События

Өлкәннәр көне уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очрашу оештырылды 03.10.2023

Өлкәннәр көне уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очрашу оештырылды

Гөберчәктән М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина хәбәр итә.

Өлкәннәр көне уңаеннан Гөберчәк авылының өлкәннәре белән Мөхәммәт Мәһдиев музеенда очраштык, - дип сөйләде музей җитәкчесе Халидә Габидуллина. -  "Яшәгез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына" исемле бәйрәм кичәсе хәер-догадан башланды. Өлкәннәребезне бәйрәм белән котладык. Аларның үткән гомер юлына күз салдык. Тормышларындагы иң үзәккә үткән һәм күңелле мизгелләрне дә искә төшердек. Миңназыйм Сәфәров төшергән "Бәхилләшү" документаль фильмы аша гади укытучы хезмәтеннән галим, тәнкыйтьче дәрәҗәсенә ирешкән авылдашыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең иҗаты белән дә таныштык. Өлкәннәребезнең зирәк, тапкыр җавапларын уеннар аша да расладык, күчтәнәчләр белән чәй дә эчтек. Кыскасы, бәйрәм кичәсе өлкәннәребез күңелендә матур бер  хатирә булып сакланыр. Аларга сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез. Һәркайсының күңеле көр, гомере озын, бәхетле булсын дигән теләктә калабыз. "Саргаймасын йөзләр, тыныч булсын көзләр" күргәзмәсе белән дә таныштылар. Исән-сау булыйк!


Тулырак: http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/mmahdiev-muzeenda-kunakta


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение