События
11.07.2023
Без бүген «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Айрат Әүһәдиев гаиләсендә булдык
Яңа Иябашта Айратның хатыны Алсу, кызлары Адилә, Алия, Әминә каршы алды безне. Бик ачыклар. Өйләре ялт иткән. Айрат бөтен нәрсәне үзе эшли икән. Төзелештә эшләгән. 43 яшьтә. Ә Алсу өйдә балалар белән. Кечкенәсе 5 яшьлек Әминә әтисенең фуражкасын киеп "Россия" дигән җырны да җырлап күрсәтте. Айрат апрельдә ялга кайтып киткән. "Китәргә бер атна калгач, кулы шеште, - дип сөйләде Алсу. - Әйдә больницага дигәч, юк бармыйм, барсам, мине монда калдыралар, мин анда кирәк, минем анда иптәшләр, диде. Иптәшләрең гаиләңнән кадерлерәкмени дидем. Сез тынычта, анда тыныч түгел, диде". Айрат Чечняда хезмәт иткән. Анда хезмәт иткәндә "Александр Суворов" медале белән бүләкләнгән. Һәм менә хәзер махсус хәрби операциядә эшләгән батырлыклары өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Район хәрби комиссариатыннан Рәхмәт хаты да биргәннәр. Менә нинди егетләребез бар! Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bez-bugen-batyrlyk-ocen-medale-algan-airat-auhadiev-gaila...
Возврат к списку