События

Урам халкы чаң суга 02.08.2023

Урам халкы чаң суга

Илфат Шакиров: “Юл һәлакәте булып берәр кеше үлсә, шунда ук программа да барлыкка килә, акчасын да табалар”.
Арчаның Вахитов урамында район һәм шәһәр җитәкчеләре бер төркем халык белән очрашып, аларның зарын тыңлады.
Ә бу очрашуның сәбәбе – юл. Вахитов урамы шәһәрнең иң зур урамнарыннан берсе. Буеннан буена асфальт җәелгән. Анысы өчен халык бик рәхмәтле. Заманында биредә чокыр-чакыр иде, тигезсез, яңгырлардан соң пычрак юлдан йөрү кемгә ошасын?! Әмма асфальт җәюнең дә үз кыенлыгы бар икән. Тигез юлны машина, мотоцикллар үз иткән. Узышка чыкканнар, диярсең, “очалар” гына. Аның тагын бер үзенчәлеге бар – төп юлга янәшә урам, ЮХИДИ хезмәткәрләре анда күренми, теләсә ничек чабалар. Ә балалар, кешеләр турында уйлау юк.
Дөрес, урамда ясалма күтәртмәлекләр бар. Бер чаттан икенчесенә булган һәр өлешенә диярлек ике җирдә ясалган. Ә менә иң куркыныч урыны, коммуналь хуҗалык урнашкан башы нәүмиз булып калган. Анысында кешеләр яшәми, дип уйлаганнардыр күрәсең. Чынбарлыкта, иң куркыныч урыны шушы инде аның. Өске яктан машиналар “очып” төшәләр, акрынаеп та тормыйча урам ягына борылалар һәм шундый ук тизлек белән хәрәкәтләрен дәвам итәләр.
Шуны күреп, балалар өчен котлары алынып торган әти-әниләр (урамның бу башында дүрт йортта гына да берсеннән-берсе кечкенә тугыз бала бар) ясалма күтәртмәлек ясауларын сорап район башкарма комитетына хат язган булганнар. Юк, димәгәннәр. “Булыр, кайтыр, бирербез”, – дип шаярталар андый чакта. Урам халкы да вәгъдә ителгәнне өч ел көткән. Ниһаять, шушы араларда аны ясап киткәннәр. Әмма анысы да... “Эшләсәң дә ярамый, эшләмәсәң дә”, – дияргә ярата инде андый чакта җитәкчеләр. Ярый, нишләп ярамасын, тик кешечә генә булсын. Урамның ике башына түгел, нәкъ уртасына урнаштырганнар аны, юл билгесен агач артына “яшереп” куйдылар, ә күтәртмәнең биеклеге Арча “шумахерлары” өчен “чүп кенә” килеп чыккан. Яннарына барып аңлатырга теләгәннәр, тик... “Бернәрсә белмибез, кушканны эшлибез. ГОСТ буенча. Үзгәртсәң, ЮХИДИ хезмәткәрләре кабул итми”. 
Район газетасы сайтында халыкның ризасызлыгы хакында хәбәр басылып чыккач, баш мөхәррир Исрафил Насыйбуллин бу мәсьәләне шунда ук күтәреп алды һәм ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимовка мөрәҗәгать итте. Ә ул үз чиратында урам халкы белән сөйләшергә булды. Аның белән очрашырга шул тирәдә яшәгән өлкәннәр, балалар – барысы да чыкты. Иң кызыгы, шул вакытта бер машина ясалма күтәртмәлекне сызгырып кына үтеп китте һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сакчылары кулына да “эләкте”.
– Көн саен кичләрен килегез сез монда. Планыгыз үтәлер, – диделәр ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесенә. – Менә шуңа зарланабыз да инде без.
Халык зарын тыңлап, чыннан да кешеләрнең дөрес проблема күтәргәннәрен аңлаган Рөстәм Хәкимов бу хәлне җитәкчеләргә җиткерергә вәгъдә итте. Икенче атнаны ук урам халкы белән очрашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов, аның беренче урынбасары Илшат Галимуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, подрядчы, ягьни, шул күтәртмәлекләрне эшләүче оешма вәкиле килде. Алар халык зарын игътибар белән тыңлады.   
– Чат башында чүп ташлау өчен контейнер куелган. Кайчак чүп ташларга чыгам да, кызу тизлек белән килгән машинаны күреп, бәреп китә инде бу, дип, кире кереп китәм, – диде өлкән яшьтәге Ринат абый.
– Кичләрен мотоциклларның ничек үкертеп чапканнарын күрсәгез сез. Берсендә каршыларына чыктым. “Монда никадәр балалар уйный, ул чабуын белә. Берәр нәрсә булса, нишләрсез”, – дидем. – диде Илфат Шакиров.
– Икенче елга программага кертербез, – дип вәгъдә итте җитәкчеләр мондагы хәлне аңлаганнан, зур хәрәкәтне үз күзләре белән күргәннән соң. 
– Тагын өч ел көтәргә туры килмәсен иде инде, – диде әниләр.
– Юл һәлакәте булып берәр кеше үлсә, шунда ук программа да барлыкка килә, акчасын да табалар. Алла сакласын, аңарчы берәр хәл генә килеп чыга күрмәсен, – диде Илфат.
Җитәкчеләр халык зарын ишетте. Җыелышып килделәр, аралаштылар, уртак фикергә килделәр, вәгъдә бирделәр. Хәзер көтәргә генә кала.

Гөлсинә Зәкиева

Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/uram-xalky-can-suga


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение