События

Арчалар сәяхәттән кайтты 11.08.2023

Арчалар сәяхәттән кайтты

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгьзалары җәйне үткәрә белә.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Ташламалы юлламалар белән автобуста Мәскәүгә, Санк-Петербургка, Төньяк Кавказга, самолетта Абхазиягә, теплоходта Түбән Новгородка, әле яңа гына автобуста Чабаксарга бардылар. Афәрин, профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов, үзенекеләрне кайгыртып тора! Чабаксарга өч сәгатьләп бардылар. Кыен булмады. Җиләс, уңайлы автобуста рәхәтләнеп тирбәлеп кенә бардылар.Чабаксарда шәһәр белән таныштылар, туган як музеена керделәр, кафеда тамак ялгап чыктылар. Чабаксар (Шупашкар) - Чувашстан Республикасының башкаласы. Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле. 1455 елда Казан һәм Свияжск архиескопы Гурий Казанга барышлый Чабаксарга керә һәм Иван Грозный приказы буенча булачак Кремль урынын билгели. Кремльне шул ук елны төзиләр.  Ул берничә тапкыр яна. "Чабаксарда бүген ярты миллион кеше яши, - дип сөйләде гид Олег Анатольевич. - Бу Казанндагы халыкның яртысы. Ә мәйданы 250 кв.км. Шәһәр 7 калкулыкка урнашкан. Мәскәү кебек. Шәһәрне Иделгә коючы елгалар бүлгәли. 5 күпер бар. Шуларның берсе Мәскәү күпере. Табигате, үзегез күрәсез,  матур".  1767 елда әби патша Екатерина ll Идел буенча эшлекле сәяхәт вакытында Чабаксарга да туктала. Ул бу җирлекне бик ошата. 14 елдан соң 1781 елда Гербын раслый. Гербның өске ягы Казанныкы, ә аскы өлешендә бай табигатьне чагылдыручы үрдәкләр очып бара.  (фото музейда төшереп алынды). 46 метр биеклектәге кочагын җәеп торучы Ана монументы да дулкынландыргыч. Монда Гражданнар сугышы герое Василий Чапаев туган. Һәм тагын. Россиядә үскән колмакның (хмель) 80 проценты Чувашстанда үсә. Сыра музееның булуы да очраклы түгел. Кыскасы, биредә музейлар, театрлар, яшел скверлар күп.  Гид сөйләгәннәрне тыңлап, чуваш халкының үткәннәре, гореф-гадәтләре, бүгенгесе белән танышып, тарихи урыннарда фотоларга төшеп, уен-көлке сөйләшеп, вакыт үткәне сизелми дә калды. Кибетләренә дә кереп чыктылар. Күчтәнәчсез кайтып булмый бит инде! Сәяхәтчеләр профсоюз лидеры Вакыйф Вәгыйзовичка бик рәхмәтле булдылар.


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/arcalar-saiaxattan-kaittylar


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение