Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Балаларны сөендерә алуыбызга шатмын
“Бердәм Россия” сәяси партиясе быел да “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе игълан итте.
Шул уңайдан мәктәпләрдә төрле чаралар оештырыла, анда район оешмалары җитәкчеләре катнаша.
Һәрвакыттагыча, быел да акция кысаларында күп балалы, аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдәге, шулай ук әтиләре мобилизациягә алынган балаларгада уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырыла.
Әлеге акциягә "Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең район электр элемтәсе узелы (РУЭС) та кушылган. Арчаның җиденче номерлы мәктәбендә булып, беренче сыйныфка укырга керүче алты балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырганнар.
– Беренче тапкыр гына түгел инде, берничә елдан бирле алып барабыз бу эшне. Мин белемем буенча педагог һәм мәктәп тормышы белән якыннан таныш, – диде РУЭС җитәкчесе Альфред Мөхетдинов. – Казан педагогика институтының физика-математика факультетында белем алдым. Унбер ел шушы җиденче мәктәптә укыттым. Аннан бу оешмага күчтем. Арчаның җиденче мәктәбе, коллективы минем өчен бик якын. Балаларны сөендерә алуыбызга бик шатмын. Яхшы укысыннар, бу букчаларда бишле билгеләре генә “алып кайтсыннар”.
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/balalarny-soendera-aluybyzga-satmyn