События

Ямьле май аенда Равиловлар алтын туйларын билгеләп үтте 04.06.2023

Ямьле май аенда Равиловлар алтын туйларын билгеләп үтте

Бу көнне аларга кунакка якын туганнары, дуслары, күршеләре килгән иде. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина, ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина Мөршидә ханым белән Хәйдәр әфәндене гомер бәйрәмнәре белән котладылар, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар. Ә без “алтын” пар белән үткәннәрне барладык.

“Мин сине электричка яллап алып кайттым”, – дип көлдерә Хәйдәр Мөршидәсен. Ә яңа елда гөрләтеп туй итәләр. Ул вакыттан соң 50 ел үтеп тә киткән. 
– Питрәч районы Күн авылы кызы мин. Сигезенче сыйныфтан соң әнигә булышу хыялы белән төзелеш училищесына укырга кердем. Эшләгән чорда комсомол оешмасы секретаре булдым. 21 яшемдә партиягә кандидат итеп алдылар. Партиягә монда кайткач кердем. Әле дә хәтерлим, Марс Гайнетдинов: “Син Сания апа кызымы әллә? Әниең яхшы кеше иде, кызы да моңа лаектыр”, – дип миңа сораулар да бирмәде, – дип искә ала яшьлек елларын Мөршидә ханым.

Кәче килене ул. Язмыш. Дус кызына кунакка кайта. Шунда аның ике туган абыйсы Хәйдәр белән таныша. Озакламый егет тәкъдим дә ясый. “Апаң кияүдә түгел, абыең өйләнмәгән. Озак та йөрмәдегез бит әле”, – дип каршы килеп карый әнисе. Тик кыз карарында нык тора: “Бирсәгез дә барам, бирмәсәгез дә”, – ди. Башта никах укытып яшиләр. Аннан әниләре язылышыгыз инде, ди. 
– Хәйдәр АТХда эшли иде. Район электр челтәренә керде. Фатир бирделәр. Бернәрсә дә юк иде әле. Әни 500 сум акча тоттырды, кайнана фатирны төзекләндергәндә ярдәм итте. Хәйдәр эшендә макталып килде, алдынгы буларак аның турында район газетасына да яздылар. Бераздан икенче фатир бирделәр. Мин кибетчеләр әзерли торган алты айлык курсларны, аннан кооператив техникумны тәмамладым, – диде Мөршидә ханым. – Районда сатучы, бүлек мөдире булдым, аннан тегү цехына директор итеп куйдылар. Идарә әгъзасы, парторг булдым. Макталып килдем, медальләр белән бүләкләндем. Райпо ярдәме белән финский йорт җиткезеп чыктык. 
Ике уллары дөньяга килә Равиловларның. Иң аянычлысы, әти-әни йөрәген телгәләп, бер уллары 22 яшендә вафат була. Олы уллары Айрат хәзерге вакытта гаиләсе белән төп йортта яши. Киленнәре Эльмира китапханәче, уллары Айрат укытучы. Оныклары Адилә үсеп килә.

Хәйдәр әфәнде сүзгә кысылмады, яныбызда елмаеп басып торды. Ә Мөршидә ханым сөйләде дә сөйләде. Фотоальбомны алып яшь чактагы фотосурәтләр белән дә таныштырды.
– Характерым буенча мин кешегә ачу саклый белмим. Чын күңелдән яхшылык эшләргә тырышам. Кайда гына яшәсәк тә, күршеләребез дә әйбәт булды. Аралашып яшәдек. Бу үзе зур байлык бит, – диде ул. – Хәйдәр дә шундый. Әйткәләшкән чакларда ул чыгып китә, бераздан әйләнеп кергәндә бар да онытыла. Мин кычкырыша белмим. Кайвакыт ничек моңа катырак әйтергә икән дип уйлап торам әле. Бик матур яшәдек. Ил дә гиздек. Башта үзебез генә, аннан балалар белән. Хәзер өйдә. Бакчабыз бар, анда мәш киләбез. Аннан буш вакытларда совет кинолары карыйм мин. Халык җырлары яратам. Яшь чакта сәхнәләрдә чыгыш ясый идем. Хәзер тамашачым Хәйдәр.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/iamle-mai-aenda-ravilovlar-altyn-tuilaryn-bilgelap-utte


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение