Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Авыз тутырып “әти“ дип әйтә алсаң иде...
22 июньдә илебез Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үтте
82 ел элек немец фашистлары СССР чикләрен үтеп кереп, тыныч йоклап яткан кешеләр өстенә бомбалар яудыра башлыйлар, халкыбыз өчен Бөек Ватан сугышы башлана.
Арчаларга бу коточкыч хәбәрне радио җиткерә. Сугышның беренче көнендә үк 1905-1918 елларда туган хәрби бурычлыларны мобилизацияләү турында Указ игълан ителә. Фронтка озатулар башлана. Китүчеләр үзләрен аямыйча Ватанны сакларга ант итәләр. 1941 елда хәрәкәттәге армиягә авыл хуҗалыгында, оешма, предприятиеләрдә эшләүче ир-егетләрнең яртысыннан артыгы алына. Төбәк-Чокырча авылыннан Ирина һәм Иван Ефимовларның, Югары Курсадан Абдуллиннарның, Наласадан Зариповларның – алтышар, Түбән Атыдан Гайнетдиновларның, Сарай-Чокырчадан Вәлиевләрнең, Наласадан Сабиров һәм Сәмигуллиннарның бишәр уллары сугышка китә.
Арча районыннан Бөек Ватан сугышында барысы 25 меңнән артык кеше катнаша, шуларның 14 меңнән артыгы кире кайта алмый. Шунысы үкенечле, кайта алмаучыларның күпмесе әле һаман да “хәбәрсез югалган“ булып санала, дистә меңләгән ил сакчыларының сөякләре бүген дә сугыш кырында күмелмәгән килеш ята.
Беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады, дигән сүзләр еш әйтелә, әмма аларны конкрет эшләр белән беркетүчеләр күп түгел. Бәхеткә, бар әле алар. Арча педагогика көллияте каршында эшләүче “Прометей“ эзләү отряды командиры, республиканың “Сугышчан дан клубы“ ассоциациясе әгъзасы Илһам Низаметдинов җитәкчелегендәге отряд ел саен диярлек сугыш барган урыннарда казу, эзләү эшләре алып бара. Алар һәлак булган сугышчыларның калдыкларын казып алып туганнар каберлекләренә җирләү кебек игелекле гамәлләр башкаралар, медальоннары табылган сугышчыларның туганнарын эзләп табалар.
Рәхмәтнең иң зурысы – республиканың “Сугышчан дан клубы“ ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепановка. Аның ярдәме белән йөзләгән якташларыбызның язмышлары ачыкланды, документлары якыннарына, туганнарына тапшырылды. “Арча хәбәрләре“ газетасы редакциясе дә аның белән тыгыз элемтәдә тора, әлеге игелекле эштә актив катнаша.
21 июньдә Хәтер һәм кайгы көненә багышланып үткәрелгән кичәдә Илһам Низаметдинов сугышта хәбәрсез югалды, дип исәпләнгән 17 якташыбызның документларын тапшырды. Арча шәһәрендә яшәүче Нәбиулла Хәкимҗанов әтисе турындагы документны алганда күз яшьләрен тыеп кала алмады.
“Без әтидән өч бала калганбыз, – диде ул. – Әти яңа өй җиткергән булган, түбәсе ябылмаган. Төнге сәгать 3кә кадәр шул түбәне япкан да, азрак ял итеп алган һәм фронтка китеп барган. Авылдан (Шушмабаштан) беренче көнне үк 35ме, 45ме ир-егет киткән. Әти Суслонгер газапларын да күргән. Соңгы хатында сугышка керәбез, исән чыксам тагын язармын дигән. Менә хәзер аның 1941 елның сентябрендә Смоленск өлкәсендә һәлак булуын белдем. Аның язмышын ачыклауга өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт!“
Үзе дә хәбәрсез югалган райондашларыбызның язмышларын ачыклауда актив катнашучы Венера Шәфигуллина әтисенең әтисе, Яңа Ашыт авылыннан сугышка киткән Нургали Сәйфуллинның документларын кабул итеп алды. “Безнең әти “Авыз тутырып әти дип әйтә алсаң иде, авыз тутырып ипи ашый алсаң иде, дип әйтә иде“, – диде. Әлеге сүзләр артында тетрәндергеч язмышлар, ятим калган балаларның күз яшьләре...
Кичәдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, “Сугышчан туганлык“ оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, педагогика көллияте студентлары катнашты.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/avyz-tutyryp-ati-dip-aita-alsan-ide