Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Лицей ишекләрен ачты!
Татарстан Республикасында яңа уку елында унбер яңа мәктәп төзелде. Шуларның берсе безнең районда.
31 август көнне Арчада Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейны файдалануга тапшыру тантанасы булды.
Ул видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде, Белем көнен бүгенге вәзгыятьне истән чыгармыйча, югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.
– Арча районында 500 укучыга исәпләнгән Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицей сафка басты, – диде район башлыгы Илшат Нуриев. – Генераль подрядчы “Стройсервис” җәмгыяте барлык төзелеш эшләрен вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарды. Педагогик состав тупланган, оештыру эшләре тәмам, лицей уку елына тулысынча әзер. Бу масштаблы проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге биргән өчен Россия Президенты Владимир Путинга һәм Рөстәм Нургалиевич, сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, эшегездә уңышлар телибез!
Арчабаштагы “Мәгариф” милли проекты буенча төзелгән һәм икенче сменада укуны бетерүне күз алдында тоткан күппрофильле лицей ул. Үзенә кадәр асфальт юл керә. Күпербашта, Шәрыкъ бистәсендә яшәүчеләр өчен бик якын һәм уңай. Лицейда укырга теләгән ерактарак яшәүчеләрне автобус йөртеп торачак.
Ерактан ук күренеп торган матур, зур бина. Территориясендә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Мини футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы, тренажерлар...
Бина эче зәвыкъ белән эшләнгән. Балаларга уңай гына түгел, рәхәт тә, якты да, иркен дә булсын өчен күңел җылысын биреп тырышкан төзүчеләр. Чишенү бүлмәләре пыяла тәрәзәләр артында. Ашханәсе 220 урынга исәпләнгән. Ике зур зал белән. Иркен, якты. Әзерләү бүлмәсендә заман таләпләренә туры килгән җиһазлар. Актлар залы да 200 урынлык. Сәхнәсе, тамаша залы бар. Шахмат сөючеләр өчен аерым почмак эшләнгән. Робот техникасы белән кызыксынучылар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган.
Спортзалы иркен. Кызлар, егетләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, шулай ук душ бар. Сыйныф бүлмәләре зур, якты, яхшы мебельләр белән җиһазландырылган. Сигез бүлмә башлангыч сыйныфлар өчен. Югары сыйныфларда кабинет системасы. Технология дәресләре өчен егетләр һәм кызларга махсус җиһазландырылган кабинетлар эшләнгән. Информатика бүлмәсендә көчле процессорлар белән 13әр эш урыны бар. Һәр кабинетта укытучылар өчен ноутбуклар, интерактив такта, интерактив панель белән экран һәм башкалар. Озынайтылган көн төркемнәре булачак.
Быел күппрофильле лицейга укырга 250 бала килә. Аларга белем бирүче укытучыларның барысы да беренче һәм югары категорияле.
Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/licei-iseklaren-acty