Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Син – минем бәхет, мин – синең бәхет
Арча ЗАГСында Арчадан Флюра һәм Булат Галиуллиннар зөбәрҗәт, уллары белән киленнәре Айрат һәм Гүзәлия фарфор туйларын билгеләп үтте. Бер көндә ике юбилей!
Зөбәрҗәт сирәк очрый торган асыл таш булган кебек, зөбәрҗәт туй да еш булмый. 55 ел бергә яшәгән парлар гына зөбәрҗәт кебек асыл юбилейларын билгеләп үтә. Флюра һәм Булат Галиуллиннар ярты гасырдан артык иңне-иңгә куеп гомер иткән парларның берсе.
Булат абый Олы Битаман авылы егете. Якутиядә эшли. Биш елдан соң туган авылына кайта. Шунда ул Зур Көек авылы кызы Флюраны очрата. 1968 ел була бу. Озак та тормый гөрләтеп туй да итәләр.
ЗАГСта ризалык имзалары куеп, законлы рәвештә ир белән хатын булганнан соң, Булат абый яшь хатынын үзе белән Якутиягә алып китә. Тик гади, гадәттә тиз ияләшүчән кыз чит якны үз итә алмый. Дөресрәге, климат килешми аңа. Һәм гаилә бу якларга кайтып, Алабуга шәһәренә урнаша. Озакламый кызлары Люция туа. Аңа биш ай булганда Галиуллиннар Арчага күченә. Уллары Айрат Арчада дөньяга аваз сала.
Арчага кайтканнарына да инде ничәмә-ничә еллар үткән. Булат Галиуллин гомере буе тракторда эшли. Флюра апа кырык елга кадәр гомерен фабрикада чүәк чигә. Шуннан лаеклы ялга чыга.
55 елдан соң алар тагын ЗАГСта – бу юлы бүлекнең “Дан китабы”на кулларын куеп, зөбәрҗәт туйларын рәсмиләштерде. Булат абыйга “Зөбәрҗәт туй” таныклыгы тапшырылды, алар зөбәрҗәт туй медальләре алышты.
Шушы гаиләдәге икенче буын – уллары Айрат һәм киленнәре Гүзәлия дә “Дан китабы”на кул куеп, фарфор туйларын раслады, медальләр алышты. Аларны, шулай ук әби-бабайларын оныклары Әмир белән Әминә, өлкән Галиуллиннарның кызлары Люция котлады.
Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина ике парга да район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова истәлек бүләге тапшырды.
– Сокланып, горурланып утырдым. Мондый бәйрәмнәр күп булды, әмма бер өйдән ике туй – зөбәрҗәт һәм фарфор – үткәрелгәне беренчесе, – диде Альмира ханым парларга матур теләкләрен җиткереп. – Район башлыгы да сезнең кебек озак, тату гомер итүче гаиләләргә соклана.
– Бу йортка килен булып төшүемә егерме ел, – диде Гүзәлия Галиуллина. – Тату, матур яшибез. Әти, әни балаларны үстерергә булышты. Киләчәктә дә шулай гаиләбездә иминлек хөкем сөрсен, безнең гаилә капкасын кайгы җиле какмасын.
– Безне олылап, шундый матур чара оештыруыгыз өчен зур рәхмәт, – диде соңыннан Булат абый. – Бик күңелебез булды. Шатланып утырдык.
Бу мөлаем, күркәм парга, шулай ук алар үрнәгендә гомер итүче яшьләргә тигез гомер телибез.
Гөлсинә Зәкиева
Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sin-minem-baxet-min-sinen-baxet-1697194921