Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
03.03.2016
Өчилеләр Шүрәле дә киңәшмәдә булган
29 февраль көнне Өчиле төп гомуми белем мәктәбендә башлангыч мәктәп укытучыларының "Яңа стандарт шартларында башлангыч сыйныф укучылары белән фәнни-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге" темасына семинар булып узды.
03.03.2016
Муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була ( АХЛ финалы)
7 мартта Боз сараенда Г.Тукайның тууына 130 елга багышлап муниципаль район башлыгы Кубогына алкалы хоккей буенча район беренчелеге була.
02.03.2016
Гитарачыларыбыз триосы III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар
26 февральдә Казанда “Морозко-2016”(“Суыккай-2016”) Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Анда Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты.
02.03.2016
Арча станциясендә “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды
Узган шимбә чараларга бай булды. Бу көнне Арча станциясендәге 9нчы “Шатлык” балалар бакчасы каршында “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды. Аны “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” дигән девиз белән “Көньяк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе үткәрде.
01.03.2016
Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды
20,27 февральдә Чистай шәһәрендә “Кама мозаикасы” исеме астында IX Республика фестиваль-конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары актив катнаштылар, лауреат һәм дипломант исемнәренә лаек булдылар.
01.03.2016
Безнең командага Татарстан спорт министырлыгы бүләкләре тапшырылды
18 нче февраль көне Әлмәт шәһәрендә Татарстанның урта уку йортлары студентлары арасында физкультура буенча олимпиада булып узды.
01.03.2016
Ашытбашта «Авыл көне»
21февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Ашытбаш авылында «Авыл көне» булды.
01.03.2016
«Халык көче таш яра» урам бәйрәме
6 март көнне 13.00 сәгатьтә Көнбатыш урамында («Западный» кибете янында) «Халык көче таш яра» исемле урам бәйрәме була
29.02.2016
Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
«Казан арты» тарих-этнография музеенда Гөлсинә Зәкиеваның «Ташлап китмә…» китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Анда Казаннан да кунаклар кайткан иде.
29.02.2016
Якташыбыз Назиров Алмас Әмин улын 60 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хөрмәтле Назиров Алмас Әмин улы! “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы Сезне олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбрикли!
28.02.2016
Укытучылар чаңгыда ярышты
Арча стадионында укытучылар арасында чаңгы ярышлары үтте. Аны мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары советы (рәисе Вакыйф Харисов) оештырды. Ярышларда 40 яшькәчә һәм 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты, шулай ук хатын-кызлар арасында һәм катнаш эстафета булды.
28.02.2016
Атна саен ярыш
Боз сараенда Утар Аты, Шушмабаш, Апаз, Яңа Кырлай, Арчаның 1нче урта мәктәбе, 5нче гимназиянең 2001 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге укучылары арасында хоккей ярышлары узды.
27.02.2016
«Ел тәрбиячесе” кем ул?
Арча сәнгать мәктәбендә район балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр арасында «Ел тәрбиячесе” бәйгесе булды.
26.02.2016
Кайнанам – киңәшчем һәм ярдәмчем
“Төп йорт килене” район бәйгесе уңышлы гына дәвам итә. Чираттагысы Лесхозда булды. Анда Казанбаштан биш бала үстереп, ике онык тәрбияләүче, 30 ел кайнана белән яшәгән Фәрия Әлмиева, Күлтәстән Нурания Әхмәдуллина, Югары Пошалымнан 20 еллык килен стажы булган өч бала анасы Резидә Галәветдинова, Лесхоздан 17 ел килен булып яшәгән, шулай ук өч балалы Лилия Фәсхетдинова, Кече Төрнәледән Гөлия Гыйлаҗиева, Түбән Пошалымнан Елена Гарипова катнашты.
26.02.2016
Арчада мәктәп директорлары булып эшләгән мәгариф ветераннары очрашты
25 февральдә Арчада нигездә 1990-2000 еллар арасында мәктәп директорлары булып эшләгән педагоглар очрашуы узды.
25.02.2016
“Бездә кунакта-Россия Герое Дмитрий Сафин”
22 нче февраль көнне Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое генерал-лейтенант Гани Сафиуллинның музей –утарында, Россия Герое Дмитрий Сафин, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Борханов, бер төркем Әфганстан ветераннары белән очрашу булды.
24.02.2016
Шушмабаш мәктәбе укытучысы Рәмлә Нуриева «Хәтер» сайты булдырган
Шушмабаш урта мәктәбендә хәзерге заман мәктәбендә хәрби–патриотик эшчәнлек” темасына тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының район семинары булып узды.
23.02.2016
Ватанны саклаучылар көне белән!
Хөрмәтле якташлар! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм!
22.02.2016
Казанбаш мәктәбенә бәйрәмгә кунаклар килде
22 нче февраль көнне Казанбаш төп мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур бәйрәм үткәрелде.
21.02.2016
Иң яхшы логотипка — бүләк!
Арча Хәбәрләре газетасы бөек якташыбыз Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган махсус билге-логотип иҗат итү буенча бәйге игълан итә. Эшләрне 1 мартка кадәр газетаның электрон адресына җибәрә аласыз (arvestnik@yandex.ru).Җиңүчене бүләк көтә.
20.02.2016
Арчалылар дәүләт бүләкләренә лаек булды
Арча Мәрхәмәтлек үзәге социаль хезмәткәре Низамиева Фирдәвес Рубил кызы халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
20.02.2016
Арчага байкерлар кайта. Арча мәдәният йортында бушка рок-концерт була.
2 мартта Арча ипподромында мотомасленица була. Арчага байкерлар кайта. «15 мотоцикл, 400ләп кеше килер, дип көтелә.
20.02.2016
21 февральдә һәм 23 февральдә Яңа Кенәрдә хоккей турнирлары була.
21 февральдә Яңа Кенәрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2005 елгылар һәм аннан да яшьрәкләр арасында хоккей турниры була. Балтач районы Сосна авылыннан да хоккей командасы килүе көтелә.
19.02.2016
Хәсәншәех хоккейчылары яна формаларын тәкъдим итте
18 февраль конне Хәсәншәехнын хоккейчы егетлрәе, аларга көч биреп торучы җанатарлары кабаттан «АРЧА» боз сараена жыелды.Бу көнне алар халыкка үзләренең яна формаларын тәкъдим итте һәм «ТАЙД-ФОЙЛ» хоккей командасы белән иптәшләрчә очрашу үткәрде.
19.02.2016
Арчада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды
Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов 19 февральдә Арча районында булды. Аны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
19.02.2016
Тукай әкиятләреннән торган музыкаль-шигъри композиция
М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “Тукай әкиятләре” дигән музыкаль-шигъри композиция оештырылачак. Бу чара Татарстанның театр әһелләре берлеге, “SFORZANDO” башкару сәнгатен җәелдерү хәйрия фонды белән берлектә 25 февраль көнне узачак.
19.02.2016
Күтәренке кәеф бүләк иттек
Яңа Кенәр мәктәп интернатында тәрбияләнүчеләр “Өмет” балаларны тернәкләндерү үзәгендә концерт куйды.
18.02.2016
Җиңүче командага-спорт инвентаре
Кичә Арча үзәк стадионында тагын чаңгы ярышлары булды. Бу юлы барлык мәктәпләр укытучылары җитезлектә көч сынашты. Ярышларны район мәгарифе профсоюз оешмасы (җитәкчесе Вакыйф Харисов) оештырды.
18.02.2016
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесе үрен безнекеләр яулады
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты» республика бәйгесенең зона ярышында безнең районнан катнашкан өч кеше дә җиңү яулады.
17.02.2016
Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне
14 февраль көнне Арча педагогия көллиятендә чаңгычылар көне уздырылды. Бу ярышларда уку группаларыннан 28 команда катнашты. Ярышлар шәхси һәм команда ара беренчелектә иң күп ара шууып узу буенча уздырылды.
17.02.2016
Кукмарада йөзү буенча “Зилант” балалар–яшүсмерләр спорт мәктәбенең бишенче ачык турниры булды.
Арчадан 16 яшь йөзүче барды. Әсхәт Ахунов 200 метр дистанциягә комплекслы йөзүдә өченче урынны яулады. Башкалар да уңышлы чыгыш ясады.
17.02.2016
Арча педагогика көллияте студентлары атуда да беренче
11–12 февральдә Казанда мылтыктан ату буенча республика ярышлары булды. Тренер Фәрит Минхаиров җитәкчелегендәге безнең район атучылары пьедесталның бөтен баскычларын яулады.
16.02.2016
Яңа Кенәрдә Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты булды
Түземсезләнеп көткән Тукай, Ленин урамы үзешчәннәренең дә урам концерты узып китте. Концерт бик матур, бай эчтәлекле булды. 3 сәгатьтән артык барган концертта барлыгы 64 кеше чыгыш ясады.
16.02.2016
ЯҢА КЕНӘРДӘ АҖАГАН ГӨРЛӘДЕ.
13 февраль иртәсен ашкынып, зур дулкынлану белән көтеп алдык. Бүген мәктәптә “АҖАГАН”! Районыбызның, Кенәр зонасына караган, 11 мәктәбе үзара көч сынашачак.
15.02.2016
Район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте
12 февраль көнне Арча үзәк китапханәсендә “Заманча китапханә һәм яңа эш алымнары” дигән баш астында район китапханәчеләренең семинар – киңәшмәсе үтте.
15.02.2016
Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде
Татарстанда 5 февральдән 26 февральгә кадәр “Хәтер маршы” акциясе игълан ителде. Быел ул Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана. Әлеге акция кысаларында Арча үзәк китапханәсендә “Бар җырымны илгә багышладым…” исемле әдәби-патриотик кичә узды.
14.02.2016
Арчада «Россия чаңгы юлы-2016 узды»
Арча стадионына чаңгы спортын яраткан кешеләр җыелган иде. Алар быел башка еллардагыдан да күбрәк булды. Беренче булып балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр старт алды. Финишка килгән һәр балага район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләр тапшырды.
13.02.2016
Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды
13 февральдә Урта курса авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
13.02.2016
Яшьләрнең активлыгы, әрсезлеге, осталыгы сокландырды.
Арча мәдәният йортында КВН булды. Анда Арча гуманитар-техник техникум белән Социаль белем бирү академияменң Арча филиалы командалары очрашты.
12.02.2016
Матур итеп эшлисез
“Северный” ширкәте районда элекке тәртипләрне саклап кала алган сирәк хуҗалыкларның берсе. Фермалар мал белән тулы, кешеләр иртән торып эшенә бара, вакытында акчасын ала. Хуҗалык кемгә карый гади халыкның анда эше юк. Алар җитәкчеләре Рөстәм Хәйруллинны гына белә, аны тыңлый, ышана.
12.02.2016
Ялгышырга ярамый
12 февральдә Арча район Советының бюджет–финанс һәм икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы һәм әйләнә–тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча даими комиссияләренең берләштерелгән утырышы булды.
12.02.2016
Тагын алты мәктәптә төзекләндерү эшләре бара
Мәктәпләрне ныклап төзекләндерү быел да дәвам итә. Хәзерге вакытта дүрт урында – Наласа, Хәсәншәех, Ташкичү, Иске Ашыт, Кәче мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре тулы көченә бара.
11.02.2016
Арчада аерым фән буенча олимпиадаларда җиңгән өчен укучыларга 10 мең сумлык сертификат тапшырылды
Төрле фәннәр буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган 4 укучы һәм аларның укытучылары район башлыгы бүләгенә лаек булды. Укучыларга 10ар мең, укытучыларына 5әр мең сумлык сертификат тапшырылды.
11.02.2016
Шаяннар һәм тапкырлар ярышты
Арча укучылар сараенда шаяннар, тапкырлар командаларының финал ярышлары булды. Ярышта Арчаның 5 гимназиясе, Утар Аты, Яңа Кенәр, Сикертән, Өчиле, Хәсәншәех мәктәпләре командалары катнашты.
11.02.2016
Тест нәтиҗәләре буенча 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләккән
8 февральдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев укытучылар белән очрашты. Анда мәгариф идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре каралды, 2016 елга бурычлар куелды.
11.02.2016
Азанны иң матур әйтүче кем?
Бүген Көнчыгыш мәчетендә имамнар арасында азан әйтүчеләр бәйгесе үтә.Имамнар моннан тыш нәсел җепләрен барлап, шәҗәрә дә төзеп килгән, дин буенча сорауларга да җавап бирделәр. Бәйге нәтиҗәләре белән соңрак таныштырырбыз.
10.02.2016
Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады
9 февральдә “Арча Арена” Боз сараенда Арча һәм Балтач районнарының муниципаль хезмәткәрләре командалары хоккей уйнады.
10.02.2016
Арча стадионында «Татарстан чаңгы юлы-2016» була
14 февральдә 10 сәгатьтә Арча стадионында «Татарстан чаңгы юлы-2016» үткәрелә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Стадионга рәхим итегез.
09.02.2016
15 февральдән иртәнге Казан–Арча шәһәр яны поезды йөри башлый
15 февральдән иртәнге Казан–Арча шәһәр яны поезды йөри башлый.
08.02.2016
Ашытбашта үткән шашка ярышы нәтиҗәләре
08.02.2016
Иң көчлеләр — Шушмабашта
6 февральдә Курса–Почмак урта мәктәбенең спорт залында 2000 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте призына көрәш буенча ярышлар узды.
07.02.2016
Мәдәният хезмәткәрләре узган елга нәтиҗә ясады
Мәдәният хезмәткәрләренең 2015 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булды. Анда Татарстан Республикасы Министлар Кабинеты карамагындагы Баш архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
06.02.2016
Мәскәүдә беренче татар фильмы төшерелгән
Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде.
06.02.2016
Хәсәншәех егетләре хоккейны каты уйный
Бу егетләрдә туган авылым «Хәсәншәех!» дигән зур горурлык хисе бар! Алар авылда гына яшәми. Арча Боз сараена тренировкага Казаннан ук кайтып йөрүчеләр бар!
05.02.2016
Кеше кадерен беләләр
4 февральдә Сеҗе авыл җирлегенә кергән авылларда яшәүчеләрнең җыены булды. Анда муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
04.02.2016
Арчабыз үсә
28–29 гыйнвар көннәрендә Арча шәһәрендә яшәүче гражданнарның җыеннары үтте. Аларда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов, аның урынбасары Камил Гомәров 2015 елда башкарылган эшләр, 2016 елда алда торган бурычлар турында чыгыш ясадылар.
04.02.2016
Арча мәдәният идарәсе 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде
2015 елда мәдәният учреждениеләре арасында мәдәният эшен оештыру буенча республика бәйгесе игълан ителгән иде. Арча мәдәният идарәсе икенче урынны яулап, 300 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Бу акча матди-техник базаны ныгыту өчен кулланылачак.
03.02.2016
Кичке чаңгы юлы
Районда чаңгы спортына караш үзгәрде, аның белән шөгыльләнүчеләр саны артты. Кичләрен стадионга төшсәң, Арчада күп кеше чаңгы шуа диярсең.
03.02.2016
Аларны кем алыштырыр?
Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 3 февральдә Яңа Кишет авыл җирлегендә яшәүче гражданнар җыенында катнашты.
03.02.2016
Арча халык театры спектакле «Саташу» (дәвамы)
Туфан Миннуллин «Саташу». Рольләрдә «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары. 3 бүлеге. Дәвамы бар.
02.02.2016
Арчада ике академиклы авыл бар
Арча район үзәгеннән 31 чакрым ераклыкта урнашкан Кышкар Россиядә иң зур мәдрәсәсе белән тарихка кереп калган. Шушы авылда туып-үскән сәүдәгәр Баязит бине Госман Әл-Кышкарый тарафыннан 1777 елда ачылган мәдрәсә 1918 елга кадәр эшли.
02.02.2016
Арчада яңа мәктәп төзеләчәк
29 гыйнварда Арча шәһәре гражданнарының җыены булды. 2015 елда башкарылган эшләр һәм 2016 елга бурычлар турында шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов чыгыш ясады.
02.02.2016
Ишегалды машина утарыннан ким түгел
– Мин шундый хыялый кеше инде – берәр нәрсә ясамасам, йоклый алмыйм. Әле дә хыялда булган әйберләр бар, аларның барысын ясап бетереп тә булмый, – ди Арча районы Яңа Сәрдә авылында әти-әнисенең төп нигезендә гомер кичерүче Наил Габдрахманов.
01.02.2016
Нәҗип Нәккаш Тукай белән илһамлана!
3 февраль көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә рәссам-хаттат Нәҗип Нәккашның шәхси күргәзмәсе ачыла. «Тукай белән илһамланып» дип аталган проектта тугралар остасының алтмышлап хезмәте урын ала.
01.02.2016
Сикертәндә төп йорт киленнәре көч сынашты
Сикертәндә «Төп йорт килене-2016» район бәйгесенең зона ярышы булды. Анда Сикертәннән Рамия Салихова, Ташкичтән Ләйсән Габдрашитова, Чөмә Елгадан Халидә Әүһәдиева, Урта Курсадан Лилия Камалова, Корайваннан Резеда Шакирова көч сынашты.
31.01.2016
Нәтиҗәләр эшне күрсәтә
Иске Кырлайда 22 гыйнвардан 23 гыйнвар төнендә буран котыра. Ә иртәгесен, 23 гыйнварда, авылда Иске Кырлай мәктәбендә укыган Фәнил Гарәфиев истәлегенә зур чаңгы ярышы булачак. Бәхеткә каршы, иртәнге якта буран тына төшә.
30.01.2016
Арчада район башлыгы призына көрәшәләр
Бүген спорткомплекста район башлыгы призына көрәш бәйгесе уза. Көрәшчеләр бик күп. Кубокны кайсы команда отар? Бәйгене карарга рәхим итегез.
30.01.2016
Кәчедән Илнар Ильязов — Россия чемпионы
Илнар Ильязов Кәче авылыннан. Арча агросәнәгать көллиятендә төзүче булырга укый. Голбол белән шөгыльләнә. Спортның бу төре бездә таныш түгел. Илнар аңа Лаешта сукырлар өчен мәктәптә укыганда өйрәнә. Бу спорт төре параолимпия уеннарына кертелгән. Мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен футбол ул. Аны күзләре бәйләнгән килеш ятып уйныйлар, туп та махсус, тавыш бирә торган.
30.01.2016
Арчада көрәшчеләр бил алышты
Арчада сәламәтлек спартакиадасы кысаларында көрәш буенча ярышлар үткәрелде. Анда Арча районы көрәш осталарыннан тыш күрше Саба, Әтнә, Балтач, Биектау районы көрәшчеләре дә катнашты.
29.01.2016
Курсалылар — өченче
Арча районының “Курса МТСы” ширкәте 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы элиталы орлыклар ассоциациясенә кергән хуҗалыклар арасында өченче урынны алды.
28.01.2016
Сеҗедән Булат Мөбәракшин квадроцикл ясаган
Арча районы Сеҗе авылында гомер итүче Булат Мөбәракшин ике улы белән бергә, квадроцикл ясаган. Хәзер хуҗалыкларында күп эшне шушы техника башкара икән.
28.01.2016
«Туган як тургае»
Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 75 яшь тулу уңаеннан “Әдәби кунакханә”дә очрашу.
27.01.2016
Яшьләр булган җирдә тормыш та алга китә
23-24 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә район тарихында беренче тапкыр “Без бит авыл яшьләре” дигән исем астында авыл яшьләре җыены үткәрелде.
27.01.2016
Ниһаять, Орнашбашта яңа клуб төзелә
Быел Орнашбаш авылында күпфункцияле үзәк төзелеше башланды. Бу көннәрдә кирпечтән үзәкнең диварлары салынды, түбә ябу эше бара. Әлеге бинаны КСМ ширкәте төзүчеләре сафка бастырачак. Җәйгә Орнашбаш авылы ФАП, китапханә һәм клублы булачак.
27.01.2016
5 нче линия ут чыбыкларын сузу программасы кертелде.
Утар- Аты авыл җирлеге торак пунктларында 5 нче линия ут чыбыкларын сузу программасы кертелде. Бу эшкә 830 мең акча каралган. Җәй айларында җирлектәге 5 авылда яңа электр линиясе сузылачак.
26.01.2016
Музейда китапларны тәкъдир итү кичәсе узды
2016 елның 23 гыйнварында «Казан арты» тарих-этнография музеенда“Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең “Шигъри тәлгәшләр” һәм “Гариф Ахунов исемендәге әдәбият премиясе лауреатлары” дигән китапларны тәкъдир итү кичәсе узды.
26.01.2016
Арча халык театры спектакле «Саташу» (дәвамы)
Туфан Миннуллин «Саташу». Рольләрдә «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары. 2 бүлеге. Дәвамы бар.
25.01.2016
Арчада «Без бит авыл яшьләре» җыены үтте
23-24 гыйнварда Арча педагогика көллиятендә «Без бит авыл яшьләре» дигән авыл яшьләре җыены булды. Анда авыл хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүче алтмышка якын егет һәм кыз катнашты.
24.01.2016
Без бит авыл малае
Арча педагогика көллиятендә үткән «Без бит авыл яшьләре» җыенында «Җидегән чишмә» Арча халык театры Туфан Миннуллинның «Без бит авыл малае» спектаклен тәкъдим итте.
24.01.2016
Гомәр Бәшировны искә алдык
Язучы Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Казан арты” тарих-этнография музеенда истәлекле очрашу булды. Искә алу кичәсенә язучының улы Зөфәр Бәширов, оныгы, Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүһәр ханым һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең апасы Равия апаның кызы Җәүһәр ханым килде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
23.01.2016
Арча халык театры «Саташу»
Cаташу. Рольләрдә «Җидегән чишмә» Арча халык театры артистлары. 1 бүлеге. Дәвамы бар
23.01.2016
Хәсәншәех хоккей командасы Апас районыннан жиңеп кайтты
Апастагы “Алтын алка” боз сараенда Хәсәншәех авылы хоккейчылары, Апас районының ике хоккей командасы белән очрашып, җиңү яулап кайтты.
22.01.2016
Автор «Кичә яраттым» китабын тәкъдир итү кичәсенә чакыра
29 гыйнварда көндезге 10 сәгатьтә «Казан арты» тарихи-этнография музеенда Зиннур Тимергалиевның «Кичә яраттым» исемле китабын тәкъдир итү була.
22.01.2016
Ашытбашта урам концертлары үткән
Районыбызда «Ал кыюлык, алга омтыл, Һич ялыйкмый алга бар» девизы белән урам концертлары гөрли. Без- Ашытбашлылар да бу проекттан читтә калмаска булдык. Урам концертларын беренчеләрдән булып Кызыл Октябрь һәм Пушкин урамы үзешчәннәре башлап җибәрде.
21.01.2016
Диләрә Гыйбадуллина беренче урынны яулады.
Рәсем сәнгате буенча “Кышкы палитра” республика бәйгесендә Арча сәнгать мәктәбе данын 3, 4 сыйныф укучылары Ләйсән Баһавиева, Диләрә Гыйбадуллина, Галия Гайнетдинова, Зөһрә Сибагатуллина, Зилә Шәмсетдинова яклады. Диләрә Гыйбадуллина (укытучысы Раилә Фәтхуллина) беренче урынны яулады.
21.01.2016
Яңа Кенәрдә урам концертлары кызганнан кыза бара
Гыйнвар башында Совет, Урак һәм Чүкеч, Ленин, Бакча урамнары җыелып концерт куйса, 20 февральдә эстафета башка урамнарга бирелә. Чыгышлар әле моның белән генә тәмамланмаячак. Алда тагын 3 концерт планлаштырыла икән. Апрель аенда исә иң яхшы номерларны туплаган гала-концерт була.
21.01.2016
“Җидегән чишмә” яңа спектакль сәхнәләштерә башлады
Арча мәдәният йорты каршындагы “Җидегән чишмә” Арча халык театры Туфан Миннуллинның “Без бит авыл малае” пьесасын сәхнәләштерә башлады. Тамашачы аны март аенда карый алачак.
21.01.2016
Энҗе Гарипова икенче дәрәҗә лауреат булды
Казанда “Талант канатларында” исемле Халыкара бәйге узды. Арча сәнгать мәктәбеннән Энҗе Гарипова (укытучысы Тайфә Гидиятуллина) “Эстрада вокалы” номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булды.
20.01.2016
16 гыйнварда Яңа Кенәрдә үткән көрәштә җиңүчеләр
Барысы 32 мәктәп командасы катнашты. Беренче урынны Курса-Почмак мәктәбе командасы, икенче – Шушмабаш, өченче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы алды.
19.01.2016
Яңа Кырлай китапханәсе грант откан
Яңа Кырлай китапханәсе Татарстан Республикасы китапханәләре арасында иң яхшысы дип табылган һәм 100 мең сум грант откан. Бу акчага ул мебель һәм җиһазлар алган.
18.01.2016
Якшәмбе көнне Җиңү паркында бәйрәм гөрләде
Узган якшәмбедә Җиңү паркында үткән чара оешкан төстә барды һәм бик күңелле булды. Халык та күп килгән иде.
17.01.2016
Яңа Кенәрдә көрәштеләр
Яңа Кенәр мәктәбенең спорт залында татарча көрәш иртәнге якта башланган иде, кичке сәгать 5кә кадәр барды. Мәктәп укучылары көрәште. Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рамил Гарифҗанов, районның татарча көрәш федерациясе рәисе Ренат Алиев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов, район мәгариф бүлеге җитәчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты.
16.01.2016
Бүген «Арча кичләре» булды
Арчалыларны көннең салкын булуы да куркытмады. Рәхәтләнеп биеделәр, уйнадылар. Уеннар балаларны гына түгел, яшьләрне дә үзенә тартты. Ә сәхнәдә үзешчәннәр чыгыш ясады.
15.01.2016
«Арча кичләре» була
Арчаның үзәк стадионы арчалыларны кабаттан үзенә чакыра.
16 гыйнварда кичке 6 сәгатьтә биредә «Арча кичләре» үткәрелә. Килегез, уйнап, җырлап, биеп күңел ачыгыз. Соңыннан дискотека була.
14.01.2016
Яшьлек һәм тәҗрибә очрашуы.
Һәркайда Яңа ел кәефе, Яңа ел рухы. Матур Арчабыз бәйрәм көннәрендә тагын да гүзәл. Һәркайда җемелдәп утлар яна, үзеңне әкияттәгедәй тоясың, ниндидер могҗиза булыр кебек.
14.01.2016
Яңара безнең Наласа
Районда әледән–әле яңа социаль объектлар ачылу, искеләрен ныклап төзекләндерелүен күзәтеп, бу авылларда яшәүчеләр белән бергә чын күңелдән куана да, шул ук вакытта бераз ак көнләшү хисләре дә кичерә идем. Туган авылым Наласа никтер бөтен республиканы колачлаган бу яңарыштан читтә калып килә сыман иде.
13.01.2016
Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре эшче яшьләр иҗат фестивале уздырган
8 январь көнне Апаз мәдәният йортында ЭШЧЕ ЯШЬЛӘР ИҖАТ ФЕСТИВАЛЕ узган. Анда Апаз һәм Шушмабаш авылы җирлекләре үзешчәннәре катнашкан.
12.01.2016
Арча боз сараенда Яңа ел шоу-программасы уздырыла.
12 гыйнварда Арча боз сараенда Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары катнашында Яңа ел шоу-программасы уздырыла.
11.01.2016
Яллар үтте дә китте…
Бик озак кебек тоелган яллар үтте дә китте. Ничек тагын эшкә тотынасы? Бу күпләр фикере. Ялны күңелле дә, файдалы да үткәрсәң әйбәт инде ул.
10.01.2016
7 район чаңгычылары ике көн ярышты. Ярыш бүген тәмам.
Арча, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Әтнә, Питрәч районнары мәктәпләре чаңгычылары Арча стадионында ике көн ярыштылар. Ярыш 9 гыйнварда башланды. Көчле чаңгычылар икенче көнне финалда ярышты.