Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Алар бер-берсен бер күрүдә ошаталар
Шушмабаштан Рәмзия белән Габделфәт Кәримовларны балалары Арчага кунакка чакыра. Район Мәдәният йорты янында очрашырбыз, диләр. Менә алар Мәдәният йорты янына килеп туктадылар. Ашыкмый гына машинадан төштеләр. Ә аларны каршы алучы юк... Килеп җитмәделәрме икән?! ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова яннарына килеп, исәнләшеп, әйдәгез эчкә керәбез, дип дәште. Аптырашып иярделәр...
Ә Мәдәният йортының икенче катында балалары ике якка тезелешеп басып, әти-әниләрен көтәләр иде инде. Юбилярлар, бу ни хәл икән, дип өске якка күтәрелделәр. Ә анда-а, балалары, оныклары чәчәкләр белән көтеп тора! Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов, район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина, ЗАГС мөдире Фәридә Бәхтиярова, ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова – бар да шунда. Гаҗәпләнүләренең чик-чамасы булмады! “Гаилә кору – җиңел, ә аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак, – дип сөйләде ЗАГСның баш белгече Гөлназ Маркелова. – Бары гаиләле, балалы кеше генә үзен чын мәгънәсендә бәхетле, дип атый аладыр. Рәмзия апа белән Габделфәт абыйның бергә яши башлауларына 45 ел. Бүген аларның сапфир туйлары”.
Габделфәт Йосыф улы Шушмабаш авылында зур гаиләдә туып-үсә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, туган авылында кала. Ә Рәмзия Казанка авылы кызы. Казан медицина училищесын тәмамлап, Шушмабаш даруханәсенә эшкә кайта. Эшен ярата. Габделфәт белән дә даруханәдә танышалар. Егет бер күрүдә кызны ошата. Чибәр, елмаеп кына тора. Кыз да егетне ошата. “Мондый егет тә булыр икән”, – дип уйлап куя. “Клубтан бер озатты да, башка яныма бер егетне дә китермәде, - дип елмаеп сөйли Рәмзия апа. – Әгәр дә миңа кияүгә чыкмаса, бәхете булмасын моның, дип тә әйткән әле ул. Аллага шөкер, дус-тату яшәдек, кыерсыту, читкә йөрүләр – берсе дә булмады. Дөрес, тормышта төрле вакытлар була, әмма без гомер юлын лаеклы үтә алдык”. “Аңлашып яшибез, бер-беребезне авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмәдек, – дип сөйләде Габделфәт абый. – Балаларны үстердек, укыттык, хәзер һәркайсының үз тормышы. Инде менә оныкларны үстереп киләбез. Тагын берәү туды бит әле менә...”. Көлешәләр. Чөнки залда матур күлмәкле бер нәни кыз әле бии, әле сикерә.., мәш килә. Күзләр шунда гына. “Нәкъ нәни Рәмзия, ул аяклары, ул атлап йөрүләре...”, – дип әйтеп куйды бертуган апасы Энҗе.
1978 елның матур җәй аенда өйләнешәләр. Төп нигезгә килен булып төшә Рәмзия. Ике уллары, бер кызлары туа. Алмаз, Булат һәм Алсу. Күп итеп мал асрыйлар. Төп нигездә яшәп, әти-әниләренең дә хәер-фатыйхасын, риза-бәхиллекләрен алып калалар. Хәзерге көндә шушы матур, нык нигезгә балалар, оныклар, туганнар еш кайталар.
– Хөрмәтле Габделфәт Йосыпович, Рәмзия Мидхәтовна, сапфир туегызны раслап, сезне ЗАГС бүлегенең Дан китабына кул куярга чакырам. Рәхим итегез! – дип дәште баш белгеч Гөлназ Маркелова.
Нинди дулкынландыргыч мизгелләр! Әле аның “Сапфир туй” медальләре дә бар!
– Ну ничегрәк сюрприз, – дип башлады сүзен Шушмабаш авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов. – Безнең җирлектә иң үрнәк гаиләләрнең берсе сез. Рәмзия апа гел бер урында эшләде. Габделфәт абый гади хезмәттән (механизатор, ферма мөдире) җитәкчелеккә кадәр күтәрелде. Үзегезнең хезмәтегез белән дә, бер-берегезгә мөнәсәбәтегез белән дә үрнәк булдыгыз. Берсеннән-берсе акыллы, тәртипле балалар үстердегез. Без сезне хөрмәт итәбез. Исән-сау булыгыз!
Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина район башлыгы Илшат Нуриевның котлавын тапшырды. Хатын-кызлар советы исеменнән дә бик матур итеп котлады. Балаларның, туганнарының котлаулары, парлылар вальсы, ахырдан юбилярлдарның яңа өйләнешүче парларга матур теләкләрен әйтүләре белән тәмамланды тантана. Аннан соң барысы да җыелышып, Арчада яшәүче олы уллары Алмазга кунакка киттеләр. Бәйрәм дәвам итте. Әле алда бәйрәмнәр буласы: сентябрьдә Габделфәт абыйга 70 яшь туласы!
– Безнең әти белән әни бик сабыр, булган кешеләр, – дип сөйләде кызлары Алсу. – Мин кияүгә чыкканда да әти кебек кешене эзләдем...
Тигезлек белән гомер итәргә язсын!
Румия Надршина
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/lar-ber-bersen-ber-kuruda-osatalar