Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Катык эченнән акча эзләдем. Аны табуы бик җиңел, алу кыен икән
Питрәч урманы ул көнне гөрләп торды. Җыр-бию тынмады, уеннар, ярышлар алышынды, рәхмәт хатлары ияләрен тапты.
Узган җомгада Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел Сабада булган иде.
Журналистлар Сабантуе, дигәч, күңелләр күтәрелеп куя. Чөнки сабантуйны алар күрә алмый. Алар өчен ул бәйрәм түгел, эш. Мин үзем, мәсәлән, ел да сәнгать, спорт, уеннарга кагылышлы өлеше турында язам. Уйлап карасаң, сабантуй көрәш, ат чабышыннан кала шуннан гына тора да. Көннәр буе мәйдан тирәли йөреп, үземә материал туплап, кичкә көчкә әлсерәп бетеп өйгә кайтып егылам. Кая анда сабантуйның башка урыннарын карау. Күзгә берни күренми башлый.
Ә бу язганнар миңа гына түгел, бөтен журналистларга да кагыла. Минем белән барысы да килешерләр, дип уйлыйм. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте дә нәкъ менә шуны күз алдында тотып, журналистларга бәйрәм ясау йөзеннән оештырадыр да инде аны. Чират буенча республиканың төрле районында үткәрелүе дә үзенчә кызык – башка җирлекләр белән дә танышасың, чагыштырасың, журналистлары белән очрашасың, аралашасың. Саба башлап җибәрсә, Питрәч дәвам итте. Киләсе елга эстафетаны кайсы район үз кулына алыр, анысы билгесез. Әлегә быел үткәне турында сөйләшик.
Узган ел мин катнаша алмаган идем. Шуңа һәр нәрсәне кызыксынып күзәттем. Кунакларны Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч районы газетасы мөхәррире Ольга Шәмсетдинова сәламләде. Сү уңаеннан, Ольга Арча педагогия училищесын тәмамлаган, укыган елларында Арча театрына йөреп, Галиябануны уйнаганын хәтерлим. Чөнки мин ул спектакльдә аның әнисе Галимәбану идем. Димәк, аның Арча белән элемтәсе дә бар. Бездән чыккан кадр!
– Шулай җыелып бәйрәм итү безнең бер команда булып эшләвебезне күрсәтә, – диде “ТАТМЕДИА” матбугат һәм массакүләм чаралар республика агетлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова һәм озак еллар эшләгән журналистларга Рәхмәт хатлары тапшырды. – Бүгенге ярышларда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә булачак. Әмма республика, халык мәнфәгатьләрен яктыртучылар буларак, без һәрвакыт җиңеп чыгачакбыз.
– Күрәсезме, “ТАТМЕДИА” нинди зур көч! Республиканың тормышы сездән, журналистлардан башка мөмкин түгел. Милли гореф-гадәтләрне саклап килеп шундый сабантуй үткәрүне традициягә кертеп җибәрү дә безнең бердәмлекне раслый, – диде “ТАТМЕДИА” акцинерлык җәмгыяте җитәкчесе Шамил Садыков.
Менә бу урында инде тулырак әйтеп үтәсе килә. Генераль директор 2023 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылучылар санының артуын билгеләп үтте һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешкән редакция мөхәррирләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Егермедән артык редакция арасында безнең “Арча хәбәрләре” дә бар. Исрафил Насыйбуллин да җитәкче кулыннан рәхмәт хаты алды. Бу – безнең хезмәтебезгә бәя.
Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң иң кызыклы мизгелләре башланды. Иң беренче булып бизәлгән атлар белән җырлап, гармун тартып бирнә җыйдылар. Һәр редакция әзерләнеп, үз бүләген алып килгән. Бирнә тапшыру күренешен кызыклы да, үзенчәлекле дә итәргә тырыштылар. Җырладылар да, биеделәр дә, иҗат итеп алып килгән шигырьләрен дә сөйләделәр. Көчле алкышлар астында үткән бирнә җыю күңелле килеп чыкты. “Сабантуйга алып килдек бүләк тулы чемодан...”, – дип җырладылар. Аның кадәр булмаса да, бүләкнең зурысы, кечкенәсе юк.Төймә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләрме әле?
Аннан инде уеннар китте. Журналистларны шуның кадәр актив дип уйламый идем. Уеннарга керергә өлгереп булмый, язылып беткән булалар. Зур мәйданда һәрберсен карарга да хәтта өлгермисең. Бер урында зур ботинкалар киеп йөгерәләр. Икенче җирдә капчык киеп сикерәләр. Әтәч артыннан да кудылар, тоттылармы, юкмы, күрә алмадым, чөнки әтәч бик җитез булып чыкты, коерыкны сыртка салып, журналистлар янынан тизрәк таярга тырышты.
Кыскасы, уеннар бик күп төрле иде. Аркан да тартыштылар, кул да көрәштерделәр, гер дә күтәрделәр. Безнең Арча Мәдәният йортында эшләп киткән (барыбер үзебезнеке), хәзерге вакытта “Тәртип” радиосы алып баручысы Айгөл Нәбиуллина егерме тапкыр гер күтәрде! “Тагын күтәрә идем әле. Җитеп торыр, диделәр, – диде ул. – Спорт белән шөгыльләнәм мин. Тренажер залына йөрим. Ә герне беренче тапкыр күтәрәм”.
Чит кешеләрне күрсәтәсез, үзегез катнаштыгызмы соң, дисездер инде. Язылырга өлгерә алганнар көчен сынады. Журналистыбыз Румия Надршинаның уллары Сәгыйть белән Ильяс бүләкне җыеп кына тордылар. Җиде төр ярышта катнашып, җидешәр төрле бүләк алдылар! Бөтенесенә өлгерәләр – чүлмәк тә ваттылар, таяк та тартыштылар, капчык сугышында да катнаштылар. Румия үзе дә алардан калышмаган булып чыкты.
– Катык эченнән акча эзләдем. Аны табуы бик җиңел, алу кыен икән, – диде ул. – Чүлмәк ватуга да кердем. Малайлар ватты, мин тидерә алмадым шул.
– Минем кызым Зөһрә “СалаваТИКлар” оештырган уеннарда катнашып бүләкләр алды, – диде хезмәттәшебез Гөлнур Миннебаева.
“Арча” радиосында эшләүче Раушан Нәбиуллин көрәштә катнашып карарга булды.
– Беренче тапкыр көрәшүем. Үземне сынап карыйм әле, – диде ул.
Без аңа көч биреп тордык. Молодец, алай җиңел генә бирешмәде, көндәшен хәйран азаплады. Көрәш, дигәннән, ул да кызу барды. Беренче урынны Мамадыштан Илдар Хәсәнов алды.
Җыр көне буе тынмады. Балалар өчен “СалаваТИКлар” тулы бер концерт куйды. Ә без Арча кияве Илназарны, Лилия Хәйруллина белән Зәринәне һәм башка эстрада артистлары чыгышларын карап хозурландык, рәхәтләнеп биедек.
Питрәчләр матур итеп каршы алган кебек, тәмле итеп сыйладылар да. Саф һавада барың бергә җыелып казанда пешкән тәмле пылау ашауга, хуш исле чәй эчүгә ни җитә! Чыннан да, бу бәйрәм безнең, республика журналистларының бердәмлеген раслады.
Гөлсинә Зәкиева