![]() |
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События

Бар бала да букчалы булды
Апаз урта мәктәбендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!“ акциясе кысаларында матур кичә үтте.
Бирегә быел Апаз авыл җирлегендәге мәктәпләргә беренче сыйныфка керәчәк балалар, аларның ата-аналары чакырылган иде.
Әлеге чараны бик матур, истә калырлык итеп оештырганнар. Матур теләкләр әйтелде, балалар табышмакларга җавап бирделәр, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар.
Балаларга букчаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов тапшырды.
Шунысы куанычлы: букчалар беренче сыйныфка керәчәк барлык балаларга да бирелде!
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/bar-bala-da-bukcaly-buldy