Арское землячество Общественная организация «Арское землячество» |
События
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов: «Без бу исемне акларга тиеш»
Арча районы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча ягы – туган төбәгебез, шул төбәкнең милли бизәге без” дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәтте. Арчалар чыгышын дәрәҗәле жюри да югары бәяләгән. Шул уңайдан без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов белән сөйләштек.
– Бу бәйге беренче тапкыр үткәрелде. Барлык районнар да катнашты. Анда районның асылы, мәдәнияттә булган үзенчәлекләре күрсәтелергә тиеш булды. Райондашлар дип Казанда яшәп иҗат итүче эстрада артистлары концертын да куя ала идек, әмма без үзебезнең районда яшәп иҗат итүчеләрне, милли үзенчәлегебезне күрсәтергә теләдек. Район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендә оештыру комиссиясе төзелде. Барлык район җитәкчеләре, социаль оешмалар (мәгариф идарәсе, спорт бүлеге һәм башкалар) белән кулга-кул тотынып эшләдек. Чөнки аның эчке кухнясы да бар бит әле. Әйбер ташырга, урнаштырырга кирәк. Бу – безнең уртак җиңүебез. Чараның үзенә килгәндә, фойеда Арча базары, без аны Тукай базары итеп эшләдек, каршы алды. Керүгә үзеңне шул чорга кайткандай тоясың. Һөнәрчеләр, җырчылар, сатып алучылар – барысы да шунда. Театральләштерелгән тамаша иде ул. “Әлифба” музее мәдрәсәне күрсәтте. Күңелле чыксын дип шәкертләр базарга да йөгереп чыга. Икенче катта якташ язучыларыбыз күргәзмәләре. Заманча технология дә кулландык. Интерактив тактада махсус программа нигезендә үзебездә үткән чараларны, музейларны күрсәттек. Тәкъдир итү шундый итеп эшләнде, һәр кеше үзенә кирәк юнәлешне сайлый алды. Мәсәлән, берәүләрне музейлар кызыксындыра, икенчесенең үткәрелгән чаралар турында беләсе килә. Шулай районның борынгы тарихыннан бүгенге көненә килеп кердек. Балалар мәйданчыклары, осталык класслары эшләде. Районда яшәүче милләттәшләрнең бүгенге көнкүреше тәкъдим ителде. Оешмаларның, аш-су осталарының эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде. Шунда ук халыкны сыйлау да оештырылды. Сәхнәдә дә без Тукайдан башлап барлык танылган якташларыбызны искә алдык. Чыгышлар белән бергә зур экранда алар турында мәгълүматлар да чыгып барды.
– Җиңүчегә бүләк тә бирелә. Ул нәрсәгә тотылачак?
– Карар нигезендә шушы мәдәният өлкәсенә дип каралган ул.
– Мәдәният бездә яхшы исәптә бара. Район, республика җитәкчеләре ныклап төзекләндерүгә, яңа биналар төзүгә зур игътибар бирә. Быел Сөрдедә Мәдәният йорты, Арчада “Казан арты“ тарих-этнография музее ныклап төзекләндерелде, Шурада яңа клуб төзелде. Киләсе елда да дәвам итәр дип уйлыйбыз. Планлы төстә ел да берничә бина ныклап төзекләндерү өчен планга кертелә. Шуңа акчалата бүләкне мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту максатында ярдәм буларак кабул итәбез.
– Киләсе елга планнарыгыз?
– “Татарстанның мәдәни башкаласы“ дигән исемне аклау. Бу бәйге дәвам итәчәк. Гран-при яулау зур җаваплылык өсти. Без бу исемне акларга тиеш.