Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Бүген якташыбыз Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Бүген, 25 нче июнь көнне, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Гыймаев Илшат Сәхап улының туган көне - 60 яшьлек юбилее!
Илшат Сәхап улы Гыймаев 1963 елның 25 нче июньдә ТАССРның Арча районы Иске Муй авылында туа.
Белеме: Казан инженер-төзелеш институты.
Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:
05.1984 - 06.1984 - Татарстан Республикасының Саба Автобус техник паркында техник-технолог;
08.1984 - 07.1989 - Казан иженер-төзелеш институтында белем ала; Казан шәһәре;
08.1984 - 06.1993 - инженер бюро, бюро башлыгы; "Алабуга җиңел машиналар заводы" ҖБ;
07.1993 - 04.2004 - "Комтрансстрой" проект-җитештерү фирмасында баш инженер, финанс директоры;
05.2004 - 04.2016 - Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсендә төзелеш комплексын һәм төзелеш индустриясен үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече; төзелешне үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы; социаль инфраструктура һәм торак фонды объектларын төзү бүлеге башлыгы; төзелеш комплексын үстерү идарәсендә торак төзелешен үстерү бүлеге башлыгы; төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы.
22.04.2016 - хәзергәчә - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.
Бүләкләре: Татарстан Республикасы Президенты рәхмәт хаты; Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәт хаты; Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының рәхмәт хаты; Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының Мактау грамотасы; Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мактау грамотасы; "Россия мактаулы төзүчесе" мактаулы исеме; "Россиянең мактаулы төзүчесе" күкрәк билгесе; "Татарстанның мактаулы төзүчесе" күкрәк билгесе; “Фидакарь хезмәте өчен” медале; "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале; “Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада” истәлекле медале; “Сочи шәһәрендә 2014 елда XXII кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннары” истәлекле медале; “Казан шәһәрендә 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” истәлекле медале
Чыганак: https://minstroy.tatarstan.ru/tat/zamestitel-ministra-stroitelstva-arhitekturi-i.htm
Фото: tatar-inform.ru