|
Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
11.11.2023
Милли мәдәният - саекмас чишмә
Район эчендәге конкурс булды ул. Китапханәләр арасында. Бүген йомгак ясалды. Арча районы язучылары әсәрләрендәге милли үзенчәлекләргә нигезләнгән сәхнә күренешләрен уйнадылар. Бүген аларның кайберләрен генә күрү бәхетенә ирештек. Китапханәчеләр үзләре, авылдашлары, мәктәп укучылары уйнады. Бик мәгьнәле, күңелле, күңелне кузгата торган булды. Җиңүчеләр, конкурста актив катнашучылар бүләкләнде. Аларны район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов котлады. Берәү дә бүләксез калмады.Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/milli-madaniiat-saekmas-cisma
