Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Сагынып гомер иттем
Җан авазы. Арчада яшәүче Роза Шәйхетдинова яза.
САГЫНЫП ГОМЕР ИТТЕМ
Бу көннәрдә март аеның җылы кояшына, йомшак тәңкә карларына, ак бураннарына да сөенеп, якты дөньяга аяк баскан һәр иртә - кичемә шатланып яшәп ятам. Бу язны бик сагы нып, көтеп алдым.Яшь тә үзенекен итәдер инде, көздән үк кәефсезләнеп йөрдем дә, урын га ук ятып, озак кына авырып алдым. 38,5 градус температура белән ята идем, өй теле фоны чылтырады, барып трубканы алдым. Тавышы таныш булмаган хатын- кыз мине Өлкәннәр көне белән котлады. Сез кем, кем белән сөйләшәм, дигән сорауга: “Мин ...баш авылыннан, Мөслимә исемле мин ( ишетеп җиткермәдем, кабатлап та сорамадым, Күпер башмы?Шурабашмы, Иябашмы? күп бит бездә андый авыллар) Сез мине белмисез, Роза апа, мин генә сезне беләм. Ринат абыйны да белә идем, утырып кайтканыбыз булды. Сезнең шигырьләрегезне, мәкаләләрегезне бик яратып укыйм. Ринат абый бик әйбәт кеше булгандыр, гел аны искә аласыз,”—дип тезеп китте ул. Их, шушы урында Ринат турында горурланып, бераз сөйләп алырга иде дә бит, аякта көчкә басып торам шул. Ул шунда үз кайгысын әйтеп салды, 1ел элек 65 яшендә ире үлгән, елын үткәргәнгә 5 кенә көн икән әле.”Балалар таралышып китеп беттеләр, өйдә берүзем калдым, елыйм да елыйм, “—диде ул, шушы урында аның тавышы сынып, еламсырап китте. Бераз сөйләшеп, эчен буша тырга теләгәндер бәлки, ә минем үз хәлем хәл иде шул. Мин кайгысын уртаклаштым да, аңа сабырлык теләп, үземнең авырганымны әйтеп, гафу үтендем һәм икенче вакыт шалтыратырга куштым.Ул да гафу үтенеп, миннән дә алда трубканы куйды, ләкин кабат шалтыратмады. Кем иде ул Мөслимә? Үпкәләдеме?
Мин каты авырдым, китеп барам ахыры, дип уйлаган вакытлар булды.Бик озаклап савыктым, хәзер ярыйсы гына тернәкләнеп киләм. Гөрләвекләр акканны, яшел чирәм чыкканны, кыр казлары, торналар кайтканны көтәм һәм... Ринатымины сагынам. Өзелеп сагынам. Ринатым Кама Тамагы егете иде, 7 балалы гаиләдә икенче бала булып туган.
Минем өчен, әнием өчен үз туган ягын, әти- әнисен, туганнарын калдырып, Арчага кайтты ул. Дөрес, безгә барыбер аерылып чыгып, үз тормышыбызны корырга кирәк иде. Ринатым май заводында машинада эшли, миңа да эш урыны буласы, завод хуҗасы ярты елдан фатир бирергә дә ышандыра, җибәрәсе килми. Ләкин минем әнием Арчада ялгыз яшәп ята һәм еш авырый, минем күзләрем гел яшьле була. Ринатым игътибарлы, моңсулыгымны, үзәгем өзелгәнне күрә иде. Мин -- укытучыларның җәйге ялында , шуңа әни янына кайтып бер атна булса да, торып килергә киңәш итте. Үзе, чыгып киткәнче әзрәк акча туплыйк инде, диеп, вакыт сузып һаман эшләде.Без Казанга урнашырга уйлашкан идек, дүрт ай торгач, әти- әнисе фатихасы белән чыгып киттек. Казанда тукталмыйча Арчага кайттык, башта әнинең хәлен белик, дидек һәм шунда урнашып та калдык. Ринатым Арчаны ошатты, эш тиз табылды, мин автоклуб мөдире, Ринатым шул машинада шофер булып урнашты, аннары райкомга шофер итеп алдылар...
Мин аны гомер буе сагынып яшәдем, ул кешелекле, тырыш, бик гадел һәм яхшы күңелле кеше иде. Олыны олы, кечене кече итә белде, кешегә ярдәм итәргә яратты, кешеләр белән тиз аралашты, тиз дуслашты. Авылга кайтып йөргән елларда өстәл артына утырып ашап- эчкәч, күршедәге олы яшьтәге абый янына кереп, хәлләрен белеп чыга.
Каршыбызда гына торучы мулла бабайга сәдака биреп, бераз утырып, вәгазь тыңлап чыга.
Машинасы янында бала- чага булса, аларны утыртып, урам әйләндереп кайта һәм шулар дан күңеленә рәхәтлек таба иде. Кичке як иде инде, авылда бәрәңге алып ятабыз, алып бетереп, Арчага кайтырга кирәк. Аласы җир әле шактый гына. Шул вакыт авылның 2 ир- егете кереп, Курса станциясенә илтеп куярга сорыйлар, Казанга китеп барулары икән.
Мондый вакытта кем кешене эштән бүлеп йөри инде, авылдаш булсалар да, мин аларны ачуланып чыгарып җибәрдем. 2-3 минуттан, болай булмый дип, көрәген куеп Ринатым да чыгып китте. “Менә күрдеңме, 20 минут та үтмәде, урман буена кадәр генә илттем.
Алар да бәрәңге алганнар, бераз кәефләнгәннәр инде, җәяү китсәләр поездга да өлгермәсләр иде,”—дип, рәхәтлек кичереп эшкә тотынды. Әз генә соңарып, бәрәңгене дә алып бетердек. Авылыбыз кешеләренә Арчадан алып кайтасы яки алып китәсе әйберләре булса да, берсүзсез тыңлады, кемнәрнедер утыртып алып кайтты, алып китте, игелеген күп күрделәр.Ә Арча кешеләре турында әйтәсе дә юк, кемнәргә генә тимәде икән аның ярдәме?!
Ул райкомда шофер булып эшләде, авариягә очрап 36 яшендә гомере өзелде. Балалар әтисез, мин тол калдым. Бу хәсрәтнең авырлыгын, әчелеген аңлатып бетерә торган түгел, 3 кечкенә кыз балаларым, авыру әнием белән берүзем торып калдым. Шушы авыр көннәрдә үзең белән бертуган бер кешең булсын икән!!! Юк шул, бер генә бала булып калганмын. Көндез гомер эштә үтә, дус бар, дошман бар, диләр, сыгылганыңны күрсәтмәскә тырышасың, түзәсең. Иртә- кич бу хәсрәтне күз яшьсез генә күтәрермен, димә, күзләрдән яшь елгадай ага. Күп еладым, күп түктем күз яшьләрен, ләкин әниемә, балаларга күрсәтмәскә тырыштым. Аллаһы Тәгалә, адәм баласына күтәрә алмас кайгы бирмәм, дигән. Авырга китсә, Үзе ярдәм итеп, сабырлык бирә икән ул. Көннәрдән бер көнне мин төш күрдем. Өй җыештырып йөрим, имеш. Шунда көзгегә күзем төште, карасам, сул күземнән битем буйлап, иягемә кадәр канлы яшь агып төшкән. Сукыраймам микән инде мин, дип, бик каты куркып уяндым. Уянгач та шактый вакыт тынычлана алмый яттым. Бу төшне,Аллаһы Тәгаләнең мине кисәтүедер бәлки, дип кабул иттем һәм киләчәк тормышымның бөтен асылын уйлап, үземне әкренләп кулга алдым. Сабырлыку сары алтын, диләр. Мин сабыр иттем, түзем булырга өйрәндем...
Яз күңелне кузгатты, Ринатымны сагынам. Инде 45 нче язымны аннан башка гына каршылыйм. Ул балаларны бик яратты, әнине бик хөрмәт итте, үз әнисе шикелле якын күрде, әни димәгән сулышы юк иде. Үзем дә кадер- хөрмәттә яратып һәм яратылып яшәдем. Яклаучыбыз да, саклаучыбыз да бар, дип, горурланып, сөенеп яшәдек. Сагындыра, сагышымны шигырь юлларына салам, җиңел булып китә.
НИК КИЛДЕҢ
И, язмышым, нишләдең син,
Нигә гел ялгышасың?
Бер чеметем бәхетемә
Бер уч кайгы кушасың?!?
Ник каердың минем канатымны,
Ник имгәттең йөрәк, җанымны?
Кара болытларга нигә күмдең,
Яшәлмәгән гомер таңымны?
Әтисезлек җаннарымны телде,
Хәзер инде толлык кайгысы.
Нигә миңа урала соң һаман
Хәсрәтләрнең иң-иң ачысы?!?
Тол хатынның ятим кызы идем,
Пар канатлы булгач, сөендем.
Сөеп- сөелеп кенә яши идек,
Әй, ятимлек, тагын ник килдең?!?
Мин иң газиз кешемне югалттым,
Ул иде бәхетем, терәгем.
Авыр миңа, авыр, беләсеңме,
Җаным елый, елый йөрәгем.
1978 ел, февраль. Роза Шәйхетдинова
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sagynyp-gomer-ittem