События

Ватандаш 25.11.2019 Ватандаш

Беркөн Наласада булып кайттым. Гаҗәеп кеше белән таныштым. Ишетеп белә идем, тик моңарчы аралашырга насыйп булмады. Кызыксындырдыммы? Махсус исемен башта язмадым. Үзбәкстан якларында туып-үсеп, Наласага кайтып төпләнгән һәм 35 ел эчендә үз кешегә әверелгән Хурсамбек Собиров турында сүз бара.


“Аралашып яшәргә кирәк” 24.11.2019 “Аралашып яшәргә кирәк”
Арчада Саха Якутиядән Вилюйск улусы (районы) башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә рәсми визит белән сигез кешедән торган делегация булып китте. Араларында муниципаль берәмлекләр башлыклары, укытучылар да бар иде.

Эшлекле сөйләшү 23.11.2019 Эшлекле сөйләшү
Күптән түгел эшмәкәрләр “АСПК” җәмгыяте кызыл почмагына җыелып, проблемалар турында сөйләштеләр. Бу юлы район эшмәкәрләре советы утырышы булды.    

Район хакимияте бинасында түгәрәк өстәл артында район башлыгы Илшат Нуриев катнашында үтте ул. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Венера Камалова катнашты. Утырышны район эшмәкәрләренең совет рәисе Назим Сибагатов алып барды. Совет әгъзалары эшмәкәрлек эшен алга таба тагын да җәелдерү, проблемаларны хәл итү юлларын карадылар. Венера Камалова эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча үзләренең вәкаләтләре турында сөйләде.

Хәтимә апага 90 яшь тулды 22.11.2019 Хәтимә апага 90 яшь тулды
Иске Ашытта яшәүче Хәтимә Мөхәммәтҗанованы 90 яшьлек гомер бәйрәме белән котларга район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова һәм Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде, шулай ук юбилярга бүләкләр, район башлыгының һәм РФ Президентының котлау хатын тапшырдылар.

Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә 21.11.2019 Мөндеш балалар бакчасында сабыйлар милли рухта тәрбияләнә
Мөндеш балалар бакчасында кечкенә генә милли почмак-музей эшләп килә. Анда халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: бала бишеге, читек, чүәк, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самавыр, кулдан сугылган, чигелгән сөлгеләр, милли бизәкләребездән торган альбомнар, hәр төркем өчен туган якны өйрәнү әсбаплары, милли рухта сугарылган өстәл уеннары hәм башка бик күп әйберләр тупланган. Балалар бакчасына йөрүче балаларның әни-әтиләре, дәү әни, дәү әтиләре ярдәме белән оешкан әлеге хәзинәне балалар гына түгел, әни-әтиләр, килгән кунаклар да карамый китми.

"Этномириада" фестивале - Арчаның яшь талантларының юл башы 20.11.2019 "Этномириада" фестивале - Арчаның яшь талантларының юл башы
Арча сәнгать мәктәбе укучылары Казанда адицион мәдәни һәм халык сәнгать иҗаты “Этномириада” конкурс фестивалендә катнашып, уңышларга ирешеп кайтты.

Ташкичү мәктәбе 90 еллыгын бәйрәм итте 19.11.2019 Ташкичү мәктәбе 90 еллыгын бәйрәм итте
Ташкичү авылы тарихы татар халкының бөек шәхесләре  Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү исемнәре белән бәйле.  Бу шәхесләр татар халкын, мөселманнарны  агарту, белемле итү өчен армый-талмый хезмәт иткәннәр. Беренче белемне шушы авыл мәчете каршында оешкан мәдрәсәдә алганнар, Ш.Мәрҗани шушы мәдәсәдә 17 яшеннән мөгаллимлек иткән. Бүгенге мәктәп тарихы шушы мәдрәсә тарихына барып тоташа.

Арчаларны әтнәләр елаткан 18.11.2019 Арчаларны әтнәләр елаткан
Шундый манзараны күз алдына китерегез әле: спектакль тәмамланды, бер мизгел тынлык... Аннан сирәк һәм акрын гына башланган кул чабулар, көчле алкышларга әверелә.

Сәхнәдәгеләрнең инде пәрдә ябасы бар, ә тамашачы  баскан килеш алкышлавын дәвам  итә, туктарга уйламый да. Ул  ярым шок хәлендә, спектакльдән алган тәэ- сирләрдән аңына килә алмый, үзенең кайда икәнен дә абайламый басып тора. Мәдәният йортыннан чыгып көзге салкын саф һаваны күкрәк киереп сулаганнан соң гына бу дөньяга кире кайта башлыйсың...

Арчалар Израильдә тәҗрибә уртаклашты 17.11.2019 Арчалар Израильдә тәҗрибә уртаклашты
Билгеле булганча, бөтен дөньяда олы яшьтәге кешеләр саны арта, медик һәм соөциаль технологияләр үсү белән гомер озынлыгы да арту күзәтелә. Безнең бурычыбыз -  гражданнарыбызның лаеклы картлыгын тәэмин итү. Шул сәбәпле, актив гомер озынлыгын арттыру һәм  озак вакытлы карауны тиешле дәрәҗәдә оештыру технологияләре куллану мөхимлеге туа.

Иске Ашытта яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды 16.11.2019 Иске Ашытта яшәүче Рәйсә апага 90 яшь тулды
Иске Ашытта яшәүче Рәйсә Сабированы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы аппараты җитәкчесе Радик Галимуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова килде.

Рәйсә апаны язмыш балачагыннан сыный башлый, тик ул һәр сынауны нәфис иңнәрендә күтәрергә көч табып, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бирешми алга атлый. Бүгенге 90 яшьлек юбилеен үз аякларында, балалары кочагында каршы алуы әнә шул сабырлыгына, түземлелегенә бирелгән бүләк аның.

"Ак калфак"лылар Гөберчәк китапханәсендә очрашты 15.11.2019 "Ак калфак"лылар Гөберчәк китапханәсендә очрашты

Гөберчәк авыл китапханәсендә “Ак калфак”лылар кабат очрашты.  2019-Татарстанда «Эшче һөнәрләр елы» диеп игълан ителде. Шул уңайдан китапханәдә «Татар халык ашлары-табын күрке”исемле кичә үткәрелде.

Максаты :татар халкының милли ризыклары белән таныштырып, аларның төрләрен билгеләп, татар халык ашлары аша тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата ихтирам хисе тәрбияләү.

Наласаны таныткан кеше 14.11.2019 Наласаны таныткан кеше
Миңа Социалистик Хезмәт Герое Мирбат Хәстиев, Фәйзи Галиев, Әдһәм Сәмигуллин, Мансур Касыймов, Рәиф Әхмәтшин кебек легендар колхоз рәисләре белән бер чорда эшләү насыйп булды. Аларның һәркайсы турында матур хатирәләр саклана, кайберләре инде исән дә түгел, урыннары җәнәттә булсын.

Утар Аты мәктәбе укучылары якташ язучы һәм журналисты белән очрашты 13.11.2019 Утар Аты мәктәбе укучылары якташ язучы һәм журналисты белән очрашты
Бүген Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбендә  уздырылган җылы очрашу нәкъ менә шушы сүзләр белән башланып китте һәм төп тема  булып сызылып барды. Ә зур мәгънәгә ия булган бу юллар якташ язучыбыз Рәис Сафинның  “Җилләр исә” шигыреннән.

Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз 12.11.2019 Хезмәтегезгә тугрылыклы булыгыз

​​​​​​​Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.

Арча мәдәният йортында Россия Федерациясе эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмчә киемнән полиция хезмәткәрләрен танырлык та түгел, барысы да матурлар. Авыр, һәр мизгеле игътибар таләп итә торган  көндәлек тормыштан ярты гына көнгә булса да аерылып торып, бәйрәм итә алар. Ярты көнгә диюем шуңа, иртәнге якта бәйрәм чарасында катнашкан ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре төштән соң юлга тәртип сагына чыккан иде инде.

Үзе бер ул Нияз! 11.11.2019 Үзе бер ул Нияз!
Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин белән сөйләшәбез. Ул безгә болай диде:

– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче Нияз Шаһиев бүген төшке ашка кадәр генә өйдә була, аннан соң Казанга барам, диде.

Сәхнә теле остасы 10.11.2019 Сәхнә теле остасы
Гаптрәүф Салих улы Нуриев бүгенге көндә татар әдәби телебезнең сафлыгы сагында торучы, ил күләмендә әйдәп баручы остаз.
  

Гаптрәүф Салих улы Нуриев 1951 елның 10 гыйнварында Арча районы Урта Бирәзә авылында туа. 1970 елда Арча педагогия училищесын тәмамлагач, Яңа Кишет сигезьеллык мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.  Гаптрәүф Нуриев  1973 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кереп, бик яхшы билгеләренә тәмамлый

Арчалар ярминкәдә Казанны гөрләтте 09.11.2019 Арчалар ярминкәдә Казанны гөрләтте
Арча районы ярминкәсен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров карады һәм югары бәя бирделәр. Аларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Казанбашта Рәфкать Низамиевның шигырьләр җыентыгын тәкъдир иттеләр 08.11.2019 Казанбашта Рәфкать Низамиевның шигырьләр җыентыгын тәкъдир иттеләр
Быел авылдашыбыз, үзешчән шагыйрь Рәфкать абый Низамиев үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шушы матур юбилейга аның якын туганнары үз көчләре белән  “Рәхмәтлемен язмышыма” исемле икенче җыентыгын бастырып бүләк иттеләр, аңа сюрприз ясадылар. Мондый истәлекле ваыйгалардан без дә читтә кала алмадык.

Арча көрәшчеләре алдынгы урыннарда 07.11.2019 Арча көрәшчеләре алдынгы урыннарда
2 нче ноябрь көнне Биектау спорткомплексында  көрәш буенча 2001-2003 нче елгы егетләр арасында турнир булып узды. Әлеге турнир данлыклы көрәшче, унөч тапкыр ТР чемпионы, сигез тапкыр РФ чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә үткәрелде.

Әлеге ярышта тренер Зарипов Ф.В. җитәкчелегендәге Арча районы җыелма командасы да катнашты. Арча педагогия көллиятеннән Мубаракшин Инсаф 1 нче урын, Салахутдинов Рәсим 3 нче урын алды.

Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз! 06.11.2019 Якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевны туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 6 ноябрь көнне, якташыбыз Арча муниципаль район башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриевның туган көне!

Хөрмәтле Ильшат Габдельфартович! Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә.

"Казан арты" музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды 05.11.2019 "Казан арты" музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә күргәзмә ачылды.

Анда 1992 елда кабул ителгән Республиканың Төп законы белән танышырга,  Татарстан Республикасының уңышлары турында мәгълүматлар алырга мөмкин.

Якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаны (Гөлназ Шәйхи) туган көне белән котлыйбыз! 04.11.2019 Якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовнаны (Гөлназ Шәйхи) туган көне белән котлыйбыз!
Бүген, 4 ноябрь көнне, якташыбыз Шәйхиева Гөлназ Фирдинатовна (Гөлназ Шәйхи) туган көне!

Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, хәерле озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр,яңадан-яңа иҗади уңышлар тели!

Арча районында авылда эшләсәң фатир бирәләр 03.11.2019 Арча районында авылда эшләсәң фатир бирәләр

1 ноябрьдә Наласа авылында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча төзелгән биш йортны тапшыру тантанасы булды.

Тантанада район хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, әлеге йортларны төзегән “Арча КСМы” ширкәте җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, “Кырлай” ширкәте җитәкчесе Марат Кәримов, “Игенче” ширкәте җитәкчесе Марат Вахитов катнашты.


Аңа бары тик 70 02.11.2019 Аңа бары тик 70

40 елдан артык гомерен Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирүгә багышлаган мөгаллим, ярты гасырдан артык иңнәрендә иҗат йөген күтәреп йөрүче музыкант, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Филарит Гасыймовның 70 еллык гомер бәйрәме Арча Мәдәният йортының 47нче иҗат сезонын ачып җибәрде.

Кышкар авылы клубы республика конкурсында җиңде 01.11.2019 Кышкар авылы клубы республика конкурсында җиңде
Кышкар авылы клубы “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл Мәдәният йорты” республика конкурсының “200дән 300 кешегә кадәр торак пунктының авыл клубы, авыл Мәдәният йорты” номинациясендә 3 урын алды.

Хатирәләр саклаучы нигез 01.11.2019 Хатирәләр саклаучы нигез
Авылыбыз йортларының кайберләрендә кичләрен ут янмый. Ни өчен дисезме? Җавабы бик гади: нигездә яши торган кешеләре калмау. Ләкин иртә яздан кара көзгә кадәр туган нигез җылысын саклаучы, тәрәзә төпләрендә гөл үстереп, йорт-җирне тәртиптә тотучылар да бар. Шуларның берсе – Мөнзилә апа Саматова. Ул улы, килене, оныклары белән Арча шәһәрендә яшәсә дә, авылдагы туган нигезен онытмый.

Казан арты" музееның туган телне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге 31.10.2019 Казан арты" музееның туган телне саклау юнәлешендәге эшчәнлеге
Районыбызда алтмышлап мәгърифәтче, җитмештән артык профессионал  һәм илледән артык танылып килүче язучылар, йөздән артык сәнгать әһелләре, башка өлкәләрдә тырышып хезмәт куючы хөрмәткә лаеклы бик күп шәхесләребезне беләбез һәм без алар белән горурланабыз, алар турында мәгълүматлар туплау эшен дәвам итәбез.        

Яңа Кенәрдә актив яшьләр яши 30.10.2019 Яңа Кенәрдә актив яшьләр яши
Яңа Кенәр урта мәктәбендә район Иҗтимагый советының күчмә утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Һидиятов алып барды. Район җитәкчеләре белән берлектә, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, яшьләр берләшмәләре, оешма, берләшмә җитәкчеләре катнашындагы утырышта районда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру темасы алга куелды.

Казанбаш мәктәбенә язучылар кайтты 29.10.2019 Казанбаш мәктәбенә язучылар кайтты
29 нчы октябрь көнне Гәүһәр Хәсәнова һәм Вакыйф Нуриев Казанбаш мәктәбенә очрашуга кайттылар. Укучылар белән очрашу вакытында алар үзләренең иҗади эшчәнлекләре, алдагы көнгә планнары белән таныштырдылар.

Апаз мәктәбендә очрашу узды 28.10.2019 Апаз мәктәбендә очрашу узды

2019 нчы елның 26 нчы октябрендә Арча районы Апаз урта мәктәбендә мәгънәле, тирән фикерләргә бай, эчтәлекле һәм киң кырлы очрашу булды.

Очрашуда авылыбызның игелекле улы, иң зыялы, күренекле шәхесләребезнең берсе Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин, “Татарстан яшьләре” газетасы баш мөхәррире Атлас Хәмидулла улы Гафиятов, “Ватаным Татарстан”газетасы баш мөхәррире урынбасары Габделбәр Газиз улы Ризванов һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә торучы “Ватан” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Мансур Готыф улы Әхмәтовлар катнашты.


Райондашларыбыз Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады 27.10.2019 Райондашларыбыз Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

21-23 нче октябрьдә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре өчен «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.


Эшләгән кешегә ярдәм бар 26.10.2019 Эшләгән кешегә ярдәм бар
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин янында кеше өзелеп тормый. Теге-яки бу программаларда катнашу өчен документлар китерәләр, киңәшләр сорыйлар. Ул һәрберсенә җентекләп аңлата, тегеләй-болай эшләп карагыз, дип киңәшләрен бирә.

Бер елга ике китабы дөнья күрде 25.10.2019 Бер елга ике китабы дөнья күрде
Якташыбыз, Марсель Шәрәповның тәүге “Әткәй тальяны” дип исемләнгән китабы гыйнвар аенда дөнья күргән иде, инде менә октябрьдә “Бәхет юллыйм” дигән укучыларына барып җитте.

Әрнәш кызы Зөләйха 24.10.2019 Әрнәш кызы Зөләйха
Татар профессиональ театрының формалашу тарихы төрле шәһәрләрдәге иң яхшы һәвәскәрләрне бергә туплау рәвешендә оешкан “Сәйяр” труппасы белән бәйле. “Сәйяр” ул һәр яңа әсәрне беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәргән, төрле яклардагы табигый талантларны үзенә тарта барган, үз чоры таләпләре яктылыгында спектакльләр иҗат итеп, ил күләмендә тамашачының олы мәхәббәтен казанган труппа. Ул күчмә коллектив буларак оеша, 1908 елда бу труппага “Сәйяр” исемен “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә Габдулла Кариевка дусты Габдулла Тукай тәкъдим иткән.

Кубок Кушлавычта 23.10.2019 Кубок Кушлавычта
Узган шимбәдә үткән киңәшмәдә терлекчелектә сентябрь аена йомгак ясадылар. Беренче урынга “Тукай” хуҗалыгы чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин хуҗалык җитәкчесе Илнар Гайнетдиновка күчмә кубок тапшырды.

Иске Кишеттә гореф-гадәтләрне саклап яшиләр 22.10.2019 Иске Кишеттә гореф-гадәтләрне саклап яшиләр

Әлбә пешерү буенча Илһамия безгә мастер-класс күрсәтте.Ул бу йортка 1987 нче елда килен булып төшә.Кайнанасы Фәгыйлә апа бу эшнең чын остасы була һәм килененә дә өйрәтә.Алар икесе бергәләп әлбәне бик күп кешеләргә пешереп бирәләр.


Үсеш биредән башлана 21.10.2019 Үсеш биредән башлана
“Үсеш ноктасы” программасы Арчаның 7нче номерлы (Айван авылында), Иске Чүриле, Лесхоз һәм Яңа Кенәр мәктәпләрендә эшчәнлеген башлап җибәрде. Район башлыгы урынбасары Гөлнара Гарипова, район хатын-кызлар комиссиясе рәисе Альмира Гатауллина һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Ситдыйкова мәктәпләрдәге түгәрәкләрнең эшчәнлеген карап йөрде.

Шәрыкъ бистәсе талантларга бай 20.10.2019 Шәрыкъ бистәсе талантларга бай
Арчаның бишенче гимназиясендә “Татар халкының милли җәүһәрләре” дигән кичә булды. Аны “Шәрыкъ” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе  (җитәкчесе Ринат Сафин) гимназия коллективы белән берлектә оештырды. Максаты – үзидарә территориясендәге талантларны барлау, аларны халык каршына чыгару, укучылар алдында үрнәк итеп күрсәтү, осталык классларында башкаларны да кул эшләренә өйрәтү һәм башкалар.  

Арчада яңа завод: табигый продукт кына җитештерелә 19.10.2019 Арчада яңа завод: табигый продукт кына җитештерелә

“Арча нефть продуктлары” җәмгыяте янында яңа бер оешма “Арча сыр ясау заводы” ширкәте (ООО “АСЗ”) барлыкка килде. Бу хакта белүчеләргә караганда белмәүчеләр күбрәк, әлбәттә. Колакка чалынган булса да, ул хакта әле безгә дә тулы мәгълүмат килеп ирешмәгән иде. Ачыклык кертү һәм халыкка җиткерү максатыннан “Арча сыр ясау заводы” җитәкчесе Илһам Сабировка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ни белән шөгыльләнә, дип сорау дөрес булмас, чөнки анысы заводның исеменнән үк күренә. Шунысы кызык, заводта нинди сырлар җитештерелә?


Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! 18.10.2019 Бүген якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне!
Бүген, 18 октябрь көнне якташыбыз Валиев Равил Шамил улының туган көне! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне туган көнегез белән тәбрикли!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Туачак таңнар һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын.

Алма агачыннан ерак төшми 17.10.2019 Алма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми, дигән халык мәкале бар. Кәчедән Илгизәр Бариев белән танышканнан соң шуны искә төшердем. Аның әнисе Хәмсәнә апаны яхшы беләм. Искиткеч кеше ул: кече күнелле, ачык йөзле, ярдәм итәргә әзер торган, һәр яктан булган... Аңа хас сыйфатларны санап кына бетереп булмый. Хәмсәнә апа һәркемгә үрнәк булырлык балалар да үстергән. Нинди эшкә алынмасыннар, барысын да булдыра алар. Илгизәр Бариев төзелеш белән бәйле булган бөтен эшләрне башкара: өйдәге бөтен мебельне үзе ясаган, челтәрле калайлар, кайка-коймалар, калайга чокып эшләнгән күләмле фигуралар... Өендә тимерчелеге, бөтен столяр инструментлары белән столяр цехына кадәр бар. Буш вакыты булдымы, шунда йөрәгенә ял таба Илгизәр. Ясаган әйберләрен дусларына, туганнарына, танышларына бүләк итә.

Илшат яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчесе! 16.10.2019 Илшат яшь комбайнчылар конкурсы җиңүчесе!
14 октябрьдә Илшатны район башлыгы Илшат Нуриев та тәбрикләде, Рәхмәт хаты тапшырды, килчәктә уңышлар теләде.

Илшат Өтнә авылыннан, хәзерге вакытта Үрнәктәге көллияттә дүртенче курста укый. “Бишенче сыйныфта укыганда ук әти белән комбайн ярдәмчесе булып эшли идем инде, – ди ул. – Быел менә үзем өлкән комбайнчы булдым”.

Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне! 15.10.2019 Бүген якташыбыз Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне!
Бүген якташыбыз, Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе, Мөхетдинов Рамил Рафис улының туган көне!   Арча якташлыгы Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итә!

Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз! 14.10.2019 Арча сәнгать мәктәбе укытучыларын котлыйбыз!
Арча сәнгать мәктәбенең “Ятаган” фольклор-инструменталь ансамбле (җитәкчесе А.С. Гайнетдинов) һәм “Агачны кисеп ясау” бүлеге укытучысы Нияз Миңнемуллин Чабаксар шәһәрендә узган “Семицветик” IV Төбәкара милли мәдәният фестивалендә катнашып лауреат дәрәҗәсен яулап кайтты.

 “Кирәмәт”ле Сәрдәбаш 14.10.2019 “Кирәмәт”ле Сәрдәбаш
Авыллар... Аларда безнең үткән тарихыбызның бер өлеше, халыкның моңы, кайгы-шатлыгы, куанычлары һәм сагышлары. Аларның кайберләре бик борынгы, икенчеләре  шактый соң барлыкка килгән. Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы кешеләре бар. Шуның өстенә авыллар милләтебезгә, халкыбызга җиң сызганып хезмәт итүче кадрлар бирә торган изге урыннар. Cәрдәбаш авылы да гөсләчеләре, гүзәл табигате, чишмәләре, эш сөючән халкы белән дан тоткан авыл. Керәшен авылы булса да, монда татарлар да бик күп яши. Аларның бер – берсе белән шулкадәр дус, тату яшәүләренә сокланырлык. Сәрдәбашта бөтен бәйрәмнәр дә бергә үткәрелә. Алар дини йолаларны , гореф – гадәтләрне саклап килә белә.

Арчаның көрәшче егетләре ярыштан уңышлар белән кайтты 14.10.2019 Арчаның көрәшче егетләре ярыштан уңышлар белән кайтты
12 нче октябрь көнне Балтачта яшүсмерләр арасында Галимуллин Рафил Шафигулла улы истәлегенә багышланган көрәш ярышлары булып узды.

Биредә Мамадыш, Әтнэ, Теләче, Кукмара, Саба, Биектау, Арча һәм Балтач районнарыннан 161 яшүсмер бил алышты. Ярышлар 11 үлчәү категориясендә узды. Тренерлар Зарипов Ф.В., Саляхов М.Р., Фазылҗанов И.М. җитәкчелегендәге Арча районы командасы уңышлы чыгыш ясады. Арча педагогия көллиятеннән Мөбәракшин Инсаф 2 нче урында калды. Ашитбаш мәктәбеннән Файзрахманов Райнур һәм Арча педагогия көллиятеннән Нурисламов Раниф 3 нче урынга лаек булдылар. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Хадиев Марат, Арча педагогия көллиятеннән Тазетдинов Динарис 4 нче урында калдылар. Егетләрне котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез.

Киңәшле эш таркалмас 13.10.2019 Киңәшле эш таркалмас
“Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә хуҗалык җитәкчеләре белән уздырылган семинарда сүз кукурузны сыйфатлы итеп силоска салу, азыкларны анализга биреп дөрес рацион төзү, баланслап ашату турында барды.

Колхозлар заманында кукурузны кырауларга кадәр урып бетерү таләбе куела иде. Хәзер чәкәне өлгергәч салынган силос тулы кыйммәтле азык булып санала. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә шулай эшлиләр дә. Кукурузның күпмедер өлешен суктырып сыттырылган азык та әзерләячәкләр. Монысын терлекләр аеруча яратып ашый, файдасы да зур, диләр.

Мәхәббәт нишләттең син мине? 12.10.2019 Мәхәббәт нишләттең син мине?

Кеше белән еш аралашкач, төрлесен ишетергә туры килә. Сүзебез гаилә турында булыр. Гаиләне ничек саклап калырга? Чөнки аерылышучылар күп.

Район үзәк китапханәсендә булып узган “Бәхетләре булсын гомерлек” кичәсен нәкъ менә шул темага багышлап үткәрделәр. Өйләнешәсе яшь парларны, 44 ел бергә гомер иткән Рәмзия һәм Альберт Хәмидуллиннарны чакырганнар. ЗАГС, хатын-кызлар советы, “Ак калфак” җәмгыятеннән дә вәкилләр, педагог-психолог та бар иде.

Арчада зона киңәшмәсе булды 10.10.2019 Арчада зона киңәшмәсе булды
Арчада булып үткән зона киңәшмәсендә 2020-2022  елларга һәм 2024 елга кадәр чорга Татарстан Республикасының социаль--икътисади үсеш фаразын һәм Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллардагы бюджет проектын  тикшерделәр. 16 районнан икътисад буенча башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, финанс органнары җитәкчеләре килде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

“Кәмит-Җәвит”тә арчаларны карарга онытмагыз 09.10.2019 “Кәмит-Җәвит”тә арчаларны карарга онытмагыз
12 октябрь көнне кичке 6да “Кәмит-Җәвит” тапшыруы “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары катнашында булачак. Карарга онытмагыз, кызык булачак. Оныткан очракта да борчылмагыз, 26 октябрь көнне аны кабатлап күрсәтәчәкләр. Дөрес, хоккей яки башка төрле спорт чарасы булмаса.

Тәкъдиреңдә каләм язылган булса... 09.10.2019 Тәкъдиреңдә каләм язылган булса...
Казанбаштан Рәфкать ага Низамиевны күптәннән беләм. Арчага менгәндә сирәк булса да редакциягә дә сугыла ул. “Шигырьләремне бер укып чыкмассыз микән?” – ди акрын гына тавыш белән уңайсызланып кына күзгә карап. Рәфкать абыйга юк дияргә тел әйләнми. Аннан ошый миңа аның шигырьләре. Аларның һәр юлыннан, иҗегеннән хисләр ташып тора.

Шушы көннәрдә үзешчән шагыйрь, шигырьләр җыентыгы авторы Рәфкать Низамиев 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан без очрашып сөйләшү максаты белән Казанбашка юл тоттык. Юбиляр безне капка төбендә үк каршы алды. Янында шигьри җанлы якташы, иҗатташ дусты дисәң дә буладыр, Фәнис Тимашев та бар иде.

Канатланып кайттык 08.10.2019 Канатланып кайттык
Кеше гомеренең бик күп вакыты эштә, үзе сайлаган һөнәрен башкарып сизелми дә үтеп китә. Ни арада картлык җитә?! 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан безне дә Казанбаш мәктәбенә кунакка дәшеп алдылар. Синең белән бергә эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләрең белән күрешү, очрашу бик рәхәт, күңелле мизгел.

“Әби-бабаларыбызны сөендерү – безнең төп бурыч” 08.10.2019 “Әби-бабаларыбызны сөендерү – безнең төп бурыч”
Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булган, анда тәрбияләнүчеләрнең үзеңә төбәлгән моңсу күзләрен күргән саен күңелем әллә нишләп китә. Юк, яшәү шартлары начар түгел анда, киресенчә, бик яхшы. Ныклап төзекләндерелгән, бөтен шартлар тудырылган. Бүлмәләргә керсәң, якты, чиста, җылы. Карау да әйбәт, туклану да. Кайчан килмә, анда яшәүчеләр ни беләндер мәшгуль. Кемдер бәйли, чигә, икенчесе телевизор карый, өченчесе китап укый... Бер почмакта кул эшләреннән күргәзмә ясап куелган.

Алмаз - Европа чемпионы! Котлыйбыз! 07.10.2019 Алмаз - Европа чемпионы! Котлыйбыз!
Арча егете Алмаз Закиров якшәмбе көнне төнлә генә Санкт--Петербургтан Арчага кайтты. Рәсемдә тренеры Газинур Борханов белән.

Ашытбашта семинар 06.10.2019 Ашытбашта семинар
4 октябрьдә “Ашытбаш” хуҗалыгы базасында техниканы кышкы саклауга куюга багышланган семинар булды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, баш инженерлар катнашты.

Марсель абый дибез, сәгатьне уйлап 05.10.2019 Марсель абый дибез, сәгатьне уйлап
“Марсель абыйны сагынып килдем, аның кебек кеше Татарстанда бер генә”, – диде танышы.

“Кул сәгатен күрсәтеп алырмын дигән идем, Марсель абый эшләми икән инде”, – диде бер танышым. “Алай икән, – дим. – Урам буйлап җай гына килгәнен күрә идем, соңгы вакытта күренгәне юк шул”.

Ярминкә була 04.10.2019 Ярминкә була
5 октябрьдә Өлкәннәр көне ункөнлеге уңаеннан Галактионов урамында (“Эссен” кибете каршында) ярминкә була. Ярминкәдә районның барлык авыл хуҗалыгы, крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша. Рәхим итегез.

“Татар халкының баһадир улы” 03.10.2019 “Татар халкының баһадир улы”
Минтимер Шәймиев  Мирбат абый турында: “Мирбат Бәдриевичны мин татар халкының, Татарстанның баһадир кешесе дияр идем. Шул кадәр зур хезмәтләр башкарып та, Мирбат кебек тыйнак була белү бик кыен. Эшем белән даным чыксын, халыкның көнкүреше яхшы булсын дип яшәве үзе бер хисап”, – дигән.

2 октябрьдә  ТАССРның 100 еллыгы, районыбыз оешуга 90 ел тулу уңаеннан, “Шәхесләрдә – Арча тарихы” проекты буенча “Казан арты” тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында Мирбат Хәстиевка багышланган күргәзмә ачылды.

Кәгазьдән күлмәк 02.10.2019 Кәгазьдән күлмәк
Район үзәк китапханәсенә килеп керүгә күзләр матур бер күлмәккә төшә. Газетадан ясалган затлы күлмәк ул. Кем ясады икән бу күлмәкне дигән сорау туа күңелдә. Биредә эшләүче китапханәче Илсөяр Яхина иҗаты булып чыкты ул. "Быел театр елы бит, -- диде Илсөяр. -- Шул уңайдан макулатура кәгазен файдалы эшкә җиктем..."  Чыннан да, күлмәккә хозурланып карап торасың. Ул ничектер, үткәннәрне, тарихны, бай кызлары кигән күлмәкне хәтерләтә...

Халыкара өлкәннәр көне белән! 01.10.2019 Халыкара өлкәннәр көне белән!
Чын күңелемнән сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Сез безне сабыр гына, аңлап һәм яратып шәфкатьле, хезмәт сөючән булырга, туган ягыбыз һәм гаиләбезгә тугрылыклы калырга, бервакытта да яхшылыкка өметне югалтмаска өйрәтәсез. Без сезнең уңышларыгыз белән горурланабыз, сездән үрнәк алабыз, шундый актив гражданлык һәм тормыш позициягезгә сокланабыз.

Бүләк алып кайттылар 30.09.2019 Бүләк алып кайттылар
“Милләтләр кроссы”на җыелгач, район башлыгы Илшат Нуриев Актанышта булып узган “Авыл яшьләре” спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясаган егетләрне һәм хатын-кызларны да котлады. 43 кешелек Арча командасы  республиканың 43 район командалары арасында 5нче урынны алып, 50 мең сумлык сертификат белән кайттылар.

Көздән тырышсаң, язын җиңелрәк булыр 29.09.2019 Көздән тырышсаң, язын җиңелрәк булыр
26 сентябрьдә район башлыгы Илшат Нуриев җир эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы”  ширкәтеннән Мансур Хуҗиәхмәтовка, “Ак барс” агрокомплексы”ннан Рафаэль Җәләлиевкә, “Казанка”  хуҗалыгыннан Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Гостехнадзор ветеранын котладылар 28.09.2019 Гостехнадзор ветеранын котладылар
26 сентябрьдә Арча районы буенча ТР Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Габделхак Касыймов Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов исеменнән Гостехнадзор хезмәте ветераны Рафис Нигмәтҗановны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлады.

Наласа мәктәбендә 27.09.2019 Наласа мәктәбендә
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында Наласа мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Атлап баручы автобус” дигән акция үткәрелде. Укучылар мәктәпкә бару, кайту юлында көн саен очрый торган юл билгеләрен искә төшерделәр, юл билгеләренә багышланган шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар таптылар. ЮХИДИ бүлекчәненең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова балаларга юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен аңлатты, “Бел, исеңдә тот, үтә” дигән эшче дәфтәрләр тапшырды.

“Автосессия-2019” бәйгесе үтте 26.09.2019 “Автосессия-2019” бәйгесе үтте
Арчада “Автосессия-2019” дигән исем астында машина йөртүче студентлар арасында бәйге оештырылды. Ул ике этапта үтте. Башта студентларның юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре тикшерелде, аннан инде машинада фигуралы йөрү буенча ярыш булды. Призлы урыннарны Арча агросәнәгать һөнәри көллияте студентлары яулады. Беренче урында Артур Весенев, икенче – Ранис Газизов, өченче – Рүзәл Нәҗмиев. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

“Күңел булмак – бер калҗа, хәтер калмак – бер калҗа” 25.09.2019 “Күңел булмак – бер калҗа, хәтер калмак – бер калҗа”
“Безнең ишек алдына төшеп карасагыз, бер чүп таба алмыйсыз. Тирә-юнь чәчәккә күмелде. Әнәс Гарипов исемле күршебез тырышлыгы ул. Аның турында язып чыгыгыз әле”

Алмаз Закиров – чемпион! 24.09.2019 Алмаз Закиров – чемпион!
20-22 сентябрьдә Менделеевск шәһәрендә таэквон-до буенча Идел буе Федераль округы чемптонаты булып узды. Анда 2002 елгы һәм өлкәнрәк яшьтәге хатын-кызлар, ир-егетләр катнашты. “Арча” спорт мәктәбеннән Алмаз Закиров (тренеры Г.Борһанов) беренче урынны яулады. Ул хәзер Идел буе Федераль округының икенче тапкыр чемпионы булды. Котлыйбыз.

“Уйный-уйный өйрәнәбез” 23.09.2019 “Уйный-уйный өйрәнәбез”
Заманча технологияләр балаларның кызыксынуын, танып-белү сәләтләрен үстерә, алган хис-кичерешләр сабыйлар күңелендә озак вакытка саклана.

И, язмыш... 22.09.2019 И, язмыш...
Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә әти-әнисенең туган җирләрен, туганнарын, үзенең дә балачак елларын сагынып кайткан Зәйтүнә апа килде. Ул Сахалин өлкәсенең Оха шәһәрендә улы һәм кызы, оныклары белән яши икән.

Геройлар – безнең горурлык 21.09.2019 Геройлар – безнең горурлык
20 сентябрьдә Арча педагогика көллиятендә якташыбыз, Социалистик Хезмәт Герое Илсур Шәйхетдиновның “Гомерем мизгелләре” дигән китабын тәкъдир итү булды.

Якташыбызны котлыйбыз 20.09.2019 Якташыбызны котлыйбыз
“Арча хәбәрләре” район газетасы журналисты Гөлсинә Зәкиева озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Көрәш нәтиҗәләре (Яңа Кырлайда "Ат көне"ндә) 19.09.2019 Көрәш нәтиҗәләре (Яңа Кырлайда "Ат көне"ндә)
Яңа Кырлайда үткән "Ат көне" бәйрәмендә көрәшчеләр дә бил алышты. Барысы 118 көрәшче җыелды.

Яңа Кырлайда булып үткән “Ат көне”ндә атчылар гына түгел, көрәшчеләр дә җыелды. Көрәштә республикадан барысы 118 көрәшче катнашты. Рйон көрәш федерациясе рәисе Ринат Алиев көрәшне игълан итеп матур итеп башлап җибәрде.

Якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 94 ел 18.09.2019 Якташыбыз Гариф Ахуновның тууына 94 ел
Танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстан АССРның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туган. Аның әтисе Ахунҗан абзый, авылның беренче коммунист-активистларыннан булып, күмәкләшү чорында ярлы крестьяннар арасында зур оештыру эшләре алып барган өчен 1931 елда кулаклар тарафыннан үтерелә. Әтисез калган дүрт баланы әниләре тәрбияләп үстерә. Күрше Казанбаш авылы мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Гарифҗан 1940 елда Арча педагогия училищесына укырга керә, ләкин Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле укуын өзәргә мәҗбур булып, колхозда зшли, 1946 елда гына яңадан училищедагы укуын дәвам иттерә. 1947—1952 елларда ул В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәмәдәбияты бүлегендә укый. Аның язучы буларак беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы студентлык елларына туры килә. 1951 елда «Үсү юлы» альманахында яшь авторның «Галләм сорау бирә» исемле тәүге хикәясе басылып чыга. Ул шулай ук газета-журналларда очерклары, рецензия һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре белән актив катнаша.

“Тукай юлы буйлап” җәяүле сәяхәт 17.09.2019 “Тукай юлы буйлап” җәяүле сәяхәт
13 нче сентябрь көнне районыбызның 4 мәктәбеннән җыелган укучылар төркеме зур көч булып берләшеп, “Тукай юлы – Путь Тукая” дип исемләнгән җәяүле сәяхәткә барды.

Арчаларның тормыш кодексы: 21 гасырның 21 кагыйдәсе 16.09.2019 Арчаларның тормыш кодексы: 21 гасырның 21 кагыйдәсе
Үзәк урамнан кайтканда плакатларга һәм алардагы язмаларга игътибар иткәнегез бармы? Булмаса, бүген үк күз салыгыз әле. Алдан бу хакта белсәм дә, шул язуларны укымыйча киткәнем юк. Үзеннән үзе күз шуларга төшә. “Әти-әниеңне хөрмәт ит! Туган нигезенә эзне суытма!”, “Олыларга хөрмәт, кечеләргә шәфкать кыл!” һәм башкалар. Плакатларга ике яклатып язылган. Нәрсә икән бу, диярсез. Бу “Арчаларның тормыш кодексы”. Ягъни, кагыйдәләре.

Чишмәләр – табигать могҗизасы 15.09.2019 Чишмәләр – табигать могҗизасы
Ташкичү чишмәләре турындагы язманы ничек башлыйм икән дип утырганда бер газета укучыбыз килеп керде.

– Матур итеп эшләнгән чишмәләр турында язып торасыз, аларның бөтенләй кеше яшәми торган урыннардагылары да бар, – диде ул. – Мин үтеп барышлый гына Кәдрәк авылына кереп чыккан идем. Чишмәләре шаккатарлык хәлдә,  юлы да начар, суы да тамчылап кына ага, шуны рәтләтергә булышмассызмы икән?

Гөлназ "Татар кызы" республика бәйгесендә катнашты 14.09.2019 Гөлназ "Татар кызы" республика бәйгесендә катнашты
12 сентябрьдә Арча Үзәк балалар китапханәсендә эшләүче Гөлназ Рамил кызы Шакирҗанова "Татар кызы-2019" республика конкурсында катнашып, "Иң зирәк кыз" номинациясендә җиңүче булды. Афәрин, Гөлназ!

Ул балаларны ярата 13.09.2019 Ул балаларны ярата
Орнашбаш авылында туып-үскән, бүгенге көндә Чаллы шәһәре янындагы  Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче Флера Мәрданова яңа чыккан “Әкиятләр” китабын музеебзның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырды. Төрле тәрбияви темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китап һәр баланы кызыктырырлык. Аны кулына алган һәр бала ахырынача укып чыкмыйча түзә алмас.

Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап автомарафон узды 12.09.2019 Арча районында Мөхәммәт Мәһдиев эзләре буйлап автомарафон узды

11 сентябрь көнне “Казан арты” тарих-этнография музее Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90, аның кызы Гәүһәр Хәсәновага 60 яшь тулу уңаеннан  “Әтием эзләреннән...” исеме астында әдәби автомарафон оештырды.


Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз! 11.09.2019 Якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиевны 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Бүген якташыбыз Гәүһәр Мөхәммәт кызы Мәһдиеваның туган көне — 60 яшьлек юбилее! Арча якташлыгы Сезне чын күңелдән туган көне белән тәбрик итә!

Ашытбашта шахмат ярышы узды 10.09.2019 Ашытбашта шахмат ярышы узды
Уку елы башлануга, Ашытбаш мәктәбе базасындагы шашка-шахмат дөньясы да үз ишекләрен ачты. Биредә берьюлы шахмат уйнау сеансы узды. Балаларның белемен күтәрү максатыннан, уку-укыту методик чарасы буларак оештырылган уеннарга Арча гына түгел, Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба районнарыннан да килгәннәр. Ашытбаш ярышларының данын күрше-тирә район укучылары яхшы белә, шунлыктан, ярышларга килергә ашкынып тора алар.

Әтисенең эшен дәвам итә 09.09.2019 Әтисенең эшен дәвам итә
Татар әдәбиятының матур үрнәкләрен русча укучыларга җиткерү - әдәбиятыбызның мөһим бурычларыннан берсе. Бик күп вакыт, төгәллекне, татар һәм рус телләрен тирәнтен белүне таләп иткән хезмәтне якташыбыз Гәүһәр Хәсәнова яратып башкара, бүгенге талантлы татар язучыларының  әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүне бик теләп дәвам итә.

Алдынгыларга-бүләкләр 08.09.2019 Алдынгыларга-бүләкләр
8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев басуларда игеннәрне урып-җыюның барышы белән таныштылар.

"Казан арты" музее тернәкләндерү үзәгендә кунакта 07.09.2019 "Казан арты" музее тернәкләндерү үзәгендә кунакта
6 сентябрь көнне "Казан арты" музее хезмәткәрләре, #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН   #МЫВМЕСТЕ#БЕЗБЕРГӘ  акциясе кысаларында,  “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды. Балалар “Көзге уңыш кәрзине”н бик яратып кабул иттеләр. Аларның йөзендә елмаю чаткыларын күрү безнең өчен зур бәхет иде.

Арчада үзгәрешләр көтелә 06.09.2019 Арчада үзгәрешләр көтелә
Россиядә быел старт алган илкүләм проектларны тормышка ашыру турында газетабызда бер генә язылмады. Райондашларыбыз өчен әлеге тема ят түгел. “Кешелек капиталы”, “Тормыш өчен уңайлы шартлар” һәм “Икътисади үсеш” юнәлешләре буенча тормышка ашырылучы проект 5 елга исәпләнгән.

Алдынгы игенчеләр бүләкләнде 05.09.2019 Алдынгы игенчеләр бүләкләнде
Арча шәһәренең “Көнбатыш” сәүдә комплексы җитәкчесе Әгъләм Локманов “Северный” хуҗалыгының алдынгы комбайнчысы Мидхәт Локмановка Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.

Районның Иҗтимагый советы рәисе Ренат Һидиятов җәмәгатьчелек контроле максатында район басуларында булып эш барышы, сыйфат белән кызыксынды.

“Китаплы халык – тарихлы халык” 04.09.2019 “Китаплы халык – тарихлы халык”
Язучылар Арчага еш килә. Тукай атлап йөргән җирләр, ул сулаган һава, күрәсең, аларны үзенә тарта. Күптән түгел генә бер төркем язучы янәдән Арчада булып, китап укучылар белән очрашып китте. Бу көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Китаплы халык – тарихлы халык” дигән бик матур кичә үткәрде.

Арчаның 1 нче балалар бакчасы чәчәк күргәзмәсендә катнашты 03.09.2019 Арчаның 1 нче балалар бакчасы чәчәк күргәзмәсендә катнашты
Арчаның 1 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр балаларны кечкенәдән яхшылык, матурлык, әдәплелек үрнәгендә генә түгел, хезмәтне яратырга, киләчәктә һөнәрләр үзләштерергә өндәп, һөнәр кешенең гомерлек юлдашы икәнлеген мисалларда күрсәтеп тә тәрбияли. Әйтик, кул эшләнмәләре сәгатьләрендәге шөгыльләр — шуның ачык мисалы.

Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен 02.09.2019 Игелеге булсын, халыкка озак еллар хезмәт итсен

Милли проект кысаларында ныклап төзекләндерелгәннән соң Иске Чүриле авылы мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Бик ямьсезләнгән, төссезләнгән иде инде ул бина. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә.

– Кай урынына ДВП, фанера кадаклап куйганнар, кайбер урынын пленка белән каплаганнар, идәненә басып булмый, аяк төшеп китә. Тәрәзәләр иске, җил өрә. Батареяларга кул тидереп булмый, эссе, ә бинада салкын, җылы тормый, – диде ныклап төзекләндерү эшләре башкарган “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе урынбасары Азат Җәләлетдинов. – Хәзер плитә идән, пластик тәрәзәләр, иркен сәхнә, барлык уңайлыклары тудырылган. Сакларга гына кирәк.

Носы Әлмәндәре 01.09.2019 Носы Әлмәндәре
Гаҗәеп кешеләр бар бу дөньяда. Кайберләренә карап сокланып туя алмыйсың, Күптән түгел шундый кешеләрнең берсе белән Носыда очраштык. “Носы Әлмәндәре” дип атадылар аны. Шушы авылның аксакалы, 89 яшьлек Габделбарый абый Мортазин турында сүз бара монда. Яр буенннан чишмә тапкан ул. Шуны казып, манаралар белән будка ясатып, тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алган. “Габделбарый” чишмәсе дигән язу да куйганнар.

Янгул үзешчәннәре — Шушмабашта 30.08.2019 Янгул үзешчәннәре — Шушмабашта
Сайлаулар алдыннан күрше районнар белән үзара концертлар кую алдагы елларда да бар иде. Быел да әлеге матур традицияне дәвам итәргә булдылар. Шушмабаш мәдәният йортына Балтач районының Яңгул авылы үзешчәннәре “Ямьле үтсен кичегез” дигән концерт программасы белән килделәр.

Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз 29.08.2019 Мәктәпләр ярминкәсен көтеп алабыз
Узган шимбәдә Арчада мәктәпләр ярминкәсе узды. Теләгән кеше концерт карый, тәм—томнар белән чәй эчә. Яшелчә, җиләк—җимеш сайлый. Кара миләш, кызыл миләш, кыяр, помидор, кабак, ташкабак, кәбестә, кишер, чөгендер — капчыклап алсаң да җитә. Ул Шушмабаш мәктәбен күрсәгез иде: бар да капчык—капчык. Кызыл суганга кадәр бар. Шушы кадәр яшелчәнең мәктәп бакчасында гына үскәненә ышанмыйча:» Колхозныкын да алып килдегез мәллә?» — дип сорадык. Мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрдәнова: «Барысы да үзебезнең мәктәп бакчасында үскән яшелчәләр, килеп күреп китегез әле безнең бакчаны», — дип үзләренә кунакка чакырды.

Иске Чуриледә зур тантана 28.08.2019 Иске Чуриледә зур тантана
Бүген Иске Чүриледә ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды. Тантанага район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин килде.  Дамир Натфуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән Иске Чүриле мәдәният йорты җитәкчесе Шәүкәт Вәлишинга мәдәният учреждениесенең матди-техник базанын ныгыту өчен бүләк итеп сертификат тапшырды. Тантана Казан дәүләт филармониясе каршында эшләп килүче “Илһамият” иҗат төркеме артистлары һәм үзешчәннәр чыгышлары белән үрелеп барды

“Казанка” хуҗалыгында урак, көзге чәчү төгәлләнде! 27.08.2019 “Казанка” хуҗалыгында урак, көзге чәчү төгәлләнде!
Район башлыгы Илшат Нуриев 25 августта игеннәрне урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен “Игенче” ширкәте комбайнчысы Илнур Габдрахмановка, “Кырлай” ширкәтеннән Илшат Нәфыйковка, “Тукай” ширкәтеннән Рафил Фәттаховка, “Кызыл Яр”дан Фәнил Мөхәммәтшинга, “Ашытбаш”тан Илшат Хәбибуллинга, “Северный” хуҗалыгыннан Равил Габдрахмановка, “Ватан” ширкәтеннән Рамил Фәйзиевкә Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

Геройлар авылы – Мирҗәм 27.08.2019 Геройлар авылы – Мирҗәм
Мирҗәмгә без республиканың танылган журналисты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы  Риман Гыйлемханов белән бергә бардык. Аның белән юл йөрүләре күңелле. Шәһәр юлларында гына йөрергә яратылган машинасын да кызганмый, кызыклы кешеләр бар дисәң, теләсә нинди юлдан үтәргә әзер.

Без өч герой биргән авылга барабыз.

Хәсәншәехтә йорт янып, биш балалы гаилә урамда калган 26.08.2019 Хәсәншәехтә йорт янып, биш балалы гаилә урамда калган
24нче август төнендә Арча районы Хәсәншәех авылында зур фаҗига булган. Әхмәтов Данил һәм Лилия йортлары янып, ирле-хатынлы 5 баласы белән урамда бернисез калган. Балалар 2007, 2010, 2014, 2016 һәм 2019 елгы. Могҗиза белән исән калып, уттан котылганнар, әмма йортны саклап кала алырлык булмаган. Хөрмәтле дуслар, укучыларыбыз һәм битараф булмаган кешеләр! Ярдәм һәм максималь репост сорыйбыз. «Матбугат.ру»га билгеле булганча, Әхмәтовларның барлык милке, көнкүреш кирәк-ярагы янып беткән. Ил төкерсә, күл була дигәндәй, булдыра алганча ярдәм күрсәтсәк иде. Саклык банкы картасы номеры  5336 6900 5785 5183 ЛИЛИЯ ЛОТФРАХМАН КЫЗЫ ӘХМӘТОВА

Якташыбыз Данил Гыйниятов: «Спортка юл диваннан торудан башлана» 25.08.2019 Якташыбыз Данил Гыйниятов: «Спортка юл диваннан торудан башлана»
31 августта Казанда триатлон буенча «TIMERMAN FULL – 2019» ярышлары уза.

Теркәлү үткән спортчылар исемлеге белән танышам. Казанда узган триатлон ярышларының берсендә танылган тележурналист Данил Гыйниятовның катнашуын күргәннән соң алда торган ярышта катнашучылар арасында да аның исеме очрар кебек. «Әле тәгаен аныкламадым. Катнашу-катнашмавымны әйтә алмыйм», – диде Данил Гыйниятов, әлеге турнир хакында сорагач. Берочтан аның сәламәт яшәү рәвеше белән дә таныштык.

Арчада яңа уку елына әзерлек буенча киңәшмә узды 24.08.2019 Арчада яңа уку елына әзерлек буенча киңәшмә узды
23 августта Арча районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, ТР мәгарифне үстерү институты проректоры Гөлнара Сәгыева катнашты.

Шөгыль, ял, бәйрәм – бергә 23.08.2019 Шөгыль, ял, бәйрәм – бергә

Август аенда үтүче Физкультурачы көнен арчалар район күләмендә Арча стадионында билгеләп узды. “Спорт һәм бокс көне” дигән бәйрәмдә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты.

«Ятаган» ансамбле фестивальдән лауреат булып кайтты 22.08.2019 «Ятаган» ансамбле фестивальдән лауреат булып кайтты
22 августта Казанда «Иске Казан түгәрәк уены» Республика татар фольклоры фестивале узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбеннән “Ятаган” гөсләчеләр ансамбле (җитәкчесе Гайнетдинов Альберт Салах улы) катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды.


Новости 1701 - 1800 из 3508
Страницы: