События

Арча Боз сараенда яшь фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары булды 27.12.2015

Арча Боз сараенда яшь фигуралы шуучыларның күрсәтмә чыгышлары булды

Боз сараенда спорт, дуслык һәм матурлык бәйрәме – Арчаның яшь фигуралы шуучыларының күрсәтмә чыгышлары булды.

Балаларның әле бер ел гына (кайберләре 2-3 ай элек кенә шөгыльләнә башлаган) тимераякка басуларына карамастан, булдыра, өйрәнә алганча осталыкларын күрсәтергә тырышулары сокланырлык. Әйе, әле аларның программалары да, хәрәкәтләре дә гади генә, әмма алар тырышалар. Егылалар, торалар, тагын шуып китәләр. Күренеп тора, катлаулырак хәрәкәтләр кайберләренә авырданрак бирелә. Тик иң мөһиме анда түгел – яшь фигурачыларда өйрәнергә омтылыш, үз-үзләренә ышаныч, дәрт бар.

Кем генә тимераякта фигуралы шуарга, боз йолдызы булырга кызыкмый икән? Бу аеруча кызларга кагыла. Заманында, без үскән чакта андый мөмкинлек булмады. Боз сараенда фигуралы шуу буенча спорт-сәламәтләндерү төркеме эшли башлау балаларыбызга, оныкларыбызга бозга чыгарга, кайчандыр без сок- ланып йөргән Ирина Роднина, Людмила Пахомова кебек боз йолдызларына әверелергә өмет уята.

– Балалар фигуралы шуу төркеменә бик теләп йөриләр. Минем алты яшьлек кызым да шунда шөгыльләнә, – диде райондагы фигуралы шуу федерациясе җитәкчесе (“Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе) Альберт Хәкимов. – Октябрьдә күрсәтмә чыгыш- лар булган иде инде. Ул вакытта 15-20 бала чыгыш ясаса, бүген 40 бала бозга чыкты.

Балаларның иң кечкенәсенә 2 яшь тә 10 ай. Төлке булып киенгән нәни генә кызчык 3 ай элек кенә фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлаган. Шуып чыгу белән әнисенең кочагына сеңгән сабый бозда үзен гаҗәеп иркен тота.

– Динә Мөндеш балалар бакчасына йөри, – ди әнисе Лилия Сәлахиева. – Тимераякта шууны бик ошатты. Ни гаҗәп, егылса да еламый, барам дип ашкынып тора.

Кем белә, киләчәктә, бәлкем, шушы бала дөнья чемпионына әверелер, безнең Арчаны бөтен дөньяга танытыр. Әти-әниләр эчтән генә балаларының йолдызлы киләчәге турында хыяллансалар да, бүген аларны сабыйларындагы үзгәреш сөендерә.

– Минем кызым Алинәгә 10 яшь. Бирегә сыйныфташы Камилә Сәгетдинова белән бер ел йөри. Шул вакыт эчендә характеры үзгәрде, үзенә ышанычы ныгыды, рухи көч барлык- ка килде. Дөрес, җиңел түгел. Әмма зарланмый, – ди Гөлнара Гафарова.

– Алар әле өйрәнәләр генә. Шушы уңышларына шатланыйк. Иң мөһиме, алар нык, дәртле, сәламәт булып үсәләр, – диде балаларны һәм аларны карарга килгән ата-аналарны, тамашачыларны (балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныфларда укучы балалар да килгән иде) сәламләп район башлыгы урынбасары Любовь Осина.

Соңыннан бозга Кыш бабай белән Кар кызы да чыкты һәм алар яшь фигурачыларның барысына да Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Тренерлары Алина Галимовага туган көне уңаеннан чәчәк бәйләмнәре тапшырылды. Тамашачылар алкышлары да яшь фигурачылар хөрмәтенә иде.

– Бу бүләкләрне әзерләүдә иганәчеләр шәхси эшмәкәрләр Илдар Шәмсетдинов, Фансат Сибгатуллин, “Арча нефть продуктлары” җәмгыяте җитәкчесе Раиф Сибагатуллин ярдәм итте, – диде Альберт Хәкимов. – Килсеннәр, шөгыльләнсеннәр балаларыгыз. Фигуралы шуу ул – иң матур спорт төрләренең берсе.

Гөлсинә Зиннәтова

Арча Хәбәрләре


Возврат к списку


Текст сообщения*
Защита от автоматических сообщений
Загрузить изображение