События

45 елдан соң очрашу 13.06.2023

45 елдан соң очрашу

Безгә бу турыда Яңа Кырлайдан Фаил Заһидуллин хәбәр итте.

"45 елга бер очрашу, - диде ул. - Мзктәбебезгә, укытучыларга баш иеп рәхмәт әйтергә килдек". Очрашу күңелле һәм бик дулкынландыргыч була. Кочаклашып күрешәләр, күзләргә яшь бөртекләре бәреп чыга...Кыр казлары кебек кайтты минем сабакташларым, ди Фаил Заһидуллин. Зәйнәп апа яныннан китәсе дә килми. Аның янында рәхәт. Әни кочагындагы кебек хис итәсең үзеңне, диләр сыйныфташлар. Зәйнәп апа Гатауллина рус теленнән укыткан. Математика укытучысы Сания Зиннәтова белән. Укытучы янында шундый рәхәт... Бу бит балачак белән күрешү! Ничек дулкынланмыйсың ди?! 3 класс. Укытучылар белән матур итеп кафеда утыралар. Ә сөйләрлек нәрсәләр күп. Кеше башыннан ниләр генә үтми... Сөенечлесе дә, көенечлесе дә... Ә барыбер дә бәхетле мизгелләр күбрәк.

https://www.youtube.com/watch?v=jGObqSyYFnA

https://www.youtube.com/watch?v=x0H03eM8fIA

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/45-eldan-son-ocrasu


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение