Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Атлас Солтанов: «Эшләмим икән – яшәмим»
“Әти-әни эшкә өйрәтте һәм гомер-гомергә хезмәт юлыннан атлыйм, чөнки эшсез торырга яратмыйм”, – ди ул.
Аның белән без Арчаның Ямашев урамындагы остаханәсендә очраштык. Үзенең фатиры бар. Әмма остаханә ясауны күздә тотып, әлеге иске генә йортны сатып алган.
Берничә ел хуҗасыз торган йорт хезмәт күп сорый. Ничә ел эшкәртелмәгән бакча бик күп вакытын алган. Йорт эчендә, ишегалдында да башкарасы эшнең чиге юк. Шуңа карамастан, Атлас Солтанов монда үзен патшалыгында итеп тоя. Күп хезмәт куясы барлыгы аны бөтенләй дә куркытмый.
Ишегалдына керүгә кәкре-бөкре агачларга игътибар иттем. “Минем эш материалларым шулар инде, – диде каршы алырга чыккан хуҗа. – Мин шундый кәкре-бөкре тамырлар, агачлардан сыннар ясыйм, ягъни, табигать тудырган әйберләрне үземчә эшкәртәм. Корнепластика дип атала ул. Яңа Кырлайдагы сыннарга игътибар иткәнегез бардыр. Бакый Урманче да аларны нәкъ менә сәнгатьнең шул төрен кулланып ясаган”.
Атлас Солтанов Азнакай районының Чалпы авылыннан. Гаиләдә сигез бала үскәннәр. Шуларның бишесе малай. Әтиләре балта остасы. Менә кайдан килгән аңа агач эшенә мәхәббәт.
– Әтигә ярдәм итеп үстек. Рубанокларны дүрт кул белән тарта идек. Ике якта ике кеше. Берсе әти булса, берсе без. Мәктәптә Әмирҗан абыйның хезмәт дәресләрендә дүрт аяклы артсыз урындыклар, балта, чүкеч, чалгы саплары ясарга өйрәндек. Аннан мин Лениногорскидагы педагогик сәнгать-музыка училищесына кердем. Үз көчем һәм тырышлыгым белән. Рәсем бүлегендә идем. Бер елдан укуны өзеп армиягә киттем. Германиядә хезмәт иттем. Анда да рәсем ясадым. Сәләтемне бик тиз белеп алдылар. Шунда ату спортына кереп киттем. Оста спортчылар рәтендә йөрдем. 1992 елга кадәр ату буенча республика ярышларына йөрдем, призлы урыннарны яулап килдем. “Социалистик Татарстан” оештыра иде аларны. Арча районына килгәч тә бу шөгылемне дәвам иттем. Район җыелма командасы составында беренчелекне бирмәдем, команда да биш ел рәттән чемпион исемен яулады, – дип истәлекләрен барлады ул.
Ә Арча якларына ничек килеп чыккан соң Азнакай егете? Армиядән соң ул училищеда укуын дәвам итә. Аннан юллама буенча педагогика көллиятенә эшкә килә. Үзе генә түгел, шулай ук әлеге училищены тәмамлаган хатыны Лидия Александровна белән. Икесе дә гомер буе көллияттә эшли. Төрле күргәзмәләр оештыру, уку йортына кунакка килгәннәргә (ул чорда чит илләрдән дә күп кеше килгән) истәлеккә сыннар ясау – күпме көч, вакыт, нервы таләп итә торган хезмәт.
– Училищеда укыганда диплом эшем дә корнепластика иде, – диде Атлас Әбүзәрович. – Аннан Чебоксардагы педагогик институтның сәнгать-графика факультетында укыдым әле. Шушы юнәлеш буенча. Һәм гомерем буе аңа тугры булып калдым. Эшләгән чорда район өчен төрле проектлар, эскизлар ясадым. Мәсәлән, хәтерләсәгез, үзәк парктагы (хәзер анда Җиңү паркы) сыннар, эшләнмәләр дә, шәһәрдәге берничә балалар бакчасы территорияләренең бизәлеше дә минем проект буенча башкарылды. “МСО” ширкәте заказы буенча да күп әйбер ясарга туры килде. Иң зур хезмәтем – Тукайның 100 еллыгы уңаеннан Кушлавычта комплекслы әйбер эшләү булды. Бик матур килеп чыкты ул һәм бик озак торды. 17 яшемдә беренче булып кош һәм ишәк сыннары ясасам, ул эш минем өчен гомерлек юлдашка әверелде.
Лидия һәм Атлас Солтановларның ике кызлары бар. Берсе – Божада, икенчесе Казанда яши. Божадагы кызлары көчле дизайнер, интерьерлар, күргәзмәләр проектлары эшли. Икенче кызларына да әти-әниләре сәләте йоккан, ул төрле материаллардан өй өчен кирәк-яраклар ясый. “Божада яшәүче кызга йорт төзүгә дә өлеш кертергә туры килде. Төзелеш эше күп булды. Әмма шөгылемне дә ташламадым”, – диде Атлас Әбүзәрович.
Кул эшләрен сата да ул, бүләк тә итә. Туганнарга, дусларга. Осталыгын белгәннәр аңа бүләк итеп акча салырга түгел, үз кул хезмәтен алып килергә ишарәли икән. Ул ясаган сыннар арасында гөл чүлмәге кую өчен җайланма белән урман җәнлекләре сыннары да, журнал, күчереп йөртә торган өстәлләр дә һәм тагын бик күп әйберләр бар. Саный китсәң, барлык ясаган әйберем биш йөзгә җыеладыр, ди ул.
Материалларны урманнан ала. Язын-көзен, кышын. Җайлы эш түгел ул. Әмма буш кул белән кайтканын хәтерләми Атлас Солтанов. “Табигать – минем стихиям”, – ди ул. Моннан тыш ул әле балыкчы да, тимердән төрле әйберләр ясау остасы да, рәссам да, спортчы да. Ветераннар арасында үткәрелгән республика спартакиадасында ату буенча призлы урыннар яулап кайткан. “Бу шөгылем миңа күңел, җан тынычлыгы бирә, – диде ул. – Хыялларым күп, аларны тормышка ашырасым бар әле”.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/atlas-soltanov-eslamim-ikan-iasamim