События

Арчада үзәк чыршы ачу тантанасы булды 26.12.2015

Арчада үзәк чыршы ачу тантанасы булды

Бүген Арча үзәк стадионында төп чыршыны ачу тантанасы булды. Ул Кыш бабайлар һәм Кар кызлары һәм әкият геройлары парады белән башланды.

Аннан мәгариф идарәсе, «Арча хәбәрләре» район газетасы белән «Арча» телерадиокомпаниясе, «Казан арты» музее белән үзәк китапханә, сәнгать мәктәбе, «Арча» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арча педагогика көллияте, халыкны социаль яклау бүлеге белән «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе, Күпербаш, Айван мәдәният йортлары, Питомник клубы, Арча станциясендәге мәдәни үзәк, Укучылар сарае, балалар бакчалары Кыш бабайлары һәм Кар кызлары белән әкият геройлары сәхнәгә чыкты. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение