Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Беренче тапкыр ипи ашадым
Наласа авылында яшәүче Илдус Насыйбуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Венгриядәге сугышчан хәрәкәттә катнашкан ул. Анда күргәннәрен берәүгә дә сөйләми, әмма шул куркыныч көннәр әле дә йөрәгендә саклана.
Юбилеена туганнары, якыннары да кайткан иде.
Кунакларны Илдус абый үзе каршы алды. Күзләр генә тия күрмәсен, аңа бу яшьне биреп булмый әле. Бик күп авырлыклар күреп үссә дә, тормыш юлы шома гына бармаса да, бирешмәгән ветеран. Озак яшәвенең сере белән кызыксынгач, хәрәкәттә, дип әйтүен көткән идек. Юк, икенче төрле җавап ишеттек. “Хезмәттә. Гаиләмдәге тынычлыкта”, – диде 66 ел дәвамында ярдәмчесе дә, киңәшчесе дә, терәге дә булган хатыны Оркыя апага ымлап.
Сугыш башланганда Илдус Насыйбуллинга сигез яшь була. Ике абыйсы, әтисе сугышка китә. Абыйлары әйләнеп кайта, әтисе һәлак була. 2019 елда Мәскәү астындагы Коломна шәһәренә әтисенең каберенә дә барып кайта ул. “Авырлык-лар, ачлык, ялангачлык мине дә читләтеп үтмәде. Бер чиләк бәрәңге өчен унбер сутый җир казыган вакытлар да булды. Әнигә булышырга кирәк бит. Җиде баладан берүзем калдым хәзер”, – ди.
16 яшендә җиде сыйныф тәмамлаган, әле мыек та чыкмаган егет Казанга ФЗӨга чыгып китә. “Беренче тапкыр ипине шунда ашадым”, – ди. 17 яшеннән Мәскәүдә эшли, аннан армиягә китә.
– Хмельницкий шәһәрендә хезмәт иттем. Өч ел. Шуның ярты елын гына гади солдат, калганын кече сержант, отделение командиры булдым. Кайтабыз дигәндә безне алып киттеләр. Кая – берәү дә белми. Өч тәүлек барганнан соң, Карпат тавы төбендә төшерделәр. Шунда гына килүебез сәбәбен белдек. Карпат тавын кичеп, Венгриягә кердек. 1956 ел иде бу. Өч ай ярым шунда булдым. Бик куркыныч булды. Мин элемтәче идем. 14,5 килолы кабельне өчәрне асып йөрим, өстәвенә автомат та бар. Йоклау, ашау басуда. Күз алдында рота командиры һәлак булды. Арабыздан да шул җирдә ятып калган егетләр булды. Мине дә авылда үлгән икән, дип чыгарганнар. Кайтып кергәч аптырадылар, – дип искә ала Илдус абый.
Казанда калмакчы була ул, тик нигезне ятим итмә инде, дигәч авылга кайта. Җимерелергә торган йортка. Әти-әнисе юк инде, апасы кияүгә китә, ялгыз яшәп булмас, өйләнергә кирәк, дип уйлый. Оркыя исемле кызга күзе төшә. Бер ай да үтми, өйләнешәләр дә. Һәм менә 66 ел инде бергә.
– Гомер буе эшләдем. Колхозда төрле хезмәт башкардым. Комбайнчы да, ферма мөдире дә итеп куйдылар. Соңгы егерме елны төзелеш бригадиры булып лаеклы ялга чыктым, – диде Илдус Насыйбуллин. – Хәзер өйдә. Күз күрә, аппарат белән булса да, колак ишетә, аяклар йөри, тигезлегем бар, туганнарым бик якын итә. Шуңа шөкер итеп яшим.
Редакциядән. Илдус абый кебек башкаларга үрнәк итеп куярлык өлкәннәребез күп. Алар да гыйбрәтле язмыш кичергән. Элек барысын да өйләренә барып юбилейлары белән котлыйлар иде. Тик тормышта килеп туган үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бу изге эшне туктатып икенчесенә игътибарны юнәлтергә туры килде. Әмма аларны онытмадылар, барысы да олы хөрмәткә лаек.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/berence-tapkyr-ipi-asadym