События

Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз! 28.05.2023

Якташыбыз Нурзадә Вәлиуллинаны туган көне белән котлыйбыз!

Бүген, 28 май көнне, якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2019), җырчы, автор-башкаручы, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина туган көне! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

***
Нурзадә Вәлиуллина, Нурзадә Фирдинант (Рәдиф) кызы Вәлиуллина (19.. елның 28 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Сөрде) — җырчы, автор-башкаручы, үзешчән композитор, «Гөлзадә» иҗат студиясе солист-вокалисты. Татарстанның атказанган артисты (2019). 2001 елдан һөнәри сәхнәдә.

Тәрҗемәи хәле

Арча районы Сөрде авылында туган. Әтисе Рәдиф — ветеринар , әнисе Рәмзия — авыл клубының мәдәният җитәкчесе булган. Балачагы Арча районының Шура авылында сугыш ветераны булган бабасы Шәфикъ һәм әбисе Шәмсәфыйка Хәмидуллиннар йортында узган. Әнисе икенче кат кияүгә чыккач, Нурзадә Яңа Кенәр авылына күчеп килә, үги әтисе — КФЭИ тәмамлап, бухгалтер булып эшләүче Фирдинантка хөрмәт белән карый һәм аны әтисе дип саный. Яңа Кенәр урта мәктәбеннән соң, Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын (француз-инглиз телләре) тәмамлаган. Казан мәктәпләрендә өч еллап инглиз теле укыткан. Тавышы бетә башлагач, табиб киңәше белән, профессиясен алыштыра: Татарстан Милли китапханәсенә китапханәче булып эшкә күчә. Китапханәдә эшләгәндә, параллель рәвештә баштарак Татарстанның атказанган артисты җырчы Закир Шаһбан төркемендә, соңрак Татарстанның халык артисты җырчы Искәндәр Биктаһиров төркемендә җырлый. «Гөлзадә» иҗат студиясе» иҗтимагый оешмасы солист-вокалисты. Соңыннан мөстәкыйль эшли башлый. 2006 елның ноябрендә Казан тамашачысына беренче концертын тәкъдим итә. Туйлар, корпоратив һәм юбилейлар алып бара. Казан мәдәният институтының эстрада һәм джаз бүлеген тәмамлаган (2019). Кияүдә түгел. Казан янындагы Көек бистәсендә яши.

Иҗаты

Вокал буенча укытучысы — Татарстанның халык артисты Люция Хәсәнова. Эстрада һәм халык җырларын башкаручы буларак киң катлау тамашачыларга һәм радиотыңлаучыларга Нурзадә исеме астында билгеле. Профессиональ эстрадада 2001 елдан эшли. Музыкаль архивларда табылган халык җырларын аранжировкалау белән шөгыльләнеп, Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова кебек җырчылардан сәхнә осталыгы тәҗрибәсен өйрәнә. Нурзада шулай ук яшь башкаручыларга үз җырларын тәкъдим итә, башка артистларга клип сценарийлары яза. Концерт программалары төзи, тамашачылар алдында чыгыш ясый, радиода җырлар яздыра һәм музыка иҗат итә. 2001 елда язган җыры — «Саклагыз булганнарын».

Репертуарында шаян җырларга өстенлек бирүче җырчы. «Сәхнәгә җыр белән биюне бергә алып чыгу танытты»,- дип саный. Кайбер җырлары: «Кояшым», «Саклагыз булганнарын», «Онытылмас мәхәббәт», «Ярамыйга карамый», «Канатыбыз каерылмасын», «Хуш килдегез, кунаклар», «Өмет җыры», «Туган көн», «Синең өчен яшим мин бу дөньяда», «Карлар ява», «Кенәрем», «Тимә күңелләремә», «Кышкы моңнар», «Мәхәббәт», «Безнең җизни», «Яратып яшәү кирәк», «Әлинур-Гөлинур», «Очрашу җыры», «Кояшым», «Кагылмагыз ялгыш», «Алия-Гөлия», «Карлар», «Аңлашу», «Мәхәббәт, китмәле», «Син бит Ходайдан бүләк», «Туган көн», «Бәхетле булыгыз», «Эх, карап торуларың» һ. б.

Дискография

Беренче альбомын 2002 елда чыгара.

2002 — Җылы сүз.

2006 — Күңелем кояшы. CD

2008 — Бәхет юллары. CD

2009 — Бәхет юллары. DVD

2012 — Кадерен белгәннәргә. МРЗ

2016 — Алтыным син. МРЗ

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

«Татарстан яшьләре», «Урмай юлы», татар һәм башкорт җырын башкаручыларның «Дуслык моңы» төбәкара конкурсы (Нефтекамск, 2004), үзешчән композиторларның «Барлау» конкурсы (2005) дипломанты.

2014 — Болгар радиосы милли премиясе («Алтыным-көмешем син» җыры өчен)

2019 — Татарстанның атказанган артисты

Чыганак: https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9D%D1%83%D1%80%D0%B7%D0%B0%D0%B4%D3%99_%D0%92%D3%99%D0%BB%D0%B8%D1...

Фото: https://vk.com/club11526566
https://sun9-4.userapi.com/impg/8PjNgxF2wfxoEBn9aFAe0zctHiVagqvX-DcfYA/ZURkoA_eADA.jpg?size=2560x170...

Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение