бер кыз, Илүзә туа.

– Күңел төште бит. Әмма алып кайткач, фикерем үзгәрде, – диде Илгиз. – Илүзәбез нәкъ малайлар кебек бик тере. Казанда төрек лицеен бишкә генә тәмамлап, 18 яшендә Нью-Йоркка чыгып китте. Акча эшләргә. Кайткач Төркиянең үзендә укый башлады, тик белем бирү бик йомшак анда, дип кире кайтты, Иннополиска укырга керде. Шотландиягә барып программалаштыру буенча дөньякүләм бәйгедә студентлар арасында җиңү дә яулап кайтты. Укуын бишкә генә тәмамлады. Башта саклык банкы системасында, аннан чит ил компанияләре белән эш итте. Узган ел кияүгә чыгып, Америкага китте. Шунда эшләгәндә Виктор исемле испан егете белән танышкан булган. Әти-әниләре белән кайтып, туй үткәреп алып та киттеләр Илүзәбезне.

 Ә әниләре үлгәндә Илүзәгә нибары 14 яшь кенә була. Әнинең иң кирәк чагы. Хәер, аңа гына түгел,17 яшен дә тутырмаган Фирүзәгә дә, 10 яшьлек Илзирә белән 3 яшьлек Ильяска да. Илгизен сөендерәм, малай алып кайтам, дип Ясминур өченче балага да тәвәккәлли. Тик анысында да аңа кыз “бирәләр”. Һәм, ниһаять, дүртенче балалары малай туа. Әмма Ильяс әнисен хәтерләми дә, үлгәне турында да белми, балалар бакчасында булып кала. Хәзер фотокарточкаларга карап кына әни, дип әйтә башлаган.

– Минем каршы торуыма карамастан, дүртенче баланы да табарга булды Ясминур. “Күңелем сизә, бу юлы сиңа нәкъ үземә ошаган малай алып кайтам”, – диде. Кирелеге бар иде инде. Шулай килеп чыкты да. Нәкъ аның кебек сары чәчле, характерлары белән дә туры килгән малай тапты. Хыялланганча Ильяс дип исем куштык. Хәзер аңа карыйм да, Ясминурны күргән кебек булам. Әмма малайларга артык юаш булу килешеп бетми икән. Аеруча бу кырыс заманда. Ильяс та кешегә каршы әйтә торган түгел, ни кушсаң, ярардан башканы белми. Укуда да апаларыннан калыша. Әнисе булса, тартып барыр иде дә. Әмма техникага нишләргә белми инде. Кесәдә һәрчак ачкыч, урамда трактор тавышы ишетсә дә, күзләр яна башлый. Мин үзем 37 ел инде урманчылыкта, шуның 33 елы Арчада. Бәлкем, үзем кебек ул да урманчы булып китәр. Әле 15 яшь, 8 сыйныфта укый, – диде Илгиз Гыйззәтуллин. – Ә Ясминурның үлгәненә 12 ел була. Хәтерлим әле, космонавтика көне иде.

Ул балалары өчен әти дә, әни дә

Бик ярата балалары әтиләрен. Серләрен дә аңа сөйлиләр, шатлык, борчулары, планнары белән дә уртаклашалар. Аннан андый хатынына тугры ирләр дә сирәк очрый. Авыруын бик озак әйтми Ясминур. Дәшмичә генә тешен кысып, барысын да эченә җыеп йөри. Хәер, аяк өсте йөргәндә хатын-кыз авырып китәрмен, дип уйлыймы соң? Ябыга, ашау үтми башлагач, ире аны тикшеренергә алып бара. Коточкыч диагноз: онкология. 2-3 ай вакыты калган. Юк, бөтен мөмкинлекне файдаланып калырга кирәк. Кулны төшерергә ярамый, дип Илгиз хатынын тергезмәкче була. Туганнары акча җыя, ул дәваларга йөртә. Кытай прфессорына да күрсәтә, чит илгә дә алып бара, файдасы бар, дип ишеткәч, Мәскәүдән кара икраларга кадәр кайтарта.

– Шулай җиде ай яшәде. Аннан аягына су җыела башлады. Казан Кремле астындагы хастаханә профессоры өмет калмавын белдерә. “Химия алмагач, матур көе үлде. Дәвалауның файдасы шул булгандыр, озаклап урын өстендә ятмады. Бик сабыр иде, зарланмады. Бер көн авырды, икенче көнгә... Соңгы сулышына кадәр өметен өзмәде. Балалар кала бит, дип өзгәләнде. Әмма... Иң авыр вакытларда янда Ясминурның әнисе булды. Аны үзебезгә алып килгән идек. 21 ел ярым бездә яшәде. Ясминур үлгәч, улы Балтачка алып китте. Кире кайтты, кызыннан соң да алты елдан артык торды, 91 яшендә вафат булды. Үз әнием кебек булды ул миңа, – ди Илгиз. – Тормышымны Ясминур белән һәм ансыз яшәгән чорга бүләм. Тигезлекнең кадерен белергә кирәк. Бергә булганда авырлыклар да җиңел булып тоела. Аннан соң барысы да үз өстеңә өелә. Үзең турында онытасың, балалар өчен яши башлыйсың.

Кызганыч, Ясминур гына юк

Ә балалары йөзенә кызыллык китерерлек булып үсми. Алар өчен бүген сөенеп бетә алмый Илгиз. Горурлыгы алар аның. Һәрберсе турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Ул вакытта аның күзләреннән очкыннар чыга, ягымлы  йөзе тагын да нурланып китә.

– Өлкән кызым Фирүзә Арчаның беренче мәктәбен тәмамлады. Бишенче сыйныфтан сәнгать мәктәбенә йөрде. Рәсем ясарга бик сәләтле иде ул. Илүзә кебек үк булмаса да, яхшы укыды. Университетка дизайнер булырга укырга керде. 2015 елда тәмамлады. Ильяс беренче сыйныфка укырга керәсе ел иде. Үземә генә читен, дип авылга кайтардым. Үрнәктә һөнәри училищеда, аннан Арчада педагогика көллиятендә эшләде. Кияүгә чыгып, хәзерге вакытта Кукмара районының Ядегәр авылында яши. Сәнгать мәктәбендә укыта. Портретлар да ясый башлады. Көннән көн остара бара, – дип кызлары белән таныштырды Илгиз. – Өченче кызым Илзирә төрек лицеен яхшы тәмамлады. Университетта белем ала. Намазда ул. Гарәп теле буенча курсларга йөрде. Диплом алгач, төрек лицеена тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булып кайтачак. Әлеге вакытта да шунда укыта. Тулай торактан бүлмә дә бирделәр үзенә. Ул тормышта түгел әле. Атна саен авылга, безнең янга кайта. Минем бүгенге көндә уң кулым.

Аңа кадәр үзе әле берсе, әле икенчесе артыннан чапкан. Казанга институтка, Арчага мәктәпкә илткән, алып кайткан. Кош-кортын асраган, бакчасын тоткан. “Йорт-җир әйбәт. Тормыш да  яхшы. Эшемдә хөрмәт итәләр. Балаларым сау-сәламәт, кызларым урнашкан, янымда терәгем улым бар. Зарлана торган түгел, – ди Илгиз. – Ясминурдан соң дингә кергән идем. 2011 елдан бирле намазда. Әле менә авыл мәчетен тышлау артыннан йөрим. Тормыш нык булырга өйрәтте”.

Илгиз Гыйззәтуллин бүген балалары өчен сөенеп бетә алмый. Горурлыгы алар аның. Рәсемдә: (сулдан уңга) Ильяс, Илгиз, кияве Азат, Фирүзә, Илзирә.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/songy-sulysyna-kadar-ometen-ozmade


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение